Август саны! 

3 август 2022

Бу саныбызның тышлыгын Рәзинә ханым Хисаметдинова бизи. Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортының директоры ул. «Мондагы әби-бабайларны күргәч, күзгә яшьләр килә иде. Хәзер дә шул ук мохит, ләкин без үзебезне башкача тотарга өйрәндек. Аларга күз яшен күрсәтергә ярамый. Шуңа күрә елыйсы килсә, урамда елап бетерәбез, алар янына елмаеп керәбез», – ди ул. Гомерләрен менә шулай хөкүмәт йортында үткәрергә мәҗбүр булган әби-бабайлар янында елмаеп кына йөргән директорның эчендә исә нинди утлар яна, интернат-йортта адым саен туып торган проблемаларны чишү өчен ул кайдан көч ала, эш белән гаиләне тигез итеп алып баруга ничек ирешә – «Диңгез күзле ут Рәзинә» дигән язма әнә шул хакта. 

«Түбәтәй» кафесында булмаган, аларның ризыкларын авыз итеп карамаган кеше сирәктер. Бу санда «Түбәтәй» заманча хәләл туклану челтәренә нигез салган эшмәкәр Солтан Сафинның тормыш кагыйдәләре белән танышырга мөмкин. Аның сезнең күңелгә дә ошаган фикерләрен тапмый калмассыз. Менә берсе: «Елмаю да сәдака. Кешегә елмайдыңмы, ул инде әҗер-савап булып тора. Чөнки ул – ихласлык. Миллионлап акча бирүең ихлас булмаска мөмкин, ә елмаюның кыйммәте күбрәк тә булырга ихтимал», – ди Солтан. Килешәсездер бит?! 

Актаныш районы Киров авылында яшәүче Венера һәм Алмас Сабитовларга 13 (!) бала әти һәм әни дип дәшә. Юк, алай гына да түгел, «әтием» һәм «әнием» дип! Чын күңелдән әйтәләр! 13 баланың өчесе – үзләре табып үстергәне, калганнары... Алары да үзләренеке! Балаларның һәркайсы белән сөйләшеп, иң бәхетле көннәре турында сораштык. Кайбер олылардан да күбрәкне кичерергә өлгергән бу малай һәм кызлар кайсы көнне «бәхетле» дип атый? Ә әниләренең – Венера ханымның бармы андый көне? «Иң бәхетле көнем...» дигән язма шул хакта.

Күпләр намазга басмауларын: «Күрәсең, миңа әле вакыт җитмәгән», – дип аңлата. Мондый кешеләргә үз-үзләрен вакыт җиткәнгә ничек инандырырга? Гомумән, намазга басу-басмауның вакыты җитү кешенең үзенә генә бәйләнгәнме, әллә юкмы? Бу сорауларга җавап эзләүчеләр, мөгаен, сезнең арада да бардыр. Әгәр шулай икән, журналыбызның август саныннан «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллинның җавабын эзләгез. 

«Нинди гаиләгә килен булып төшүемне бусагадан ук аңладым: кайнанам үзенә бер кояшлы утрау, сүнмәс учак шикелле тоелды миңа». «Гыйльфановлар килене мин!» дигән язма шулай башлана. Матур, җылы язма! Гыйбрәтләр белән тулы язма... «Килен һәм кайнана» дигән бәйгебез дәвам итә. Аңа әле сез дә катнашырга өлгерәсез. Иреңнең әнисе үзеңнекеннән тары ярмасы кадәр генә ким булырга тиеш, диелгән динебездә. Ә сез моңа ничек ирештегез? Нинди сынаулар, нинди юллар аша уздыгыз – бүлешегез әле. Хатларыгызны көтәбез! 

Хәдичә хәзрәтләре үлем түшәгендә ятканда, Мөхәммәд пәйгамбәребез аның янына килә һәм хәл-әхвәлен сораша, аннан болай ди: «Хәдичә! Анда баргач, синең кыямәттә көндәшең булачак – фиргәвен кызы Асия белән Мәрьямне күрерсең... Аларга миннән сәлам әйт!» 
Хәдичәне соңгы юлга озатканнан соң, кызы Фатыйма әтисеннән:
– Нигә инде үләр алдыннан әнинең күңелен шулай рәнҗеттең? – дип сорый. 
– Анаңның изгелек дәфтәрендә һәр яхшылыкны күрдем, ләкин көндәшкә сабыр итте дигәне булмады – шул юлны да тутырыр өчен әйттем, – дип җавап бирә пәйгамбәребез.
Көндәшкә сабыр итү... 
«Ай-һай, аның ачысына түзү бик авыр шул», – дияр башыннан кичергәннәр. Ә бит түзгәннәр дә бар. Гөлия апаның әнисе – шундый сабыр хатыннарның берсе. «Ә мәхәббәт гомерләрдән озын...» дигән язма ул кичергән сынаулар турында. Аның ире гомер буе башка берәүне – Галия исемле беренче мәхәббәтен сагынып яши... 

Август ае – алма ае. Бакчаларда алма исе генә! Бу санда Резеда Мусина сезне алмадан бик тәмле крамбл пешерергә өйрәтә. Тормышка ниндидер үзгәрешләр кертү өчен, без – хатын-кызлар гел ниндә булса бер яңалыкка өйрәнергә тиеш бит. Бу юлы ул, әйдә, алмалы крамбл булсын әле! 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, Яндекс Маркетта, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була. 

Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7719
    2
    54
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5199
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2146
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3970
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...