Логотип
Блоги

Ярату – яратуны тудыра

Узган атнаның иң зур вакыйгасы Гашыйклар көне булгандыр, мөгаен.

Әле бу көнне бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре дә суларга өлгермәгәндер. Күз төшкән, караган саен, җанга, күңелгә бер рәхәтлек биреп торалардыр... Инстаграм лентасында ул көнне гел чәчкәләр дә хатын-кызлар гына булды шикелле. Аннан – ярату сүзләре! «Син минем ышанычлы терәгем!», «Иң кадерле кешем!», «Бердәнберем!», «Яратам!»... Шигырь сүзләре белән әйтүчеләре дә булды: «Сөялергә имәнем бар минем! Ныклы имән, тамырлары тирән! Әйткән иде әнкәй: «Балакаем, кыз баланың бәхетләре ирдән!»... Әйе, күбрәк хатын-кызлар яза. Хәер, бу табигыйдер инде – хисләрен интернет киңлегендә бөтен дөньяга тараткан ир-атны, мөгаен, бик аңлап бетермәс идек. Яшьләр яза. Монысы да аңлашыла. Безнең яшьтә ярату, якын итүне инде башкача белгертәсең. Бөтенләй башкача! (Актанышка командировкага барган җирдә авырып киткәнеңне белгәч, ул сиңа инде: «Иң кадерле кешем!» – дип язмый, «Температуралы килеш ничек кайтып җитәрсең икән?» – дип кенә сорый. Аннан берничә тапкыр коры гына язылган: «Хәлең ничек?» дигән «смс» җибәрә. Ишектән кайтып керүгә: «Малайлардан дару алып кайтарттым, эч», – ди. Шул җитә...)

Хәләлләре белән төшкән фотосурәтләрен куючылар да байтак булды. Бәхетле парларга карагач күңел гел сөенә: барысына да «сөбханалла!» дип карадым. Күзләр тия күрмәсен... Шулкадәр нәзберек хис бит бу! Мәхәббәтне әйтәм. Бу хиснең гомере, гомумән, өч кенә ел диләр. «Хәзер инде мәхәббәтнең дә гомере кыскарды, ике елга гына калды», диючеләр дә бар. Булыр, булыр... Бөтен нәрсә ашыккан, кабаланган заманда яшибез – әллә ул хисләргә генә кагылмый калырмы? Тик «мәхәббәтнең гомере ике яки өч ел» дию, ул әле ир белән хатын күңеленнән ярату юкка чыга дигән сүз түгел! Һич юк! Аның урынына хисләрнең тагын да тотрыклы, ныклы, төплеләре килә: бер-береңә хөрмәт, ышаныч, якын итү, үз итү...

Ә бер-беренә гомер буе гашыйк булып яшәүчеләр – алары аерым тарих. Андыйлар да бар! Сирәк, әмма бар! Алардагы ярату исә тирә-юньдәгеләргә дә күчә: ярату – яратуны тудыра.

Бер танышым сөйли:

– Узган җәй бабамны җирләдек... Җитмеш өч кенә иде әле аңа. Күңел әле дә ышанмый, гел юксынабыз... Әбиемне мин белмим диярлек – ул вафат булганда әле бик кечкенә булганмын. Аның белән булган хәлләрне дә хәтерләмим. Операциядән соң айный алмаган ул... Әлләни җитди операция дә булмаган югыйсә, ә йөрәге менә күтәрмәгән... «Кичкә, мин наркоздан айныгач кына килерсез», дип, якыннарының берсенә дә янында калырга да рөхсәт итмәгән ул көнне. Мин белгәнне бирле әни дә, аның энесе дә гел шуның өчен үкенделәр. Бигрәк тә – бабай... Әби белән алар бик матур яшәгәннәр. Әни аларның ачуланышкан чакларын бөтенләй хәтерләмим ди. Ничек буладыр бөтенләй сүзгә килмичә яшәү, анысын мин белмим. Минем әти белән әни үзләре дә тату торалар, әмма барыбер үпкәләшкән чаклары да булгалый... Әбине югалтуны бабай бик авыр кичергән. Гел аның каберенә йөргән. Хәер, мин белгәндә дә йөри иде. Атна саен! Яңгырмы, кармы, буранмы – барыбер бара иде.

Аны кем белән генә таныштырырга тырышып карамадылар! «Әти, өйлән, без риза», – дип әни дә әйтте, аның энесе дә. Бабай чын-чынлап үпкәләде аларга. Шул сүзләре өчен берара хәтта икесе белән дә аралашмый да торды... Шундый чибәр кеше иде безнең бабай! Озын буйлы, кап-кара куе чәчле. Күзләре гел елмаеп тора иде. Дөресрәге, әби исән чагында гел елмаеп торган, ә мин белгәндә гел моңсу иде күзләре. Әби вафат булганда аңа әле 50 яшь кенә булган – теләсә кайсы хатын-кыз карарлык. Караганнар да. Артыннан өенә үк килүчеләр булган. Ә ул берәүне дә кабул итмәгән. Ә аннары бабайга инсульт булды. Беренчесе, икенчесе... Бөтен кеше «хәсрәт аркасында» диделәр.

Өй эчендә үзен үзе йөртсә дә, ир кешегә ялгыз яшәү җиңел булмагандыр. Әни белән әти күпме чакырсалар да безнең янга күчмәде ул. Гел: «Анда әниегез кагылган әйберләр, анда әниегез рухы. Ташлап китмим», – диде.

Әни белән энесе бабайны чиратлашып карадылар: бер ай – берсе, икенче ай – икенчесе. Инде ничә еллар... Әни шуңа күрә эшкә дә урнашканы юк безнең. Былтыр яз көне бабайга тагын инсульт булды, бу юлы урынга ук калды. Әти белән әни сөйләштеләр дә, бабайны җәй көне үзләре белән дачага алып китәргә булдылар. Үз хәлен белгәндер инде, бу юлы бабай да каршы килмәде.

Ул шимбәне мин эшләмәдем. Әни мине үзләре янына килергә чакырды. Шундый итеп чакырды, мин аңа: «Юк!» – дип әйтә алмадым. Яратмыйм мин ул бакчага барырга, инде берничә ел аяк басканым да юк иде. Ә әни, өзми дә куймый чакыра: «Шашлык кыздырырбыз, самавыр чәе эчәрбез, кил! Бабаң да чакыра, аның да сине күрәсе килә» – ди. «Ярар», – дигәнемне сизми дә калдым... Башта иртүк торып өйне җыйдым әле. Тик торганнан бөтен җирне җыештырырга тотындым. «Киләсеңме, юкмы инде?» – дип әни әллә ничә шалтыратты. Ә мин һаман юам, җыям... (Бабайның ашларын үткәрергә өйне шулай әзерләгәнмен булып чыкты!)

Барсам, бакчада кунаклар! Улы белән әнинең энесенең хатыны килгән. Абый белән тугыз ел элек аерылышты алар. Мин ул җиңгәбезне шундый яратам! Әни дә аны бик якын итә. Улларын да күптән күргән юк иде. Соңгы көннәрдә бабай гел аны телгә алгач, әни чакырырга уйлаган менә. Ә алар каршы килмәгән... Минем арттан ук бакчага әнинең энесе дә килеп керде. Абыйның атна саен киләсе билгеле инде – бабайның хәле авырайганны бирле бер килмичә калганы юк.

Ул арада минем телефон шалтырады: Камил шалтырата! Монысы үзе бер тарих... Без аның белән бер туган көндә танышкан идек. Күзләреннән күреп тордым – мине ошатты ул. Мин дә аны... Тик яныма килеп сүз дәшә алмады: ул көнне дә, аннары соң да – кая гына барсам да янымда гел Алмаз бит. Сагыз кебек ябышты шул егет. Читтән караганда, мин аның кызы кебек тоелам инде, беләм. «Безнең арада берни була алмый», – диюемне ишетми дә. Шулкадәр үзсүзле: «Булмаса – булыр!» – ди... Хәзер кая гына барсак та, иң беренче эш итеп, фотога төшереп инстаграмга куябыз бит. Ул көнне бакчага килүгә, берничә фотоны мин дә инстаграмга керттем. Камил моны, әлбәттә, күргән, Алмазның янымда булмавын да аңлаган һәм... мине эзләп килгән! Туган көндә, сүз ияреп, дачабызның кайда икәнен әйткән булганмын, ә ул аны хәтерләп калган! Бездән берничә урам аша, кибет янына килеп туктаган һәм менә мине көтә: «Синең белән сөйләшәсем бар иде», – ди... Шатлыгым йөземә чыккан булгандыр инде, әти яныма кемдер килүен аңлауга: «Чәйгә чакыр! Хәзер шашлык та пешеп чыга», – диде.

Мин хәтта Камилне бабай белән таныштырырга да өлгердем ул көнне! Әллә никадәр сорау яудырды бабай аңа: «Кем, кайда эшли, әти-әнисе бармы, кайда тора...» Ахырда мине оялтып: «Кара аны, минем яраткан кызымны сакла!» – диде.

Ә аннан... «Миңа шашлыкны соңрак кертерсез, әле бераз ял итеп, йоклап алам», – дигән иде, бабай уянгандыр инде», – дип, әти өйгә кереп китте дә, бик тиз әйләнеп тә чыкты:

– Бабай китеп барган анда...

Шаккаттык: безне – иң якын кешеләрен янына җыйды да, үзе китеп барды бабай. Болай гына да җыймады бит әле. Мәсәлән, шул көннән башлап мин Камил белән очрашам. Без инде туй турында сөйләшәбез... Иң гаҗәбе – шул көннән башлап абый белән җиңги бергә! Тугыз ел аерым торганнан соң! Алар шундый бәхетлеләр! Алардан бигрәк, уллары бәхетле. Күз тимәсен, дип, яңадан кавышканнарын күпләрдән яшерәләр әле. Юк кына сәбәп аркасында аерылып куйгач, теге юлы бөтен кеше: «Боларга күз генә тиде», – дигән иде... Бергә очрашкан саен: «Бабай безгә яратуын бүләк итеп китте», – дибез. Башкача ничек аңлатасың?! Очраклы бер туры килү генә түгел бит инде бу. Үзе гомер буе яратып яшәгән, безнең дә ярату белән яшәвебезне теләгән. Рәхмәт аңа...

Ахыры бәхетле тәмамланган тарихларны тыңлыйсы шундый күңелле. Яратудан бәхетле булганнарны тыңлыйсы икеләтә рәхәт... Арабызда күп булсын алар: бәхетләре башкаларга – тирә-юньнәрендәгеләргә дә йоксын.

Үткән Гашыйлар көне белән сезне!

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голнур молодец?Рэхмэт?Бу язманы укыгач соясе, соелэсе, яшисе килэ?

    Хәзер укыйлар