Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Онлайн язылу hәм сатып алу

«СӨЕМБИКӘ» журналының электрон версиясенә язылуның өстенлекләре:
  1. Арзангарак төшәчәк!
    2018 елның беренче яртыеллыгы өчен журналга язылу почта бүлекчәләре аша 555 сум булса (чит төбәкләрдә ул югарырак), электрон версиясенә язылу 300 сум гына тора. Аерманы санап чыгару авыр түгел...
  2. Түләү җайлырак!
    Электрон версиягә язылганда, почта бүлегенә барып, чиратлар тору мәшәкате сезне читләп үтә: үзегезгә кайчан җайлы, шул вакытта интернет-сайтка керәсез, банк картасы яки «электрон акча» белән тиешле сумманы күчерәсез. Журналга язылу өчен нибары өч төймәгә басу җитә!
  3. Журнал тизрәк барып ирешәчәк!
    Журналны әзерләп, типографиягә тапшырганнан соң, аны кулга алганчы ким дигәндә бер атна вакыт уза. Якын һәм ерак араларны узып, ул укучыларның өйләренә барып кергәнгә кадәр тагын берничә көн кирәк була... Ә электрон версияне сез журнал әзер булган көнне үк күрә, укый аласыз. Чит төбәкләрдә яшәүче укучыларыбыз өчен монысы бигрәк тә мөһим булырга мөмкин.
  4. Уңайлы!
    Әйтик, «Аш-су» битендә басылган рецептларны аерым җыеп барырга телисез ди. Бик әйбәт! Журналның электрон версиясенә язылган очракта, аның теләсә кайсы битен принтердан чыгарып алып, кул астында тота аласыз.
  5. Файдалану бик ансат!
    Журнал – һәрвакыт синең белән. Электрон версиягә язылган очракта, яңа санны компьютерда, планшетларда, барлык мобиль җайланмаларда PDF универсаль форматта укырга була. Вак хәрефләр белән басылган текстларны уку авыррак  тоелса, электрон версиядә язмаларны үзегезгә җайлы булган масштабта зурайтып та укый аласыз.
  6. Шәхси архивлы булырсыз!
    «Сөембикә»дә басылган язмаларны эзләп, журналның кемгәдер биреп торган санын эзләп интекмәячәксез хәзер – барлык саннар да үзегездә сакланачак.
  7. Кулдан – кулга!
    Электрон версияне сайлаганда, журналның сезгә килеп ирешүе почта бүлекчәләренә, хат ташучылар хезмәтенә берничек тә бәйле булмаячак.
 
Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен электрон вариант – «Сөембикә»гә язылуның бердәнбер мөмкинлеге. Россиянең ерак регионнарында һәм БДБ илләрендә яшәүче укучыларыбызга да журналны PDF-форматта алдыру арзангарак төшәчәк.
 
Онлайн язылу (үз вариантыгызны сайлап, ссылка буенча үтегез)
1 сан
6 айга язылу
(индекс П2204)
12 айга язылу («Роспечать» каталогында) 
(индекс 25277)
60 сум
555 сум
-
 
 
60 сум
300 сум
500 сум


ЭЛЕКТРОН ВЕРСИЯГӘ ЯЗЫЛУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА:

Pressa.ru сайтында журналның электрон версиясенә язылып та, аерым саннарын сатып алып та була. Аның өчен башта ул сайтта регистрация үтеп, системага керергә кирәк – шул очракта гына андагы басмалар уку өчен яраклы сыйфатта ачыла. Игътибар! Шрифтлар ачык күренсен өчен, ачылган битнең зурлыгын үзегезгә җайлап көйләргә кирәк (компьютер мышкасындагы тәгәрмәчне әйләндереп карагыз).
Бушлай  уку өчен иске саннар гына куела, яңа саннарны укыр өчен, аларны сатып алырга кирәк.  
 
Иң уңайлысы – алдан язылып кую: түләү процедурасын бер кат кына узып, яңа санарның чыкканын гына көтәсе кала!  Алар сезнең Pressa.ru сайтындагы шәхси кабинетыгызга (личный кабинет) киләчәк. Анда керер өчен регистрация узганда керткән электрон адресыгызны һәм паролегезне гына кабатларга кирәк булыр («войти» кнопкасы өстә, «помощь» янында урнашкан).
 
Берничә айга, яки бер елга язылган очракта аерым саннар арзангарак төшә (язылу озаккарак булган саен бәя түбәнрәк).
Декабрьдә бер елга язылып куйсагыз, “Сөембикә”нең киләсе елда чыгачак 12 саны, типографиядән дә чыгып өлгермәгән килеш, инде сезнең компьютерыгызга килеп җитәчәк. Димәк, сез аларны, иң арзан бәягә алдырып, иң беренче булып укыячаксыз!
 
iPad һәм iPhone кулланучылар «Сөембикә» журналының электрон версиясен App Storeдагы «Pressa.ru» киоскына кереп, хатын-кызлар өчен журналлар арасыннан таба ала.

ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy