Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Озакка сузылган арыганлык хисе белән нәрсә эшләргә икән? Ял итәргә артык мөмкинлек юк әлегә. Кайчакта үземне бик начар хис итәм. (Юлия)

Эксперт җавабы:

Юлия, сездә күзәтелә торган халәтне табиблар һәм психологлар «озакка сузылучан арганлык синдромы» диеп атыйлар һәм әлеге халәт бигрәк тә яшь кешеләрдә еш күзәтелә. Хәлсезлек, апатия, йокыдан уянганда ук арыганлык хисе кичерү – болар әлеге халәтнең тик берничә генә билгесе. Бу халәтнең килеп чыгышын табиблар һәм психологлар берничә төрле итеп аңлата – артык интенсив яшәү рәвеше, ял һәм хезмәтне аралаштыра белмәү, озак вакытлар физик яки психик стресс хәлендә яшәү, хәтта вируслы этиология дә күздә тотыла. Ничек кенә булмасын, әлеге халәт кешене гаять дәрәҗәдә борчый, хәтта депрессиягә үк китереп җиткерергә мөмкин. Психолог буларак, мин сезгә әлеге киңәшләремне бирер идем: 1. Көн режимын дөрес формалаштыру һәм төгәл үтәү. Йокларга ятуның һәм йокыдан торуның билгеле бер вакытта башкарылуы шарт. Йокы алдыннан саф һавада йөреп керү, бүлмәне җилләтеп алу, ә мөмкин булса ел әйләнәсе ачык форточка белән йокларга күнегү. 2. Организмның каршы тору сәләтен арттыруда спортның роле зур. Никадәр генә арсагыз да, үзегезгәэ кулай бер спорт төре белән шөгыльләнү зарур. Бу спорт төре су коену, контраст душ кабул итү, йөзү белән бәйле булса бигрәк тә яхшы. 3. Җәяү йөру физик чыдамлыкны гына арттырмый, ә бәлки йөрәк-кан тамырларына да уңай йогынты ясый. Автомобильдән төшеп җәяү йөрүчегә әйләнегез. Ә җәяү йөргәндә кызурак адымнар белән барырга күнегегез. 4. Туклануны җайга салырга кирәк. Витаминнарга бай, баланслы туклану уңай нәтиҗәләргә китерер. 5. Иң әһәмиятлесе – эшләрегезне җайга салыгыз. Бәлки эш режимына бераз төзәтмә кертергәдер? Берничә минутка гына булса да бәлки ял тәнәфесләре оештырып булыр? Эштән соң оештыруда тайм-менеджмент күнекмәләре ярдәмгә килер. Эштә һәрдаим була торган стресска бирешмәү өчен төрле психологик алымнар кулланырга мөмкин (әйтик, аутоген тренировка күнекмәләрен өйрәнергә). Гомумән, үзегезнең яшәү рәвеше, төп максатларыгыз, аларга ирешү юлларын сайлау турында уйланыгыз әле! Бәлки шул ук максатларга башка ирешү юллары бардыр? Бәлки максатлар башкадыр? Һичьюгы – сезнең бу ситуациягә мөнәсәбәтегезне үзгәртү бик мөхим.

Хәзер укыйлар