Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСәхнә арты → Тереза Камалова Лидия Әхмәтовага хәйрия эшләрендә катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде

Тереза Камалова Лидия Әхмәтовага хәйрия эшләрендә катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде

18 октября 2017
141 карау

Татарстан джаз оркестры директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсендә сәхнәдән аның дусты эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче Тереза Камалова да котлады. “Сезне бирегә чыгып котламыйча булдыра алмадым. Сезгә талантыгыз өчен рәхмәт”, - дип башлады ул сүзен һәм хәйрия эшләренә катнашуы өчен дә рәхмәтләрен җиркерде. “Әти-әниләрегезгә изге догада булыйк. Балаларыгызга, якыннарыгызга, укучыларыгызга бәрәкәт телим”, - дип җылы сүзләрен әйтте Тереза Камалова.

Мәгълүмат өчен. Тереза Камалова - эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче. Аның заманында «Белла-Карина» балалар мода театры оештыруы, «Эфир» телекомпаниясендә «Фам-ТВ», «Домашний» телеканалында алып баручы булуы билгеле. «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия фонды президенты була, «Дин энҗесе» мөселман йорты оештыра. Тереза Камалова – 1995 – 2005 елларда Казан мэры булган Камил Исхаковның кызы.

Искәртеп үтәбез, кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында Татарстан джаз оркестры директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсе үтте. Кичә кунаклары арасында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Мамадыш районы мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов, Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова һәм башкалар бар иде.

 



чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/18/150512/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy