Логотип
Саннар

Октябрь санын каршы алыгыз!

12 октября 2021 Октябрь санын каршы алыгыз!

Көттереп кенә октябрь саныбыз да чыкты, дуслар! Аның өстендә эшләгәндә зур сынаулар, төрле киртәләр аша узарга туры килсә дә, һәрвакыттагыча күңел җылыбызны салып, укучыбыз хакына тырышып иҗат иттек. Үз эченә өлкәннәргә карата хөрмәт тә, укытучыларга мәдхия дә, Урал таулары киңлекләрен дә сыйдырды ул.

Тышлыктагы героинябыз – Чиләбе өлкә татар Конгресының Конашак район бүлеге рәисе Сәлимә Габидуллина. Гап-гади җир кешесе дип атый ул үзен. Кушкан эшен җиренә җиткереп башкаручы, киң күңеле белән бик күпләрне җылытырга сәләтле фидакарь ханым турында Гөлнур Сафиуллинаның «Бер учакның җылысы» язмасында укырсыз.

Өлкәннәр көне уңаеннан олы яшьтә еш очрый торган проблема – деменция сәбәпләрен Чулпан Галиәхмәтова «Чуалу» исемле актуаль мәкаләсендә ачыкларга тырышты. Беренчел билгеләре нинди? Аны кисәтеп буламы? Бу сорауларга җавапны әлеге язманы укып белерсез.

«Тау артында таулар бар» – Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең тормыш кагыйдәләрен – күңел тәрәзәләрен әнә шул исем бик яхшы ачып сала кебек. Язучының 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган әңгәмәнең авторы – Эльмира Закирова. Һәрвакыттагыча тирән, эчтәлекле, мәгънәле...

Татарстанның атказанган артисты Нурзадәнең әнисенә язмыш авыр сынау җибәргән. Әмма сынаудан алда инде бәхетен дә юллаган булган. Ирен – Фирдинантын. Нурзадә газизләренең гыйбрәтле тормышлары турында ачыктан-ачык сөйләде. «Бу мәхәббәттер» дип атала Гөлнур Сафиуллинаның ул язмасы.

Укучыбызга туйлар, телевидение, радио аша таныш булган Марсель Әхмәдуллин, сәхнә йолдызлары – Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар да тормыш серләрен, эш үзенчәлекләрен ачтылар октябрь саныбызда. «Бер җыр тарихы» рубрикасында һәркемгә таныш тагын бер җыр турында бәян итәбез, кушылып җырлагыз...

Хәзинә битенә кереп чыгарга онытмагыз! Бакчалар тутырып өлгергән кабакны кышка ничек әзерләргә кирәген дә аңлатырбыз!

 

 

 

 

Хәзер укыйлар