Логотип
Саннар

Август саныбыз!

16 августа 2021 Август саныбыз!

Август кояшы кебек җылы, август кебек бай ул!

Август кояшы кебек җылы, август кебек бай ул!  

 

Тышлыгыбызны медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округы буенча балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы баш белгече Эльмира Минһаҗева бизи. «Хатын-кызның бәхете – әни булуда», – ди ул. Әмма моның өчен кыз баланың сәламәтлеген сабый чактан ук кайгырту кирәк.  

Язманың авторы – Алсу Шакирова.  

 

«Сабыр итәм димә...» Тормыш бик катлаулы – ул хатын-кызны нинди генә авыр хәлләргә калдырмый. Бер генә мисал. Рушания исемле ханым ир тоткынында кала. Дөрес, бикле ишекле бүлмәгә ябып тотмый ул аны. Әмма һәр адымы күзәтү астында була: кая бара, нигә бара, күпмегә бара, кемнәр белән аралаша, нигә аралаша, нәрсә сөйләшә... Бер көн килеп, Рушания янында бер дусты, бер танышы, бер туганы калмый. Тел белән кешене гел битәрләп тору кайчак кул күтәрүгә караганда да яманрак. Хатын бу хәлләргә чыдый алмыйча иреннән качып китә... Аны «Мамин дом» («Анам йорты») кризис үзәге үзенә сыендыра. 

Язманың авторы – Мәдинә Авзалова. 

 

Ә сезнең «ат духтыры» булып хатын-кыз эшләгәнен күргәнегез бармы? Мөгаен, күпләрегезнең юктыр да. Без бит аны ир-ат һөнәре дип кенә беләбез. Казан ипподромының баш табибы да хатын-кыз. Ни өчен Гөлнур Миндубаева бу авыр һөнәрне сайлаган? Кайдан килгән аңа атларга мәхәббәт? «Ат духтыры» дигән язма аның хакында.  

Авторы – Алсу Шакирова.  

 

«Сагыналар сине, Ландыш!..» Укучы, һичшиксез, яратып укыячак язмаларның берсе бу. Күз яшьләрен тыя алмыйча укыячак ул аны... 2002 елның декабре. Нарасые туганга сөенеп, аңа бер яратып карарга гына өлгерә Ландыш һәм мәңгелеккә күзләрен йома. Эльмира Закирова ул чакта табиб булып эшләгән бу яшь ханымның көндәлекләрен язган иде. Андагы кичерешләр бөтен хатын-кызларга да таныш. Мөгаен, шуңадыр ул бик күпләрнең күңеленә кереп калды. Ахыры менә шулай аяныч тәмамлану да тетрәндерде. Инде ничә еллар укучыларыбыз бу язманың дәвамын көтте: ул гаиләнең язмышы ничек булып бетте, дип гел сорадылар. Бу сорауга җавап – шушы язмада.  

 

«Язмыш шаяруы». «Сөембикә»нең бу санын кулга алган укучы әлеге язмага тукталмыйча калмаячак. «Ачыктан-ачык» рубрикасында дөнья күргән барлык язмалар кебек үк ул да иң четерекле темаларның берсен кузгата. Бу юлы – катнаш никах темасын. Җырчы, продюсер Гүзәлиянең башыннан кичергәннәре күпләр өчен сабак, гыйбрәт булыр. Аның сөйләгәннәрен йөрәк аша уздырып, тиешле нәтиҗәләр ясаучылар – аны ишетүчеләр, һичшиксез, табылыр. Журналист шуның өчен героеның күңеленә сукмак сала – ихлас сөйләшүгә чакыра да бит.  

Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова.  

 

Пандемия аркасында ерак юлларга чыгып китәсе килми, әмма күңел сәфәрләр телиме? «Мин ачкан дөнья» сәхифәсе сезгә яңа юнәлеш тәкъдим итә: Казан-Уфа маршруты буйлап алты көнлек круиз. Су юлы буйлап – теплоходта, табигатькә хозурланып... «Су өстендә кояш чыгу, кояш баю мизгелләрен күзәтү үзе генә дә ни тора!» – ди язманың авторы Вәсилә Рәхимова.  

 

Куакта качып калган карлыганнарыгыз бармы әле? Бар икән, карлыганлы зефир ясап карагыз. Хуш исле, матур һәм гаҗәеп тәмле зефир! «Аш-су» рубрикасында урнаштырылган мастер-класс аны әзерләүнең һәр этабын нечкәләп аңлата. «Иң мөһиме – төгәллек», – ди Зилия Будайлова.  

 

Тагын? 

Юк, бөтен язманың да эчтәлеген сөйләп чыкмыйк инде – кызыгын, тәмен бетермик.  

Өегезгә дә, күңелегезгә дә нур булып килсен «Сөембикә»без!  

Хәзер укыйлар