Логотип
Блоги

​ Язмыш биргән сабак

Кемдер – ярдәм итеп булмас җирдә дә ярдәмгә килә, кемдер – кичереп булмастайны да кичерергә әзер

Казанны яратам. Һәм шул ук вакытта зур «Хундай» автобусында, аның иң алгы утыргычына утырып Казаннан Чаллыга кайтырга да яратам. Казанда нибары биш яшәдем, Чаллыда, Аллага шөкер, 25 ел яшим. Әмма бу шәһәрләр, ни гаҗәптер, миңа икесе дә бердәй якын. Хәер, Казан күпмедер дәрәҗәдә барыбызныкы да шул инде ул. Дөньяга сибелеп яшәгән барлык татарныкы, ягъни мәсәлән...

Ул көнне дә мин яраткан автобусымда, бертуктамый артка таба йөгергән көзне, көзге манзараны күзәтеп Чаллыга кайтып бара идем. Яныма арткы урыннарның берсеннән заманча, әмма тыйнак, пөхтә киенгән, мөлаем гына ханым күчеп утырды. 
– Сезнең яндагы урынның буш булуын яңа күрдем, – диде ул. – Хатын-кызга хатын-кыз янында утыру уңайлырак инде.
– Әйе шул, – дип килештем мин дә. – Сөйләшеп кайтырбыз ичмасам юл буе. 

Бу болай, сүз булсынга гына әйтү иде инде, дөресен әйткәндә. Әмма ни гаҗәп, ул көнне, чыннан да, сөйләшеп сүз бетмәде безнең. Икебез дә яшьтәшләр, һәм хәтта ки адашлар да булып чыккангамы, уртак темалар табылып кына торды, хәтта «сингә» күчүебезне дә сизми калдык. Ул бәян иткән истәлекләрнең, кызыклы вакыйгаларның арадан берсен аерып алып мин бүген сезгә дә сөйләмәкче булам. Алдан ук кисәтеп куям – үзәкләрне өзгеч кызганыч тарих түгел бу. Гап-гади кешеләр һәм алар арасындагы гаҗәеп мөнәсәбәтләр турында бу хикәят!

Сүзне, мөгаен, шуннан башлау кирәктер – бердәнбер кызлары университет тәмамлау сөенеченнән алар аңа машина бүләк итәләр. Һәм кыю, тәвәккәл кызый, (правасы да бит инде күптән кесәдә) шундук җилдереп йөри дә башлый. Рульгә утырган кешенең имин генә йөрүен шулкадәр телибез, шулкадәр телибез инде без. Әмма дә ләкин дөнья без теләгәнчә генә бармый шул... 

– Мин ул көнне Чаллыдан кызым янына Казанга кунакка килгән идем, – дип сөйли адашым. – Ул иптәшләре белән йөреп кайтабыз, дип кичке биләмгә чыгып китте, мин фатирда ялгызым калдым. Китап-журналлар караштырып утыра идем, кинәт телефон шалтырый. Чаллыдан ирем шалтырата икән. 
– Нишлисең әле? – дип кызыксына бу ничектер сак кына.
– Нишлим инде, Алинәны көтәм.
– Син... курыкма гына инде, яме. Ни бит... Алинә авариягә очраган, ул инде больницада икән, ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Хәле алай начар түгел, диләр. Син тик борчылма гына, яме. Бар дә әйбәт булыр. Мин юлда, Казанга килергә чыктым. 

Борчылма, дип әйтүе генә ансат... Ничек борчылмыйсың, ди! Үзем ашыга-ашыга киенәм, үзем дер-дер киләм. Минут дигәндә әзерләнеп бетеп ишек төбенә килеп бассам – ишек тыштан бикле! Алинә төнлә кайтып мине уятмас өчен, бердәнбер ачкычны үзе белән алып киткән иде! Инде нишләргә соң? Нишләргә?! Минем, мөгаен, үз гомеремдә моннан да кыен хәлдә калганым булмагандыр... Тукта, дим, шушындый чакларда кемнәрнедер ярдәмгә чакыралар бугай бит ул? Кешегә ярдәм итәргә тиешле махсус хезмәт тә булырга тиеш кебек. Чит илләрдә коткару хезмәте дип атала бугай ул. Ә бездә ничек соң? МЧСмы? 

Кыскасы, интернеттан тиз-тиз телефон номеры эзләп, МЧСка шалтыраттым. Трубканы бер ир-ат алды. Һәм мине, дулкынланып, ашыгып-кабаланып сөйләгән җиремнән, тыңлап та бетермичә туктатты:
– Ә сез бездән ни телисез соң?
– Миңа ничек тә кызым янына больницага барырга кирәк. Бәлки ишекне ачып бирә алырсыз? Бәлки тәрәзәдән төшәргә булышырсыз? Бушка түгел бит, мин сезгә түлим! Түлим!
– Квартира сезнекеме?
– Юк, кызым снимать итеп яши.
– Может сез фатир карагыдыр, ялгыш бикләнеп калгансыздыр. Без каян белик?

Мондый версияне ишеткәч, мин инде артык сүз озайтып торуны кирәксенмичә, трубканы куйдым. Бу «имештер» коткаручыларның барыбер килмәячәкләрен ап-ачык аңлаган идем. Тик өмет дигәнең сүнә беләмени тиз генә? Башка яңа фикер килде – әллә янгын сүндерүчеләргә шалтыратып карарга микән? Стресс вакытында кеше күп нәрсәгә сәләтле була, диләр – «01» номерын икеләнеп тә тормыйча җыйдым мин. Һәм трубканы алган кырыс тавышлы ханымны (хатын-кыз булгангамы?) үземнең союзнигым дип санап, ашыга-кабалана күңелемне бушаттым. Тавышым калтыранып чыккандыр, еларга әзер булуымны, әлбәттә, сизгәндер. Шуңа да сүзне озакка сузмагандыр.
– Адресыгыз ничек? – диде ул. – Борчылмагыз, мин хәзер сезнең янга егетләрне җибәрермен.

Мин шундук балконга чыгып, тәрәзәгә капландым. Биш минут көттемме, унбиш минутмы – хәтерләмим. Кызыл төстәге янгын сүндерү машинасын күргәч, сөенгәнем, аның безнең тәрәзәгә якын килә алмыйча, кире чигенгәнен күргәч, (тротуар тулы машина!) көенгәнем хәтердә. Чигенделәр, әмма китеп бармадылар әле, рәхмәт төшкерләре! Җәяүләп килделәр дә, тәгәрмәчләренә типкәләп, берәм-берәм безнең тәрәзә каршындагы машиналарны (машина хуҗаларын да) «уята» башладылар. Шулай тырыша торгач, юлны «ачтылар», мине баскыч белән тәрәзәдән (дүртенче каттан) менеп алдылар. Аннары биргән акчамны да алмыйча, тиз арада китеп тә бардылар. Мин иреккә чыгуыма ышанып та җитмичә басып калдым. 



...Больницада кызым янында утырып чыккан ул төн минем өчен мең кат бәхет һәм мең кат газап булгандыр. Бәхет – чөнки балам, ничек кенә булмасын, исән. Мин аның җылы, йомшак кулларыннан сыйпый алам. Газап, чөнки күңелдә әле күпмедер дәрәҗәдә билгесезлек бар, сәламәтлегенә никадәр зыян килүен белмәгәнгә күрә хафалану бар. Хафалануым шулкадәр көчле булган инде – битләрендәге каннарын да сөртмәгәнмен. Бу бик вак нәрсә булып тоелгандыр инде ул чакта, күрәсең. 
Икенче көнне, табиб белән очрашып сөйләшкәч кенә, бераз тынычландык без. Тик күңелне шундук икенче төрле борчу биләп алды – ЮХИДИ хезмәткәрләренең юл һәлакәтендә Алинәне гаепле дип табасылары килә икән бит. Юк, моны безгә ачыктан-ачык әйтмиләр, әмма ничектер сиздерәләр. Без инде нәрсә, мондый мәсьәләләрдә нәрсә беләбез, бәлки, килешкән дә булыр идек – Алинә каршы килә:
– Юк, – ди. – Нигә сез миңа ышанмыйсыз? Үзе тиешсез урында борылды, үзе каршы юлга чыкты ул. 

«Үзе»нең кем булуын да безгә башта әйтмәгәннәр иде, йөри торгач кына ачыкладык: ФСБда эшләүче адәм икән. Авариянең шаһитләре дә табылды тагын – чыннан да нәкъ Алинә сөйләгәнчә булган. «Кем соң ул безнең кызга килеп бәрелгән кеше, нигә яшерәсез? Ул бәлки исерек булгандыр?» – дип мин дау күтәрә башлагач, ЮХИДИ инспекторы, кызып китеп, кулыма ниндидер белешмә тоттырды бит. Минем бөтен кеше артыннан йөрергә вакытым юк, ди, алайса, аның нинди хәлдә булуы турында мәгълүматны больницадан үзегез барып алыгыз! Барып алмыйммы соң ул шулай дип торганда? Әле ярый барганмын! ФСБ хезмәткәренең авария көнне исерек хәлдә булуы турында язылган кәгазь алып кайттым бит мин. Шуннан соң гына авариядә үзенең гаепле булуын таныды әле ул. 
Бу ыгы-зыгыларның азагы, Аллага шөкер, безнең файдага тәмамланды. Очраштык, сөйләштек һәм ахыр чиктә... килешүгә бардык без. Ул Алинәнең яраксызга чыккан машинасын (машинаны «ремонту не подлежить» диделәр, әле ярый үзе исән калган, балакаем!) элеккеге бәясенә сатып алды. Ә без эшне зурга җибәрмәскә ризалаштык. Югыйсә, аны эшеннән алырга мөмкиннәр, дип аңладык. Безгә аны эшеннән алдыру ник кирәк? Гаебен тануы гына мөһим иде бит! Югыйсә, Алинәнең күңелендә мәңгелек җәрәхәт булып калачак иде бу! 
– Да... Монда минем өчен иң гаҗәбе, беләсеңме, нәрсә? – дидем мин чын хикәят шушы урынга җиткәч. – Сиңа янгын сүндерүчеләрнең ярдәмгә килүе. Бу бит аларның эше түгел! Яхшы күңелле кешеләр туры килгән инде. Ә авария ясаган ФСБ кешесе, минемчә, ансат котылган. Шушы хәлдән соң сабак алса, ярый инде ул...
– Алгандыр, – дип җавап бирде адашым.
– Нигә алай бик ышанып әйтәсең?
– Алинәнең туган көненә ел саен чәчәкләр китерә чөнки. Онытмый! Хәер, онытырга, туган көннәре дә бер көнне бит аларның! 
– Ә Алинәнең сәламәтлеге ничек хәзер?
– Болай ярый. Аллага шөкер, әйбәт кенә кияүгә чыкты. Оныгыбыз үсеп килә безнең.

Авария турында сөйләшкәндә икебезнең дә күзләр яшь белән тулган иде, чәчәкләргә һәм оныкларга күчкәч, күз яшьләре аша елмаештык. «Тормыш дәвам итә һәм... безнең кырыс күңелләрне дә йомшарта ала, күрәсең», – дип уйладым мин бу минутта. Юкса, кемдер – ярдәм итеп булмас җирдә дә ярдәмгә килергә торыр, кемдер – кичереп булмастайны да кичерергә әзер булыр идемени соң? 
Гаҗәп...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар