Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Без – яшь гаилә. Башта бар да яхшы, бер-беребезне аңлый идек, хәзер көн дә низаг, көн дә тавыш. Гаиләне ничек саклап калырга безгә? (Адилә Мансурова. Казан)

Эксперт җавабы:

Никах, гаилә кору – кеше тормышында була торган иң матур вакыйгаларның берсе. Ләкин шул ук вакытта билгеле бер стресс тудыручы катлаулы сынау чоры да… Ничек шулай килеп чыга соң? Никахның беренче дүрт елы иң катлаулы вакыт санала (статистика буенча, иң күп аерылышулар да шул елларга туры килә), ә инде беренче ел алар арасында да иң авырыдыр… Яшь парлар очрашып, дуслашып йөргәндә бер-берсен бик яхшы аңлыйлар сыман, гашыйк күңел тома cукыр шул: бер кимчелек тә күзгә күренми. Ә менә туйлар узып, уртак тормыш башлангач, күп нәрсәгә күз ачыла, уртак хуҗалык, өй эшләре кайчакта чишә алмаслык мәсьәләгә әйләнә. Яраткан кешеңнең син уйлаган, син күзаллаган кеше булмаганы ачыклана, аның холык-фигыле дә, үзен тотышы да бөтенләй башка икән… Букетлы-конфетлы чорда очрашып, бергәләп күңел ачып, ял иткән вакытта сез дустыгызны бөтенләй башка яктан күрәсез. Сезгә уртак мәсьәләләрне чишәргә дә кирәкми, гомумән, ике як та бер-берсенә ошарга тырыша һәм моның өчен бар нәрсәне дә эшли. Мәхәббәт утында янган кешедә бүленеп чыга торган гормоннар да моңа үз өлешен кертә – гашыйклар, эйфория хәлендәге кеше шикелле, бернәрсәне дә үз төсендә күрә алмыйлар – әйтерсең, мәхәббәт томаны күзләрен каплаган... Ә инде бергә яши башлагач кешенең күп яклары яңадан ачыла – ул үзен табигый тота башлый. Менә шулчак инде томан тарала һәм чынбарлык көтелгәннән күпкә күңелсезрәк булып чыга. Уйлап карыйк әле – нәрсә яхшырак: яраткан кешегез турында бик матур, ләкин чынбарлыкка туры килми торган ялган картинамы яки кимчелекләре булган, ләкин сез бик яраткан кешеме? Идеал кешеләр юк, сезнең дә кимчелекләрегез (шул исәптән, партнерыгыз моңа кадәр белмәгәннәре дә) бардыр… Гафу итә белү, кимчелекләргә күз йомып, яраткан кешегезнең сезгә аеруча ошаган, сезне гашыйк иткән сыйфатларын өскә калкытып, һәрдаим истә тоту мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәр иде. (Мәсәлән: «Ул кием-нәрен теләсә кая ташлый – фу!» «Ләкин ул минем алтын куллы – ни тотса шуны эшли!» «Минем туганна-рыма карата бик яхшы мөнәсәбәттә!» «Балабыз дип үлеп тора!») Бер тискәре фикергә карата ике-өч мактау сүзе табасыз икән – димәк, гаиләгез гомерле булачак! Сөйгәнегезнең уңай якларын гел искә алыгыз, үзен дә мактап җибәрегез, матур сыйфатларының сезгә ошаганын сиздереп торыгыз – ул да сезгә карата мөнәсәбәтен тагын да яхшыртыр.

Хәзер укыйлар