Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Ничек яшисез, Айсылу апа? Байсарга кайтканыгыз бармы? Укытучы Флера апа кызы булам мин. Сабаның бер авылында гомер кичереп ятам. Сезне котлыйм Һәм уңышлар телим! Авылда туганнарыгыз бармы соң? Һәрвакыт сау-сәламәт һәм шундый көләч булыгыз! (Ләйлә, Иске Байсар авылы)

Эксперт җавабы:

Ләйлә, исәнмесез! Бик шатмын сезнең хатыгызга һәм бик зур рәхмәт матур теләкләрегез өчен! Әниегез – Флүрә апаны, аның бик кызыклы итеп үткәргән биология дәресләрен, мәктәп бакчасында безгә биргән күп практик белемнәрне гел исемә алам һәм аның барлык укучылары да шулай сагынып искә аладыр диеп уйлыйм. Флүрә апа искиткеч матур күңелле кеше иде, безнең рәхмәт хисләребез аңа дога булып барсын иде! Байсарга сирәк кайтыла инде – әти-әниләрнең вафатына да байтак. Шулай да елга бер тапкыр кайтып туган нигезгә, әти-әниләр рухына Коръән укытып китәбез, Сабан туйларына да кайтырга тырышабыз инде. Мәктәп елларын, яраткан укытучыларымны гел искә алып яшим, аларга чиксез рәхмәтлемен! Ләйлә, авылда очрашып сөйләшергә язсын! Сезгә дә иң изге теләкләрем! Бәхетле булыгыз!

Хәзер укыйлар