Логотип
Саннар

Декабрь саныбыз!

20 декабря 2019 Декабрь саныбыз!

Ел сизелми дә узып китте менә. Уникенче саныбызны тәкъдим итәр вакыт та килеп җиткән.  Тышлыгыбызда – бәйрәм рухы. Тышлыгыбызда – Яңа ел!

Ел сизелми дә узып китте менә. Уникенче саныбызны тәкъдим итәр вакыт та килеп җиткән. 
Тышлыгыбызда – бәйрәм рухы. Тышлыгыбызда – Яңа ел!

Декабрь санын Лилия Муллахмәтова бизи. Казанда урнашкан «Аль-Варис» медицина косметологиясе һәм трихология клиникасы баш табибы ул. Косметолог. Ә аларны «матурлык профессорлары» диләр. Лилия Тәбрис кызы белән дә хатын-кыз матурлыгы турында сөйләштек. Аның матурлыгы тышкы кыяфәтенә генә бәйлеме? Җавапларны «Матурлык – күңел халәте» дигән язмадан укыгыз.
Авторы – Гөлнур Сафиуллина.

Шундый күренешне күз алдына китерегез: маникюрга барасыз, ә салонда сезне  ир-ат белгеч каршы ала... Әйе, әйе, ялгыш әйтмәдек. Нәкъ шулай – ир-ат! Алар – көчле затлар хатын-кыз һөнәре сайлый аламы? Сайласа, ни өчен сайлый? «Асыл иргә бар да килешә» язмасы шул хакта.
Авторы – Чулпан Галиахмәтова.

«Объектив аша... яки фотографның күргәннәре». «Журналист һөнәрен үзгәртә» дип тә атарга булыр иде бу язманы. Раилә Хәялиева – безнең редакциягә килгәнче фотограф һөнәрен үзләштергән: туйлар, юбилейлар, туган көннәр төшергән.  Һәр эшнең үз нечкәлекләре – ул шулар хакында сөйли. Туй кунаклары күрмәгән нинди мизгелләр фотограф күзенә чалына? Кешеләргә бу кадәр фотосурәт, чыннан да, кирәкме?     
Сүз уңаеннан. Бу санда Раилә Хәялиеваның «Театрга  билет» дигән беренче хикәясе дөнья күрде. Котлыйбыз! Яңа ел могҗизасы турында ул хикәя. Тормыштан алып язылды! Ә нинди могҗиза икәнен хикәя белән танышкач аңларсыз. 

Яңа ел – киләчәккә планнар кора торган вакыт. Сез дә хыялларыгызга ирек бирегез! Киләсе елда күрергә теләгән шәһәрләр исемлегенә Ниццаны да языгыз әле! «Анда бит миллионерлар гына ял итә» – дисезме? Һич алай түгел! «Мин ачкан дөнья» сәхифәсендә бу юлы Ницца, Канн, Монако шәһәрләре турында язма урнаштырылды. «Лазурный берег»ка барып җитү өчен миллионер булу кирәкми. Ә теләк, кыш буе шул хыял белән яшәү исә – һичшиксез, кирәк! 
 
Яңа ел мәшәкатьләре белән киләсе яртыеллык өчен журналга язылу турында онытмадыгызмы? «Сөембикә»сез күңелсез булыр бит... 
Ярты елга язылу бәясе – 594 сум. 
Индексыбыз – П2204 (ПАП рәсми каталогы буенча)
73002 («Роспечать» каталогы буенча) – Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен. 

Хәзер укыйлар