Логотип
Саннар

Июль саныннан җиләк исе килә! 

01 июля 2022 Июль саныннан җиләк исе килә! 

Журналыбызның июль саны яшеллеккә, чәчәкләргә һәм, әлбәттә инде, кызыклы язмаларга бай. 

Журналыбызның июль саны яшеллеккә, чәчәкләргә һәм, әлбәттә инде, кызыклы язмаларга бай. 
Тышлыгыбызны бизәүче Энҗе Шәйхетдинова гади генә ханым түгел. Ул – әтисенең васыятен үтәп, туган авылына яңа сулыш өрүче. Күңеле матурлык белән тулы бу ханым башкаларны кайгыртып, игелекле эшләр кылып, тирә-юньдәгеләрне сөендереп, күңеленә рәхәтлек ала торган кешеләрдән. 
Сүзлек белән математика арасында нинди бәйләнеш булырга мөмкин? Алсу Шакированың «Ике генә үкенечем бар...» дигән язмасын укыгач, бу сорауларга җавап табарсыз. 
Шимбә. Кичке сигез. «Яңа гасыр» каналы. Эфирда – «Адымнар» тапшыруы. Гадәттә, телевизор караучылар тапшыруның тамашачы өчен тәгаенләнгән өлешен генә күрә. Ә кадр артында ниләр бар? Журналист Чулпан Галиәхмәтованың «Адымнар» тапшыруы авторы һәм алып баручысы Сәрия Хәбибуллина белән корган әңгәмәсе татар телевидениесендәге беренче хайплы тапшыру турында. 
«Балалар безгә бурычлы түгел» язмасы, мөгаен, күпләрдә бәхәс кузгатыр. Язмада – «Интертат» электрон газетасы журналисты Рузилә Мөхәммәтова һәм аның яшүсмер кызы Сәлимә Аскарова фикерләре. 
Килен төшерүгә бәйле борынгы йолаларыбызны «Төкле аягың белән!» дигән язмадан укып белә аласыз. 
«Килен-кайнана» рубрикасын укучыларыбыз яратып өлгерде инде. Әлеге конкурска бик күп хатлар алабыз. Бу юлы сезгә Кайбыч районы Кошман авылыннан өч килендәш – Эльмира, Сәвия, Алинә Садриеваларның әниләре Саимә апа турындагы язмасын тәкъдим итәбез. «Мәхәббәтле оя» дип атала ул язма. 
«Ак күбеккә баткан юргалар / Кышкы юлдан ярсып чабалар...» Роберт Миңнуллин сүзләренә Рөстәм Яхин көй язган бу җырдан башка бер генә туй да узмыйдыр, мөгаен. Ә ул җырның язылу тарихын беләсегез киләме? Эльмира Закированың «Килен төшә бүген авылга» дигән язмасы шушы җырга багышланган. 
Әлфия Саматның язмасы сезне чүлдәге әкият дөньясына алып китәр – Гарәп Әмирлекләре белән таныштырыр.
 «Аш-су», «Матурлык», «Сәламәтлек» рубрикаларында – файдалы киңәшләр, сорауларга җаваплар, өр-яңа бик тәмле рецепт. 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, Яндекс Маркетта, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була. 

 

Хәзер укыйлар