Логотип
Блоги

Уйланмаган кешеләр бәхетле

Бу «кина»ны карарга киңәш итмим, чөнки ул уйланырга мәҗбүр итә.

Дөньядагы иң бәхетсез кешеләр – уйлана торган кешеләр (психологлар шулай ди). Башыңа бер фикер керсә, беттең инде. Үзе янына икенче фикерне тартып китерә, аннан өченчесен... Уйланмаган кешеләр бәхетле яши. Әйтик, көтүдән сыер кайтмаган. Кайтмаса соң! Иртәгә кайтыр! Нишләп әле шул мөгезле эре терлек турында уйлап, башыңа күпме борчу алырга, ди! Ярар, нормальныйрак кеше кайтмаган сыерны эзләп чыгып китә дә, табып алып кайта. Бетте. Ә нормаль булмаганнары: «Нигә кайтмады икән инде бу сыер?» – дип уйлана башлый. Бәлки аңа абзар ошамыйдыр... Бәлки ашату дөрес түгелдер... Әллә көтүгә куганда катырак сугылганмы? Һәм, үзе дә сизмәстән, уйлаучы бәхетсезгә әйләнә. Ә ирең кайтмаса?!. Никадәр фикер кереп оялый бит хатын-кызның кечкенә генә башына!

...Иң «нормаль түгел» кешеләр «Мин ни өчен Җиргә туганмын?», «Яшәү мәгънәсе нидә?», «Үлемнән соң яшәү бармы?» дип уйлана башлый. Соң бу сорауларга беркайчан да җавап табылмаячагы көн кебек ачык бит инде, югыйсә...

Барысына да йолдызлы күк гаепле. 
Иң борынгы кеше күккә караган да, үзе беркайчан да серләренә төшенә алмаслык галәм күреп, куркып калган.
Йолдызлы күк булмаса, кешене шулкадәр борчуга сала торган сораулар тумас иде.

«Нигә, ни өчен, нишләп, ник кирәк» – кешене бәхетсез итә торган сораулар. «Господин Никто» фильмында да шулай. Карамагыз сез аны. Миңа ярый, мин отпускада. Хәер, сез аны карый да алмаячаксыз. Бу кадәр ялыктыра торган фильмнар сирәк. Бигрәк тә хатын-кызларга зарарлы. Хатын-кызга уйлану гомумән килешми. Яшәү мәгънәсе турында уйланып, көне буе диванда яткан хатын-кызны күргәнегез бармы? Минем дә юк. Мәсәлән, мин үзем беркайчан да интеллектуаль фильм карыйм дип, көндез экран янында ике сәгать ярым утырганым юк. Бу киноны караганчы да, ноутбукны ачып куеп, өч җәем токмач җәяргә һәм кисәргә, тавыктан аш пешерергә, тавыгын сарымсаклап кыздырып алырга өлгердем. Иртәгә минем кайда буласымны кем белгән... Ләкин ике сәгать өч минут караштыргалап тыңлаганнан соң, капылт кына экранга кереп йотылдым, һәм буар елан күзенә карап каткан макака-резус кебек, инде ахырына кадәр аерыла алмадым. Киноның калган ярты сәгатен карау, туктата-сүтә, тагын бер сәгатькә сузылды... 

Дөресен әйткәндә, бу фильм турында күптәннән ишетеп белә идем, тик кул астына килеп керү өчен күп еллар кирәк булган икән. Соң «Эффект бабочки», «Вечное сияние чистого разума», «Помни» кебек фильмнарны кеше башын катырырга гына төшерәләрдер, валлаһи. Бусы да шулар рәтеннән. Дуслар фильмның якынча идеясен сөйләп күрсәткәч, үземә яңалык тапмаган идем кебек. 
Сайлау мөмкинлеге турында мең тапкыр ишеткән бар ла анысы. 

Теләсә кайсы фильмда мәхәббәт линиясе яши. Бу фильм да мәхәббәт белән сугарылган, тик идеясе – мәхәббәттә дә сайлау мөмкинлеге булу турында.
1. Сине яраткан, син яратмаган кеше белән яшәү.
2. Сине яратмаган, син яраткан кеше белән яшәү.
3. Яратышып яшәү.
Һәркемгә – үзенеке... 
«Жизнь даёт вам только один дубль. Если он вышел плохо, с этим приходится смириться».

«В этой жизни ты не существуешь. Не знаю, почему. Знает только архитектор – ребенок. Мы – плод воображения мальчишки, перед которым стоит выбор. Каждый путь – правильный. Всё на свете могло быть другим, но будет иметь тот же смысл. Единственный полезный ход – не двигаться с места. Раньше он не мог делать выбор, потому что не знал, что будет потом. Теперь он знает, что будет.... И потому не может сделать выбор...»
2092 елда Йолдызлы күк кысыла башлаячак. Менә шунда Вакыт үзенең агышын үзгәртәчәк. Һәм кешеләр картлыктан яшьлеккә таба яши башлаячаклар...

«Это самый прекрасный день в моей жизни... День смерти. День обратного отсчета...»
Ә сез, дуслар, картлыктан сабыйлыкка таба яшәргә теләр идегезме?!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар