Июль саныбыз чыкты, дуслар!

Түземсезлек белән кулыгызга алган «Сөембикә»гез үзенчәлекле бу юлы. Тиз арада гына карап чыксагыз да, аның күп өлешен Башкортстанда яшәп иҗат итүче милләттәшләребезгә багышланганын аңларсыз. Дистә еллар буе дус-тату булып яшәгән ут күршеләребез хакын күрергә тырыштык бу санда. Барысы да – сез яраткан шәхесләр.
Тышлыкта – укытучы. Телне саклауда, милләт кыз-уллары үстерүдә зур көч куеп эшләүче, күпләргә остаз булырлык татар теле укытучысы Ирина Ергизова өчен бөтен ишекләрне дә туган теле ачкан. Ирина ханымның телне үстерү тәҗрибәсе, киңәшләре, алымнары – алтынга тиң. Туры сүзле, үз фикерен өздереп әйтә белүче, «иң яхшысы» дигән сүзне ишетмичә туктамый торган Башкортстанның атказанган укытучысы хакында Гөлнур Хәсәншина язды.
Традицияләрне саклап, гаилә кыйммәтен аңлаган кешеләр өчен ят сүз – чайлдфри. Баладан ирекле булып, бары тик үзе өчен генә яшәргә теләүче туташлар яңа культ барлыкка китергән түгелме? Чулпан Галиәхмәтова күтәргән актуаль тема «Мин – чайлдфри яки бала кирәкми миңа» дигән исем белән чыкты. Хатын-кызны мондый фикергә нәрсә этәрә? Сәбәпләрен ачыкларга тырыштык.
Татарстанда иҗат итүче Башкортстан татары, ике республиканың да атказанган артисты, татарның Магомаевы Рөстәм Асаев та июль саныбызны бизи. Чулпан Галиәхмәтованың кызыклы һәм көтелмәгән сорауларына җырчы ничек бар – шулай җавап бирә. Рөстәм Асаевны мондый амплуада күргәнегез бар иде микән?
Журналның яңа санын «Егет солтаны» рубрикасын укудан башлаучылар күп булыр. Чөнки «Җырланасы җырлар бетмәгән» исемле язмада Эльмира Закирова Татарстанның һәм Башкортсанның халык артисты, Шаран районының почетлы гражданины, атаклы җырчы һәм тальянчы Фән Вәлиәхмәтовның без белмәгән яңа якларын ачты. Халыкның яраткан җырчысы булып йөрүнең сере белән дә бүлешә Фән ага.
Поэзия яратучы укучыларыбызны шагыйрә Фәния Габидуллина-Сәетгәрәева иҗат җимешләре белән таныштырабыз. Проза бүлегендә – чисталыгы һәм ихласлыгы белән җәлеп итүче җылы хикәяләр авторы Дилбәр Булатова. Аның «Күлмәк» хикәясе дә нәкъ шундыйлардан.
Башкортстанны күз алдына китергәндә, «Нур» театрын читтә калдырып буламы соң? Чал тарихын гасыр битләренә салып, дәрманы белән яшьлек утында дөрләп янучы Уфа дәүләт «Нур» театры шулай ук июль саныбызның мәртәбәле кунагы. 30 яшьлек юбилей сезонына әзерлек алып баручы театрның үткәне дә, бүгенгесе дә Алсу Шакирваның «Нур»: кабатланмас һәм бердәнбер» исемле язмасында чагыла.
Г. Кариев исемндәге Казан яшь тамашачы театры артисты Нуриәхмәт Сафинның «Яратудан туган бала түгел мин» дип ачыктан-ачык сөйләве бер укучыбызны да битараф калдырмас. «Зөһрәкәй» – шулай ук кадерле иҗат җимешебез. Мәҗит Гафуриның сөекле хәләл җефете турында яратып укырсыз. СММ-белгеч Гөлназ Габдрахманова «Сөтлекәй» торты пешерергә өйрәтә. Лилия Гәрәева яшь киленнең серләрен «Аш-су» рубрикасында түкми-чәчми укучыбызга җиткерә. «Дөрес туклану» рубрикасы авторы Камилә Димөхәммәтова шикәрсез дөрес туңдырма ясарга өйрәтә. Сыйланып карагыз әле!
Билгеләп үтәсе килгәннәре күп, ләкин кайберсе сер булып калсын. Журналны үз кулларыгыз белән тотып, рәхәтләнеп укыгыз.
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
3 октябрь 2023 - 08:25Без имени,,Хатыннар " киноны хатрелэтэКолынлы бия
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...