Логотип
Блоги

Яраткач, барысы да әйбәт булыр...

Дүшәмбе иртәсе. Халык эшкә, укуга бара – трамвай шыгрым тулы.

Атнаның беренче көне, гадәттә, башкаларга караганда авыррак: иртүк торып, өйдән чыгып китәсе дә, кире эш режимына күнәсе дә... Җитмәсә, көннәр инде шактый кыскарды – караңгылы-яктыда ук йокыдан торулар да кыенрак. Иртән җылы юрган астыннан чыгасы килми торган чаклар җитә...
Һәркем үз дөньясына чумган. «Үз дөньясы»на дип... Үз телефонына инде! Утырып барганнары да, басып барганнары да – һәммәсе кулларындагы телефонга текәлгән. 
Мин үз тукталышымда трамвайга кергәндә үк ул инде телефоннан сөйләшә иде. Яшь кенә хатын. Күп булса, 30–32 яшьләр тирәседер. Чибәр генә, сөйкемле генә. Керүгә игътибар иттем аңа. Тик үзенә түгел, башта, мөгаен, тавышынадыр. Тәрәзәгә караган да, телефоннан сөйләшә. «Транспортта һәр икенче кеше телефоннан сөйләшеп бара инде хәзер», – диярсез. Әйе, сөйләшәләр, тик менә шулай кычкырып сөйләшкәннәре барыбер сирәк. Күпләр үзләренә шалтыратучыларга: «Мин әле транспортта, сөйләшергә бик җайлы түгел – соңрак хәбәрләшербез», – дип җавап бирә гадәттә. Ә бу буш трамвайда берүзе барамыни! 
Тыңламыйм дисәң дә, колакка керә бит... Андый чакта мин үземне нигәдер гаепле саныйм – кеше сүзен тыңлап барам кебек. Икенче яктан, ул бит аны яшерергә тырышмый да.

– Кичке тугызынчы яртыда гына кайтты Радик. Әйе, көне буе шунда булды. Әйттем бит, иртән йокыдан торуга киткән иде дип. Бармыйсыңмы соң әллә дип карадым инде, карамыйча... Тик тыңлыймыни ул сине? Беләсең бит... Кире инде, кире. Кечкенә малай да аңа охшаган бит безнең. Садикка барганда гомерендә син әзерләгән киемне кигәне юк. Теләсә кайсын кия, син биргәнне генә кими. Үзем дә остардым хәзер: берьюлы ике пар кием әзерләп куям. Кайсын кидертергә җыенмыйм, шунысын күрсәтәм. Гел икенчесен сайлый. Остармыйча кая барасың? Атасы холкы дим бит, аныкын өйрәнеп бетердем инде... Әйе, әйе, бер шулай эшләп карарга әле. Ял көне ачы таңнан уятырга: «Бар әниең янына», – дип. Чынлап та, нишләр икән? Үземә дә кызык тоелып китте әле... 
Кичә булган хәлне сөйләмәкче идем бит... Соң кайтты, тугызынчы яртыда гына. Белмим, көне буе нишләгәндер анда. Кухняда ремонт ясамакчы була дигәнен ишетеп калган идем. Бәлки, шулайдыр, ремонт ясыйдыр... 
Кайтты да: 
– Ашарга бармы? – ди. 
Ә мин табынны җыеп, савыт-сабаны юган идем инде. Балалар белән ашадык, ашамыйча... Аның кайчан кайтасын белмәгәч, көтеп утырыйкмыни инде? Шулай бит? 
– Яраткан әниең ашатып җибәрмәдемени? – дим. Мин дә усал инде, әйеме. Юк, берничек тә җавап бирмәде, ишетмәмешкә салыштымы шунда... Атна буе көн саен шалтырата да: «Сагындым», – ди бит әнисе. Минем янда сөйләшә ич, ишетеп торам... Соң шулкадәр сагынгач, яраткан улыңны берәр тәмле нәрсә пешереп сыйларга бит инде. 
– Мине ашатырга җыенасыңмы, әллә юкмы? Ашарга берәр нәрсәң бармы? – ди.
– Утыр, хәзер салам. Кайбер кешеләрдән аермалы буларак, минем һәрвакыт синең өчен ашарыма пешкән, – дидем. «Минем белән син беркайчан ач булмаячаксың», – дип тә өстәдем әле. Белеп торсын! Әйе, шулай дип әйттем, «минем белән ач булмаячаксың», дидем... 

«Җиңү Проспекты метросы» тукталышына җиткәнче, бу тарихның ахырын ишетеп булмас дип куркыткан иде. Әле тыңлап бетермәдем дип, үз тукталышыңны узып китә алмыйсың бит инде... Беләсе дә килә! Минем тирәдәге бөтен кеше дә бу хатынга күз төшереп-төшереп ала башлады, һәммәсе: «Ашаттымы икән ирен, әллә юкмы?» – дип уйлагандыр инде. Ашарына салып биргәнен белгәч, кайберләре үзалларына елмаеп та куйдылар әле... Арада: «Ай-яй, апаңа киленнең нинди усалы эләккән!» – диючесе, аның кайнанасын жәлләүчесе дә булмый калмагандыр. Кайнана турында җылы сүзләр бик ишетелмәде бит... «Нигә инде улының тамагын туйдырып җибәрмәгән?» – дип килен ягына басучысы да табылгандыр. 

Әле генә ишеткәннәрем турында уйлый-уйлый метрога керәм. Мин дә үзалдыма елмаям бугай. Теге кайнана өчен сөенәм. Килене аның улын ярата бит! Ә яраткач барысы да әйбәт булачак... 

Комментарийлар

Хәзер укыйлар