Логотип
Блоги

«Хыянәт ачысы – сүнми торган лампочка кебек...»

Танышым белән булган өченче могҗизаны да сөйләргә вакыт җитте. Тыңлагыз... Килешерсез, гади генә очраклылык түгел бит бу.

 

 – Бу хатирәләргә инде егерме елдан артык, әмма ул минем өчен һаман да авыр яра... Шуңа күрә боларны сөйләү шактый авыр миңа... Беләм, болай яшәү дөрес түгеллеген дә яхшы беләм. Әле кичә генә Резеда Төхфәтуллинаның бер интервьюсын укыдым. Ир белән аерылышканга унөч ел дип яза ул, әмма ул чакта кичергәннәр барыбер онытылмый, ди. Минекенә менә – егерме, әмма барысы да истә. Онытылмый да, кичерелми дә... Үпкә дә  түгел ул, рәнҗүме соң, белмим... Сүнми торган лампочка кебек – гел янып тора. Шуңа күрә дә бу искә төшерүләр һәркайсы авыр. 

...Бу вакытта ул инде безнең өйгә керми дә иде. Башта киткәннән соң да ул әле өйгә гел кереп йөрде. Мин каядыр китсәм, кайтуыма чәчәкләргә суларга кадәр сибеп куя иде. Балалар белән дә өйдә очраша иде... Ә бу вакытта инде, әйткәнемчә, өйгә керми башлаган иде. Соңыннан анализлап карагач, аңладым: ул хатын аны бездән читләштерү өчен барысын да эшләде. Хәзерге вакытка кадәр ул аңа балалар белән үзеннән башка очрашырга рөхсәт итми.

Берсендә аның эшеннән шалтыраттылар безгә. Аерышканыбызны белмичәдер инде. 
– Ул сезнең бөтенләй эчкечелеккә бирелде. Сак хезмәте начальнигыннан без аны хәзер урынбасар урынына күчердек. Ләкин эшләр болай барса, без аны эштән бөтенләй җибәрергә мәҗбүр булачакбыз. Сез әйтегез – ул үз теләге белән китәргә гариза язсын, – диделәр.

Мин, әлбәттә, аңа бу хакта әйтмәдем. Теләмәгәнгә түгел, ул минем сүзләремне барыбер кабул итмәячәк, ишетмәячәген белгәнгә. Әкрен-әкрен эчүгә сабыша барганын болай да күрә идем бит. Нигә шешәгә ябышканын гына аңлап бетермәдем. Әллә аптыраганнан, әллә үзенең гаебен басарга теләгәннән... Бу хәл өчен бик кайгыра идем. Инде борчылырга тиеш булмасам да. «Өч кызымның әтисе юкка чыгып бара бит», дип уйлый идем. Ул инде безгә булышмый да башлады, балалар өчен дип элеккечә акча да бирми. 

Һәм мин шундый көннәрнең берсендә, кызларымның әтисе юкка чыкмасын, бөтенләй түбәнлеккә төшмәсен, аларны аякка бастырырга булышырлык эше, акчасы булсын иде дип, нидер эшләргә кирәк дигән карарга килдем. Карап торышка шундый чибәр кеше иде ул. Хәер, икебезнең иң матур чагыбыз иде бит аерылышканда... Үзен бик карап йөри иде ул: чиста, пөхтә, ыспай. Безнең белән торганда шундый иде.

Ә соңгы вакыт аны күргәндә инде исем китә иде – алыштырып куйганнармыни. Чалбарларының тезләре салынып төшкән, күлмәкләр үтүкләнмәгән. «Сильно бэушный» дигән гыйбарә бар бит хәзер – менә шундый иде инде аның кыяфәте. Күргән саен йөрәгем өзелә иде. Кем иде дә, кем булды дип. 

Һәм мин... өч көн ураза тотарга ният кылдым. Балаларымның әтисе юкка чыкмасын, эчкечелектән котылсын, яхшы эш тапсын  иде дип. Өч көн буе шушы теләкләрне теләдем.

Һәм, беләсеңме, Гөлнур, шушы өч көн узгач, эштән кайтып киләм. Подъезд төбендә бу басып тора. Балаларны көткәндер инде. Миңа удостоверение күрсәтә бу. Анда «исполняющий обязанности генерального директора» дип язылган! 

– Менә, күрәсеңме, эш таптым. Барысы да яхшы булса, генераль директор булачакмын, – ди.

Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы идеме бу, әллә бер туры килү генәме, белмим. Мин аңа, әлбәттә, бу хакта әйтмәдем: өч көн буе ураза тотып теләк теләгәнемне. Гомумән, ул чакта берәүгә дә әйтмәдем. Кая ул – күпләр безнең аерым торганны да белмәде. Белгертмәдем... 

Ә мин үзем ул вакытта да, хәзер дә Аллаһы Тәгалә мине ишетте, теләгемне кабул кылды дип уйлыйм. 

Шуннан соң ул эшли башлады. Беренче хезмәт хакыннан безгә дә өлеш китерде. Кырык мең! Минем өчен бик зур акча иде ул. Мин аны кая куярга белмәдем: әллә ишек алыштырырга, әллә тәрәзәләр... Һәм ул акча шундый тиз бетте.

Ә аңарчы без шундый авыр хәлдә идек. Белсәң иде, Гөлнур... Бөтенләй ач утырдык дип әйтмим, әмма туйганчы ашамадык – анысы хак. Мин теләсә нинди эшкә ябышырга әзер идем. Кондуктор булып чыгарга теләдем. Әмма балалар туктатты: «Башың әйләнә бит, егылырсың син анда, эшли алмассың», – диделәр. Ул хәлләр сәламәтлегемне бик какшатты шул... «Без үзебез эшлибез, әнием!» – диделәр кызлар. Авыр яшәдек инде... Анда барып бурычка сорап карыйм, монда барып... Бирүчесе дә юк бит. Тиз генә кайтара алмаганымны барысы да аңлыйлар. 

Берсендә шулай кемгәдер акча сорап барган җирдән кайтып киләм. Трамвай ватылды да, бер тукталышны җәяү атларга туры килде. Ә ул урам проституткалар эшли торган урам иде. Әкрен генә барам. Яныма бер зур машина туктады. Мине шул хатыннарның берсе дип уйлады инде... 

Утырдым. 
– Син бит проституткага охшамаган, – ди бу кеше миңа. 
– Юк, мин проститутка түгел... Бу урыннан узарга бик куркам, шуңа утырдым, – дим.
Аллаһы Тәгаләм кичерсен, әгәр шул вакыт ул миңа акча тәкъдим итсә, риза булыр кебек идем. Шундый чарасыз чагым иде... 

Шулай итеп ирем миңа яңа эшкә урнашканы турында документ күрсәтте, акча китерә башлады. 

Икенче айда ул миңа:
– Бергә торганда сиңа тун ала алмадым.. Хыяллана идең бит, мә, үзеңә тун ал, – дип, 65 мең акча кертте. 

Тун алдым мин ул акчага. Әмма акчаны экономиялим дип, кысканы алдым. Ул аны күрде дә:
– Соң син бит озынны кияргә тели идең. Әйдә, шундыйны ал, – диде.

Ул тунны күргән кешеләр хәтта хәзер дә шаккатып карыйлар, матур, диләр.

Акчаны ул аннары һәрвакыт: «Монысы – балаларга, ә монысы сиңа», – дип китерә башлады. Ул бергә торганда кызларга: «Башта – әниегезгә! Иң яхшысы – аңа, аннары гына сезгә», – дия иде. Балалар моны шулай тиеш дип кабул иттеләр. Беркайчан да: «Әнием, синең бит күлмәкләрең болай да күп», – димәделәр. Алар беркайчан нидер сорап тинтерәтмәделәр. Әтиләре биргән тәрбия!

Озын сүзнең кыскасы, Гөлнур, шул өч көн тоткан уразам хисабына ул эшле булды дип уйлыйм. Сорый белеп сорарга кирәк диләр бит. Мин ул кадәр төгәлләп сорый да белмәгәнмендер, әмма догалар кабул булган сәгатькә туры килдем бугай.

Яңа эшендә әйбәт эшләде ул, безгә гел акчалар да китереп торды. Шул вакыт мин беренче машинамны алдым. 

Мин сиңа сөйләргә теләгән могҗизаларның берсе шушы иде. 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар