Логотип
Саннар

Сентябрь, 2019

12 сентября 2019 Сентябрь, 2019

Сентябрь саныбыз!   Быелгы сентябрьнең үзе кебек кояшлы, якты, җылы ул... Безгә шулай тоела! Сез дә нәкъ шулай кабул итәрсез дип өметләнәбез. 

Сентябрь саныбыз!  

Быелгы сентябрьнең үзе кебек кояшлы, якты, җылы ул... Безгә шулай тоела! Сез дә нәкъ шулай кабул итәрсез дип өметләнәбез. 

 

Тышлыгыбызда – Рима ханым Сафиуллова.  

Тәтеш районы «Колос» агрофирмасы директоры, «Рима Сафиуллова» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Тәтешнең ул җитәкчелек иткән авыллары бар да Рима ханымга рәхмәт укый: иң элек, әлбәттә, эшле иткәнгә. (Авыл җире өчен 40-50, хәтта 90 меңгә кадәр хезмәт хакы алу шәп бит!) Икенчедән – гомер буе эчеп йөргән ирләрен айнытканга. (Икенчесе өчен рәхмәтләр күбрәк тә яумыймы икән әле?!) Район башлыгы хатыны исерек ирләрне табибка ташыймы?  Нигә кирәк ул аңа дисезме?  Барысын да язманы укыгач белерсез. 

Авторы – Гөлнур Сафиуллина.  

 

Бездә яңа кеше бар! Коллективыбызга Раилә ХӘЯЛИВА килеп кушылды. Сез аны Раилә САБИРОВА дип тә укырсыз. Сентябрь санында ул безне... өй җыярга өйрәтә. Көлмәгез, көлмәгез, өй җыюның хикмәтләре бик күп икән аның. Язманы укып чыккач үзегез дә шулай диярсез.  

 

Тиздән Мостай Кәримгә 100 яшь тула.  

Йөрәкләр кушылды, ә юллар аерылды –  

Урталай ярылды тормышлар... 

Әйе, әйе, «Язмыштан узмыш» һәм башка бик күп матур җырлар авторы Мостай Кәрим. «Озын-озак балачак» кебек әсәрләрен дә беләсез сез аның. Редакциябезнең күптәнге дусты, язучы Нәзифә Кәримова шушы гаиләнең килене. «Күкрәгемнән кошлар очырам» дигән язмада ул  килен кеше буларак хатирәләре белән уртаклаша. Җылы язма!  

 

 

«Без һәм алар» рубрикасын көтеп алучыларга сөенеч: бу санда безнең сорауларга җырчы Әнвәр НУРГАЛИЕВ җавап бирә! 

 

Ә «Мин ачкан дөнья» рубрикасында сәяхәткә Ирландиягә китәбез! Айсинә МИНҺАҖЕВАга ияреп. (Ә сез җәен үзегез өчен нинди яңа дөньялар ачтыгыз – языгыз – хатларыгызны көтәбез!) 

 

Җитәр, җитәр! Туктыйк! Бөтен санны сөйләп чыгу ярамас – тәме калмас. Шулай бит?!  

Журнал өегезгә киләме? Бик әйбәт! 

Киосктан сатып аласызмы?  Инде сатуга чыкты – эзли башласагыз ярый.  

Яңа саныбыз турында фикерләрегезне дә көтәбез!  

Җылы көннәрегезне тагын да рәхәтрәк итсен ул!  

Хәзер укыйлар