Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Кечкенә балалар белән тол калып, яңадан өйләнергә ният иткән кешегә яңа әни алып кайту турында ничек сүз башларга? (Ф. Җәмилев. Теләче)

Эксперт җавабы:

Ир кешегә җитди булмаган мөнәсәбәтләрен балаларына күрсәтмәскә киңәш итәр идем. Кемне дә булса үзенең булачак хатыны, балаларының әнисе итеп күрә икән инде – аны балалар белән дә таныштырырга кирәк. Беренче очрашу бала өчен көтелмәгән хәл була күрмәсен! Әти кеше бала белән сак кына сөйләшергә (баланың яшенә карап, ул киңәшләшү формасында да булырга мөмкин), аңлашырга тиеш. Әгәр бала кызып китсә, теш-тырнагы белән каршы торса, сабырлык сорала. Күпмедер вакытка бу мәсьәләне калдырып торып, бераз вакыттан кабат әйләнеп кайтырга туры килер. Һәрхәлдә, бу мәсьәләне балага җайлап аңлатырга кирәк, басым ясау, аның фикерен санга сукмау зур хата булыр. Әти кеше дә, үз чиратында, балага аны яратуын, бу хисләрнең беркайчан да сүрелмәячәген, бу яңалык әти белән бала мөнәсәбәтләренә берничек тә комачау итмәячәген ышандырырлык итеп аңлатсын. Балалар бит, кайберәүләр уйлаганча, берни аңламый торган эгоистлар түгел, күп очракта сабый күңеле бик сизгер, ул өлкәннәр игътибар итмәгән үтә нечкә хис-кичерешләрне дә аңларга сәләтле. Инде югарыда әйтелгән бар шартлар үтәлгәннән соң да бала катгый каршы икән – ашыгудан файда юк. Тагын бер тапкыр уйлап, үлчәп карагыз – сайлаган ярыгыз чыннан да сез күзаллаган кешеме? Баланың дәлилләрен уегыздан үткәрегез, акыл белән анализлагыз – бу каршылыкның сәбәбе нидә? Берәр тәҗрибәле кеше белән (педагог, психолог, гаиләгезне, балагызны якыннан белгән ышанычлы кеше) киңәшеп карау да комачауламас. Читтән бар да яхшырак күренә бит!

Хәзер укыйлар