Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.
Поделиться:
Айсылу апа, күзләрем бер төрле күрә, колакларым икенче төрле ишетә. Нишләргә дә белмим. Буталып беттем инде. (Йосыф, Казан.)
Йосыфнын проблемасы психологиядән битәр иҗтимагый яссылыкта ята бугай)) Күп очракта мондый халәткә җәмгыятьтә булган идеология диссонансы корбаннары дучар була – ягъни, күзләрен бер хакыйкатьне күрә, ә колакларга массакүләм мәгълүмат чараларыннан бөтенләй башка, хәтта капма-каршы эчтәлектәге информация керә. Менә шунда инде билгеле булган Йосыф эффекты барлыкка килә… Йосыф, күзләрегезгә күбрәк ышаныгыз, ә һәр ишеткән информацияне дә хакыйкать дип кабул итмәгез. Сезнең бит әле анализлау сәләте булган баш миегез дә бар! Уңышлар теләп, Айсылу апагыз)