Логотип
Саннар

Май саныбыз!

02 мая 2020 Май саныбыз!

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган махсус сан бу!

 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган махсус сан бу! 

Сугыш тынганга шундый күп вакыт узган кебек, ә кеше язмышларына карыйсың да, башкача уйлыйсың. Аның афәте кагылмаганнар сирәк һәм ул язмышларга  сугыш салган фаҗига исә бүгенгәчә дәвам итә. Ул хәтта инде мәрхүм булганнарның балалары язмышында дәвам итә... 

 

Бу саныбызның һәр язмасы диярлек күз яшьләре белән укыла. Башкача була да алмыйдыр. Бер мизгелгә генә үзеңне алар урынына куеп карыйсың да...  

 

Тышлыгыбызны Мөршидә апа Бәдыйгова бизи. Сугышта элемтәче була ул, Морзе әлифбасы белән Берлиннан Җиңү хәбәрен җиткерә! Рейхстаг диварына   үз исемен язып калдыра. «Морзе әлифбасында Җиңү тарихы» дигән язма  аның турында.  

Авторы – Раилә Хәялиева.     

 

Карпат итәгендә үскән Ева дигән кызның язмышын да сугыш астын өскә әйләндерә. Алар авылы сугышның беренче көннәрендә үк оккупациядә кала. Немецлар Германиягә эшкә куып киткән яшьләр арасында Ева да була. Бер концлагерь икенчесен алыштыра... Ә аннан – совет лагерьлары. Татарстанның Норлат районында туып-үскән татар егете белән ул шунда – Себер урманнарын кискәндә таныша. Иренә ияреп татар авылына кайтып төшә. Татарча  бер сүз дә белмәгән килеш... «Ева-Мөслимә» дигән язмада аның катлаулы язмышы белән танышырсыз. 

Авторы – Гөлнур Сафиуллина.  

 

«Җан ярасы» дигән язма. Үләр алдыннан гына әнисе Лилия ханымга үзенең гомер буе күңелендә саклап йөрткән зур серен ача. Әрнүле серен... Әгәр сугыш башланмаса, Лилия ханымның әнисе Зөһрә Мусинаның да язмышы, мөгаен, бөтенләй башкача булыр иде. Шушы хәсрәт белән ничекләр яши алган ул, ничекләр чыдаган?! Укыйсың да, шаккатасың... 

Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова.  

 

«SOS! Җанымны коткарыгыз!» Күз яшьле язмаларның тагын берсе... Бөек Ватан сугышында фронтның алгы сызыгында йөргән, көн саен үлем белән күзгә-күз очрашкан радист Рәҗәп Вәҗиева. Кызганыч, аның өчен дә сугыш 1945 елның 9 Маенда тәмамланмаган. Кайсы авыррак булган: сугыш эчендә йөрүме, әллә гаиләдә, ирдән каһәрләнеп яшәүме – ул моны үзе генә белгәндер... 

Автор – Эльмира Закирова.  

 

Күңелнең иң нечкә кылларына кагылачак язмаларның тагын берсе – «Бер мәхәббәт һәм нәфрәт тарихы» дип атала. Госпитальдә озак вакытлар дәваланып, солдат туган ягына кайтып төшә. Үзе генә түгел: хатыны һәм нәни улы белән. Яраланганнан соң аңа аякка басарга ярдәм иткән хатын-кыз, әлбәттә, татар кызы булмый... «Шәһәрдә үскән кыз мине – сукыр керәшен карчыгын карамас!» – ди кайнана...  

Язманың авторы – Эльвира Шакирова.  

 

 

Журналны бер тында укып чыгарсыз да: «Бүгенге авырлыклар – авырлыкмени?!» – дип уйларсыз. Әйе, шулай. Барысы да чагыштырганда күренә... 

Ә тормыш дәвам итә!   

Киләсе яртыеллыкка «Сөембикә»безгә язылдыгызмы соң әле? Өйдән чыгып булмый бит әле дисезме? Ә өйдән чыгарга кирәкми дә! «Татмедиа» сайты аша язылыгыз – уңайлы да, тиз дә, җайлы да!   

Ярты елга язылу бәясе – 594 сум.  

 

Онытмагыз: «Сөембикә» килгән йорт – нурлы йорт!  

Хәзер укыйлар