Логотип
Блоги

Зөләйха – без ул

Рус әдәбияты тагын бер кызыклы әсәргә баеды –рус телендә иҗат итүче Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы узган 2015 елда «Ел прозасы» Россиякүләм бәйгесендә беренче урынны яулады.

Рус әдәбияты тагын бер кызыклы әсәргә баеды –рус телендә иҗат итүче Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы узган 2015 елда «Ел прозасы» Россиякүләм бәйгесендә беренче урынны яулады.
Әсәрнең төп героинясы – татар хатыны. Һәм авторга бу тарихи катлаулы чорларны тасвирлаганда Рәсәй тарихына гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә татар тарихына да кагылырга туры килгән. Нәтиҗәдә, татар җәмәгатьчелегенең, әдип-галимнәренең бүген матбугатта, социаль челтәрләрдә әсәргә карата үз фикерләрен белдерүләре аңлашыла. Аларның күбесенең тәнкыйть булуы һәм бик кискен төстә әйтелүе генә күңелдә ризасызлык тудыра. Иң күп әйтелгән тәнкыйть фикерләренең берсе – әсәрнең милләткә каршы язылган булуы, ягъни татарны каралтып күрсәтүе. Шундый максат куеп эзләсәң, аерым күренешләрне моңа дәлил итеп китерергә буладыр да бәлки. Әмма гади укучы буларак, мин болай дип санарга нигез күрмәдем. Чөнки татарны характерлаучы төп образ Зөләйха әсәрдә матур гына түгел, сабыр да, батыр да итеп тасвирланган. Безнеңчә – нәкъ менә татар хатын-кызларынча батыр: чәчрәп тә чыкмас, әмма үз сүзен әйтә белер. Бу, билгеле, соңрак, сөргенгә сөрелгәч, ягъни авторның үз сүзләре белән әйтсәк, «күзләре ачылгач». Әмма аның ире, кайнанасы янында артык йомшаклыгын татар мохите, милли йолалар белән генә бәйләү дөрес булмас иде. 15 яшендә хәйран катлаулы гаиләгә килен булып төшүе (әнисе белән Мортазаның рухи якынлыгы – үзе генә дә зур көч), балаларының бер-бер артлы үлә торуы аның хокукларын, чыннан да, чикләгән, хәтта аны билгеле бер дәрәҗәдә психологик бәйлелеккә дучар иткән. Автор Зөләйханың гаиләсен «менә шушындый була инде ул татар гаиләсе, татар гаиләсе башкача була да алмый», дип сурәтләми бит, чөнки әсәрдә башка татар гаиләләре, башка татар ир-атлары да чагылып китә. Әйтик, бер төркем крестьяннарның качып киткәндә: «Якташ, бездән калма!» – дип Зөләйханы да үзләре белән чакырулары татар халкын, һичшиксез, уңай яктан күрсәтүче дәлил.

Икенче тәнкыйди фикер – миллилек бөтенләй булмау. Миллилек җитмәү турында сүз булырга мөмкин әле. Әмма «бөтенләй» дип әйтү артык, миңа калса. Һәм мин әсәрдә татар сүзләренең күп кулланылуын гына күздә тотмыйм. (Гәрчә рус телендә, Россия күләмендә тәкъдим ителәчәк әсәрне шулай язу, ул күпмедер дәрәҗәдә, урысча әйткәндә, «риск»). Иң мөһиме – мин Зөләйханы татар хатыны итеп күз алдыма китерә алдым, мин моңа ышандым.

Миллилек, дигәннән, Игнатовның Себердә төзелгән шәһәрне нәкъ менә күп төрле милләтләр төзегәнгә «Семрук» (семь рук) дип атарга теләве зур бер милли тәрбия чарасы, китапка милли гаделлек, үзара хөрмәт идеясен салып калдыру түгелмени? Һәм бүген, көчленеке замана, көчле җиңәргә тиеш, дигән фикер хөкем сөргән җәмгыятьтә милли гаделлек темасын күтәрү үзе генә дә бик мөһим. Ә инде безнең милли әсәрләргә килсәк – алар, Аллага шөкер, бездә болай да җитәрлек бит. Гүзәл Яхина милли кысалардан чыгып китеп иҗат иткән икән, ә нигә булмаска тиеш соң мондый әсәр? Һәм ни өчен әле без аны «миллилек кирәк, миллилек» дип кире үз үз арабызга өстерәргә тиеш? Үз казаныбызда кайнап, Тукай премиясе өчен тарткалашып яту өченмени? Татар телен камил белмәгән язучы бүген бик теләсә дә «татар язучысы була җитешә» алмас. Ә аның үз әсәрләрендә татар дөньясын мөмкин булган кадәр дөрес итеп тасвирлавы исә аның белән ни дәрәҗәдә тыгыз элемтә һәм ихтирамлы мөнәсәбәт урнаштыра алуыбыздан (мин Язучылар берлеген күздә тотам) тора.

Татар язучылары арасында әсәрне Гүзәл үзе язмаган, хатын-кызның моңа башы җитә алмый, диючеләр дә бар. Болары кызып киткәндә әйтелгән сүзләрдер. Әмма мин тәнкыйтьчеләрнең бер фикере белән килешми кала алмыйм – әсәрдә мәҗүсилектән калган йолалар: йорт ияләренә, урман ияләренә, басу ияләренә ышану, чыннан да, күпертебрәк бирелгән. Ул безнең әби-бабайларда билгеле булган, ләкин бу дәрәҗәдә түгел. Игътибарга лаек икенче күренеш: Зөләйха берничә урында аларның байлыгын талап алган совет властен Алтын урданың ясак җыючысы белән чагыштыра. Моны безнең тарихчылар, һичшиксез, урынсыз чагыштыру дип санаганнардыр. Миңа исә ул шуңа урынсыз булып тоелды – белә алды микән Зөләйха милләт тарихын? Дин тарихы, һәртөрле риваятләр турында әйтмим –милләт тарихын? Һәм китапны нәшер ителгәнгә кадәр татар әдибе-тарихчысы укып чыккан булса, мондый урыннар бәлки әле үзгәртелгән дә булыр иде. Әсәрне язганда, мин автор татар дөньясын өйрәнергә бөтенләй теләмәгәндер, дип уйламыйм. Ни генә булмасын, әсәрнең катлаулы темасы, эчтәлеге, идеясе, язылышы, саллылыгы аның кимчелекләренә күз йомарга мөмкинлек бирә. Афәрин! Безнең татар язучыларына исә үз әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү мәсьәләсен инде чын-чынлап күтәрергә кирәктер Якын күршеләребезне җәлеп итми калмас иде татар әдәбияты. Чөнки без бергә – бер җәмгыятьтә, бер үк борчу-мәшәкатьләр, һәм бер үк уй- хисләр белән диярлек яшибез бит.

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин сеңлем! Рәхмәт, бик матур итеп бәяләгәнсез. Фикерләрегез белән тулысынча килешәм. Бу китапка реклама күп булды, ул булмаса бер почмакта торыр иде әле. Рәхмәт!

    Хәзер укыйлар