Логотип
Блоги

«Кызым бала табарга теләми...»

Һәр чорның – үз үзенчәлекләре. Без дә менә яшьтәшләр белән очрашкач, иң беренче итеп бер-беребезгә: «Әле әби-бабай булмадыгызмы? Оныклар юкмы?» – дип сорар чорга кереп барабыз.

Әйтмим дисәң дә, тел очыннан ничектер ычкына да куя шул сүз. 
Менә бу танышым белән дә, исәнләшүгә, тагын шушы темага күчтек: әллә ул башлады, әллә мин – сизми дә калдык. Олы улының өйләнгәнен, баласы  туганын белә идем, ә кызы... 

«Анысы әни булырга җыенмый, Гөлнур. Мин – чайлдфри, ди. Бала тапканчы, мин эт алам, эт асрыйм, дип әйтә», – дип шаккатырды ул мине. Беләсездәдер, сәламәтлек белән бәйле ниндидер проблемалар аркасында түгел, ә үз теләкләре белән бала табудан баш тартучыларны шулай атыйлар – чайлдфри, диләр. Инде менә бу шаукым безгә дә килеп җитте. 

Танышым сөйли.

– Абыйсы да, кызым да балачактан ук эт дип хыялландылар. Җай чыккан саен: «Әйдә, эт алыйк әле!» – дип аптыраталар иде.  
– Нинди эт алу турында сөйлисез?! Эт артыннан түгел, сезнең арттан да җыештырып бетереп булмый әле. Үсәрсез, квартиралар алырсыз, аннары алырсыз этне – үзегез теләгәнчә яшәрсез, – дия идем.

Үстеләр менә. 

Квартираны, билгеле, без алып бирдек. Абыйсына диюем. Этне инде үзләре алды. Безгә әйтеп тормыйча гына. Аннары да озак кына сер итеп сакларга тырыштылар әле. 

Улым миңа башта:  «Эт тә бала кебек үк якын», – дип исбатларга маташты. 
– Әкият сөйләмә әле! – дия идем. 
Аннары кызлары туды. 

Хәзер сорыйм:
– Йә, бала кебек якынмы? – дим.
– Якын инде, әни, – дигән була.  

Эт торган йортка фәрештәләр керми дигәнне алар инде аңламый. Аңларга теләмиләр... Бу урамда йөри торган эт түгел, өйнеке, диләр. Аны көн саен өч тапкыр урамга алып чыгалар чыгуын: башта иртәнге алтыда, аннан көндез бала белән урамга йөрергә чыкканда һәм кичен. 

Акыллы болай этләре: урамнан керүгә түргә йөгерми. Ванналары ишек янында ук: этләре туры шунда кереп китә. Махсус шампуньнары бар: юындырып  чыгаралар. Аннары үзләре шул ваннада ничек юыналардыр, мин кермәс идем. Әлегә дәшмим, чөнки баланы әле аерым ләгәндә коендыралар. 

Алар безгә кунакка киләсе булса, башта квартираны алар килгәнче бер кат җыештырып чыгарабыз. Чөнки этләре бөтен җирне иснәнеп чыга. Идәндә ни таба, барысын да авызына каба. Һәм гаепле кыяфәт белән яныңа килеп утыра. Улым белән киленем моны шунда ук сизә: 
– Әйдә, авызыңны ач әле! – дип, юмалап ачтыралар, капкан әйберен алалар.

Алар китүгә тагын өй җыештырырга керешәбез – бу юлы эт йоны җыябыз. 
 Бөтен җирдә йон була!


Кызыма андый көнне һәрвакыт:
– Ә син эт алырга телисең! – дим. 
Ул үзенекен исбатларга тотына: имеш, аның этенең йоны коелмаячак. Имеш, ул теләсә кайда йомышын йомышламаячак... Кыскасы, аның эте «бәрәңге ашамый торган укытучы апа» булачак. 

Бик тә эт аласы килә инде аның. Телендә – һаман шул сүз: «Этем булса шулай итәр идем... Этем булса, болай итәр идем...» – ди. 
Ирем: «Юк!» – дип, әлегә һәрвакыт кырт кисә. 
– Әйдәгез, йорт алыйк! – ди кызым. – Тик этем белән миңа сездән аерым торырлык булсын – аерым ишек белән. 
Эт белән бер бүлмәле фатирда гына да яшәргә теләми ул: «Ике бүлмәле булсын: аның – үзенә, минем – үземә», – ди.

Абыйсының баласы тугач фикерләре үзгәрерме әллә дип көткән идем. Юкка өметләндем бугай. Дөрес, аларның кызларын бик ярата. Озак күрми торса, сагындым, «Бераз үссә, анда алып барыр идем, монда алып барыр идем», – дип сөйләп кенә тора. Әмма үзе бала табарга теләми!  

Көне-төне интернеттан Олли исемле бер этнең тормышын күзәтә ул. Телибезме, теләмибезме, без дә карыйбыз – телефонын күтәреп яныбызга килә. 

– Аны күзәтү миңа рәхәтлек бирә, – ди. 
Оллиның хуҗабикәсе кызым яшендәге бер кыз. 

Безнең өйдә бөтен яңалыклар да Олли белән генә бәйле. 
– Олли бүген ятып кына тора әле – кәефе юк... 
– Олли этләр ярышында катнашкан... Җиңгән!
– Олли бүген дусты белән күрешкән... 
– Олли иртәгә кунакка бара! «Бисквитная бабушка»га! 

«Бисквитная бабушка» – хуҗабикәсенең әбисе. Оныгы килгән саен, ул әби аның эте өчен махсус бисквит пешерә. 
Беркөнне массажга бардылар. Оллиның ике күзенә дә кыяр куйдылар. Шуңа риза булып, утырып тора бит тегесе дә. Дөрес, аннары кыяр кисәгенең берсен кабып йотты. Шуннан соң моңа массаж ясарга керештеләр. Колакларын чистарттылар, чәчләрен тарадылар. Әллә ничә төрле шампунь, бальзам белән юындырдылар...

Оллидагы уенчыкны күрсәң! Аның кадәр бер балада да юктыр! Урамга яки пикникка җыенсалар, хуҗасы: «Әйдә, бүген кайсын алып чыгабыз?» – дип, алдына гел зур кәрзин белән уенчык куя. 

Оллиның үзенең аерым бүлмәсе бар. Зууур бүлмә! Анда этләр өчен чыгарылган ни генә юк! 

Кайсы көнне хуҗабикәсе белән икәү кибеткә баралар болар: Оллига ризык алалар, аның өчен тәм-томнар сайлыйлар. Кеше янында үзен бик тәртипле тота ул – хуҗабикәсе нәрсә әйтсә, шуны эшли. 

Беркөнне фотосессиягә Шотландиягә бардылар. Лавандалар үскән кырга.  Лавандадан үрелгән эшләпә киерттеләр Оллига. 

Минем кызым гына түгел, 3,5 миллион кеше күзәтә Оллиның тормышын. Аның блогына шуның кадәр кеше язылган.  
– Миңа нәрсәгә бала?! – ди кызым. – Эт кенә алып тәрбияләргә дә була бит... Ничек табарга кирәк ди ул баланы? Карынымда кемдер селкенгәнен күз алдыма китерсәм дә күңелем болгана. Юк, мин моңа түзә алмаячакмын!
22 яшьлек кызым шулай уйлый менә... 

«Уйлары үзгәрер, бу фикереннән кире кайтыр. Аны әлегә бала табу куркыта», – дип сөйләшәбез танышым белән. 
Без хаклы булсак ярар иде. 
Эт түгел, оныклар сөясе килә бит. 


 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезген белен берге без де Олли белен яшеп алдык.Рехмет кызыгызга,каян болай жентеклеп белер идек эле,этлер тормвшын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уф Аллам! Картайгач эт карар микэн аны? Ужас. Ул Оллинын хужасы тоже нормаль кеше тугел, шул хатле акчаны эткэ тугэргэ, тьфу. Эт асраган хатын, ир бн яши алмый дилэр. Чонки эт бн йоклаган хатыннарда бар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер күрәзәче телевизордан сөйләгән иде: килер бер вакыт (20-30 узгач), яшьләрнең бала табасы килмәс, дип! И ходаем, хәзер үк башланган! Җитмәсә, безнең татар баласында...((((

        Хәзер укыйлар