Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исәнмесез, Айсылу апа! Улыма 2 яшь тә 3 ай. Ул сөйләшә башлады. Өчәр сүздән җөмләләр төзеп сөйли инде. Һәр предметны атарга тырыша. Тик үзен гел өченче заттан атый: «Самат укый, Самат килә, Самат уйный» дип. Бу безнең аның белән гел шулай сөйләшү нәтиҗәсе дип аңладым. Хәзер «мин» дип әйтергә өйрәтергә тырышам. Аның турында сүз барганда, мин киләм дисәм: «Юк, әни түгел, Самат килә», дип киреләнә башлый. Бу үтәрме икән? (Гүзәл, Казан)

Эксперт җавабы:

Исәнмесез, хөрмәтле Гүзәл! Сөбханалла, улыгыз бик матур итеп нәкъ кирәгенчә үсеп килә. Ир балалар бераз гына соңрак та сөйләшүчән була, ә сезнең улыгыз инде җөмлә төзеп сөйләшергә өйрәнгән икән! Бер дә борчылмагыз, әлеге сөйләмдәге «кытыршылыклар» бик тиз үтеп китәр. Нәкъ менә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр бала сөйләм теленең үзенчәлекләренә төшенә. Иң әһәмиятлесе – сезнең аңа дөрес сөйләм күнекмәләре бирүегез, ягъни, телне бозып сөйләшмәү, дөрес җөмләләр белән сөйләү. Бу вакытта баланың сөйләү активлыгын күпмедер дәрәҗәдә стимуллаштыру өстендә эшләргә кирәк. Әйтик, аңа рәсемле, гади сюжетлы китаплар уку, бала белән ул китапларнын эчтәлеген сөйләшү, аңа сораулар биреп, бергәләп җавап бирү һәм башкалар. Бер генә куплетлы шигырьләр өйрәнү дә бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Шигырь өйрәнү ул әле баланың хәтерен үстерүгә дә уңай йогынты ясый, фикер тупларга өйрәтүче чара булып та тора. Моннан тыш бала белән бу чорда актив диалоглар төзергә кирәк: «Үрдәк ничек кычкыра?» «бак-бак», «Песи ничек мяулый?» «Мяу» һ..б. Нәкъ менә шушы яшьләрдә баланы чит телләргә өйрәтә башлау да кулай санала. Тик моның бер әһәмиятле шарты бар – чит телгә өйрәтү бала ана телен яхшы үзләштергәннән соң гына башланырга тиеш. 2-3 яшь – сабыйның дөньяны танып-белү чоры. Моны тагын да киңәйтеп җибәрү өчен баланың кул күнекмәләрен үстерергә кирәк – пластилин, кәгазь белән эшләү, рәсем ясау, төрле детальләрдән лего шикелле конструкторлар жыю – болар барысы да баланың интеллектуаль үсешенә сәбәп була ала.

Хәзер укыйлар