Логотип
Саннар

Февраль саныбыз!

19 февраля 2020 Февраль саныбыз!

Февраль саныбыз!

Кышкы озын кичләрегезне ямьләргә чыгып та җиттек менә.

 

Иң элек тышлык турында.

Бу саныбызны курчаклар ясаучы Фәридә Хәйруллина бизи. Аның турындагы язманы укып чыккач, журнал битләрен ябып, кабат Фәридәнең тышлыктагы шушы фотосурәтенә карап торырсыз. Кабат аның язмышы, ул кичергән сынаулар турында уйларсыз... Һәр яңа адымы Фәридәгә яңа сызланулар алып килсә дә, күзләре дөньяга гел елмаеп карый. Яратып карый! Ул иҗат иткән курчаклар да елмая!

Тормыш вак-төягеннән зарланырга уйлаганда, журналның бу санындагы «Бер бәхет тарихы» дигән язманы, аның героинясын искә төшереп, әле бик озак туктап кала торган булырсыз. Шулай, Фәридә зарланмаганда, нигә безгә тирә-юньнән гел начарлык кына күрергә, нигә гаеплеләр эзләргә?

Язманың авторы – Гөлнур Сафиуллина.

 

«Капкын». Чулпан Галиәхмәтова әзерләгән бу язма яшүсмер балалары булган әти-әниләрнең берсен дә битараф калдырмас. Мондый проблема миңа кагылмас дип ышанып беркем әйтә алмый. Балагыз җинаятьчел төркемгә эләкмәсен өчен нишләргә кирәк? Әгәр бу капкыннан аны сакларга өлгермәгәнсез икән, инде аннан ничек котылырга? Язма ахырында бирелгән белгеч киңәшләрен күңелегезгә киртләп куегыз.

 

 

«Эх, Пошалым чанасы!» Юк, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров башкарган җыр турында түгел бу язма. Дөресрәге, әлеге җыр турында гына түгел. Һәр авылның – үз бизәге. Арча районы Югары Пошалым авылы агач чаналары белән данлыклы менә. Әлеге матур чаналарны кемнәр ясый, ничек ясый, бу һөнәрчеләрнең дәвамчылары бармы – язма шул хакта.

Язманың авторы – Лилия Гәрәева.

 

«Син янымда булган чакта гына...» Ә бу язма менә, чынлап та, җыр тарихы турында. «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар» җырын, мөгаен, хәтерлисездер. Ә аның сүзләренең авторы кем икәнен белә идегезме? Юктыр...

Язманың авторы – Раилә Хәялиева.

 

«Без һәм алар» рубрикасында шундый кызыклы очрашу көтә сезне бу санда! Безнең сорауларга Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов җавап бирә! Әле җитди ул, әле мыек астыннан гына елмая... Әле үткәннәргә кайта, әле киләчәккә китеп бара... «Хатын-кызның көче – күз яшендә» дигән бу язма яраткан артистыбызның үзе кебек рәхәт!

 

Хуҗабикәләргә бездән яңа рецепт «кышкы чия» пирогы. Исеменнән үк күренеп тора: бөтен сере – чиядә. Алда – бәйрәмнәр, мөгаен, якыннарын безнең чияле пирог белән сөендерергә теләүчеләр күп булыр. Тәмле булсын!

 

Һәрвакыттагыча искә төшерәм:

журналга вакытында язылырга өлгермәгәнсез икән, борчылмагыз: үтеп барган айның 15 енә кадәр язылсагыз, ул сезгә киләсе айдан инде киләчәк.

 

Индексыбыз – П2204 (ПАП рәсми каталогы – Татарстанда яшәүчеләр өчен)

73002 – («Роспечать» каталогы – республикадан читтә гомер итүчеләр өчен)

Нинди генә соравыгыз туса да, безгә шалтырата аласыз:

222-09-77

222-09-78

 

P. S. Әйтергә онытып торам – сюрприз бу санда да бар! Әйе, кушымта тагын бар!

Хәзер укыйлар