Логотип
Блоги

«Үзең берәр нәрсә эшли торчы...»

Әти-әни булу – җаваплы эш, бигрәк тә хәзерге заманда. Бар нәрсәнең дә «белгече» була белергә – балансны югалтмый гына бар сорауларда да алтын урталыкны таба белергә кирәк.

Еш кына бу ардыра, бигрәк тә эмоциональ яктан. Бакча, мәктәп, түгәрәкләр сайлау, буш вакытларын мәгънәле һәм мавыктыргыч итеп тутыру… Ашау-эчүенә дә игътибар кирәк, уку-дәресләренә дә, кием-салымына да… Никадәр санасаң да бетми инде, бетми. Сара тугач, беренче 2-3 елда мин шундый идем, бөтен яктан да «иң-иңе» булсын дип тырыша идем, ә хәзер – ЮК.

Соңгы арада «үзең берәр нәрсә эшли торчы»ны Сара еш ишетә башлады. Башта бу аңа бер дә ошамады. Чөнки минем кулымда яңа туган кечкенә бала – Сарага игътибар җитми. Ул көнли, ачулана, ә мин арыйм: икесенең дә күңелен күреп бетерә алмыйм. Ә бит әле үзем дә бар, кеше буларак, тулысынча балаларда гына эреп юкка чыгып бетәсе дә килми.

Шулай бервакыт әти-әниләр белән мәйданчыкта балаларны уйнатырга җыелдык. Сараның бер дус кызының әтисе, үзе генә калса, кызының «миңа ямансу, кызык түгел» дип йөдәтүе турында әйтеп узды. Минем Сара да, энесе Туран туганнан бирле гел шулай дия иде: «Миңа күңелсез, ямансу...» Бу минем өчен автомат рәвештә «үземне гаепле хис итү» төймәсенә әйләнде: димәк, аңа игътибар җитми, димәк, мин аңа тулы тормыш тәэмин итә алмыйм... Һәм китә-китә әйләнә буенча... Шунда мин теге әти кешедән: «Ул шулай дигәч сез нишлисез?» – дип сорадым. «Берни дә эшләмим. Бик яхшы, диям. Тормыш – ул шундый, диям. Ямансу һәм күңелсез булганда син башка әйберләр турында уйлый башлыйсың һәм үзеңә кызык булырлык шөгыль табасың бит. Бу бик мөһим!» – диде ул. 

Күземне ачкан бу фикердән соң мин уйга калдым. Ике бала арасында йөгереп йөреп, тончыгып беткән акылыма, әйтерсең лә, яшен сугып, нур чаткысы кергәндәй булды. Болар бит, чыннан да, үсү процессының зур өлешен тәшкил итә. Үсү – ул бертуктаусыз янында кемдер утыру гына түгел. Бала бит ялгыз калырга, ялгызлыгын гаджетлар белән генә тутырмыйча да яшәргә өйрәнергә тиеш. Шуннан бирле «үзең берәр нәрсә эшли торчы» сүзе бездә еш (атнага берничә тапкыр) яңгырый башлады.

Көндәлек тормышлары тулысынча әти-әни тарафыннан көйләнгән, оештырылган балаларга үзләренә үзләре кызык ясавы авыр. Аларга үскәч «хәзер нишләргә?» соравына да җавап бирергә авыр булачак. 

Тәрбия процессына бу үзгәрешләрне керткәннән бирле Сара биш яшькә җитүнең инде «чын үсү» икәненә төшенде. Ул бәйсезрәк була башлады. Бу аның өйдә генә түгел, башка урыннарда, башка ситуацияләрдә дә үзен тотышына тәэсир итте. Мисал өчен, кичә мәйданчыкта таныш булмаган кызлар янына зур тауга менеп башлады. Янына чабып килдем (килмәсәм дә була иде, игътибарлы булырга кирәк икәнен миннән башка да белә бит инде ул!) «Бар да яхшымы?» – дим. «Әйе, әни!» – ди. Берничә мизгелдән соң: «Әни, нишләп китмисең? Бар да яхшы бит!» – ди. (Нишләп-нишләп?! Ә егыла башласаң? Бу кызлар синнән зуррак, алар белән уртак тел таба  алырсыңмы, ничек…) Берсен дә әйтмәдем, билгеле. «Онытылып киткәнмен. Ярый, киттем, әнә тегендә утырып торам», – дидем. 

Ул, әнә, аның кебек үк зур тауга менәргә яратучы кызлар белән таныша, сөйләшә – элемтә кора. Үз дөньясын үзе теләгән кызыклар белән тутыра. Ә син әни, кит инде, комачаулама, бар, чәй эчеп ал...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар