Логотип
Саннар

Төкле аягың белән, Яңа елның яңа саны!

01 января 2022 Төкле аягың белән, Яңа елның яңа саны!

Төкле аягың белән, Яңа елның яңа саны!

Без аны бик яратып һәм тиз эшләдек. Күптән сыналган шул – эш никадәр күбрәк булса, шулкадәр күбрәк өлгерәсең. Ә декабрь ае безнең редакция өчен чын урак өсте булды. 

Ел дәвамында журналыбыз битләрендә һәм сайтта Татарстанның үрнәк гаиләләре турында яздык. Ниһаять бу күләмле һәм гаять җаваплы хезмәтебезгә нәтиҗә чыгарылды – җиңүче гаиләләр билгеле! Аларның кем икәнен журналны укып белерсез. Бәйрәмебездән иң күркәм мизгелләр белән сезнең белән дә бүлештек, дуслар.

Сез журналны Яңа ел бәйрәмнәрендә үк алырсыз инде. Ә анда ялларыгызны күңелле үткәрер өчен укырлык язмалар бихисап!  Яңа рубрикалар, яңа бизәлеш, яңа төсләр көтә сезне «Сөембикә» битләрендә. 

Сез яратып укый торган, еллар белән сыналган даими рубрикаларны да сакларга тырыштык. 

Тышлыкта – фольклорчы, галимә Фәнзилә Җәүһәрова. 2022 ел халык иҗаты һәм мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Фәнзилә ханым белән халык җәүһәрләрен Раилә Хәялиева барлады. 

«Чаң сугабыз» рубрикасында журналист Чулпан Галиәхмәтова соңгы вакытта блогерлар арасында актуальләшеп киткән хайп темасын күтәрә. Эпатаж, низаг, шәхси тормышны ачып салу... Хайп һәм әхлак – кайсы җиңәр?

Укучы балалар арасында күзәтелә торган күренеш – буллинг темасын журналист Алсу Шакирова әни күзлеге аша өйрәнде. Баланы мәктәптә яшьтәшләре мыскыллаудан ничек сакларга? Нәрсәгә игътибар итәргә? Моны әти-әниләргә генә түгел, әби-бабайларга да белеп тору кирәк. Тулырак «Соңга калмаска иде...» язмасында укыгыз.

Бу саныбызда әдәбият һәм сәнгать дөньясына танылган әдипләребез, талантлы шагыйрь-прозаиклар, язучыларның юбилейларын колачларга тырыштык. Ркаил Зәйдулла, Зөлфәт, Разил Вәлиев сезне журналыбыз битләрендә көтәләр.

Ә яңа рубрикалар әлегә сер булып калсын... Исемнәрен генә әйтеп кызыктырыйк әле: «Гаиләдә – яшүсмер», «Әниемнең туй күлмәге», «Килен–кайнана», «Хобби», «Яшь әни»... Кайберләрендә берсеннән-берсе матур язмалар  ел дәвамындачыксын өчен сезнең активлык та кирәк булачак. Язмаларны тәмләп укыганда туган хисләрегез, хатирәләрегез кайтавазын безгә язып җибәрегез. Сездән хатлар көтеп калабыз!

Исегезгә төшерәбез, хәзер «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, «Татмедиа» онлайн кибетеннән  да сатып алырга була. 
 

Хәзер укыйлар