Логотип
Блоги

​Яңа җырымны тыңлап карагыз әле

Сезнең белән тагын бер яңалыгым белән бүлешәсем килә.

Сезнең белән тагын бер яңалыгым белән бүлешәсем килә.

Мин инде күптән кызыма багышлап җыр җырлый идем, аны без икәү бергә башкарабыз. Ул кечкенә чакта ук яздырган идек, тыңлаганыгыз бардыр – «Ашыкма, кызым» дип атала. Күптән түгел исә минем кулыма «Улыма» дигән җыр килеп керде. Очраклы рәвештә генә! Аны автор – Гөлгенә Кәримова миңа үзе тәкъдим итте. Искиткеч матур шигырь юллары, искиткеч матур көй! Бер җырны яздырганда да шулай дулкынланганым булмады. Студиядә яздырганда аптырап беттем. Җырлый башлауга тамакка төер тыгыла, күзгә мөлдерәп яшь тула. Җырлый алмыйм, туктыйм...

Әниләр өчен бөтен бала да кадерле. Ләкин уллар әни кеше өчен тагын да кадерлерәк диимме соң?! Улым кечкенә чакта ук үземне шуңа әзерләдем: ул кайчан да булса үсәчәк һәм өйдән чыгып китәчәк. Яраткан кешесен очратачак һәм аныкы булачак. Шулай бит инде тормышта: ир бала өйләнгәч, ул инде әнинеке түгел, хатынныкы була. Бу табигый күренеш, шулай булырга тиеш тә дип уйлыйм. Минеке генә түгел бит, башкаларныкы да шулай, башлы-күзле булгач, бар да гаиләгә чумалар.

Минем тормышта да шул көн җитәргә ерак калмый бугай.... Улым, шөкер, үсеп җитте. Аңа караган саен: «Кайчан очып китәр инде?» – дип уйлыйм... Бу җырны җырлаганда да шуңа күңелем тула... Җырны йөрәгең белән башкарасың бит. Инде менә шул яңа җырымны сезгә тыңлатасым, сезнең белән бүлешәсем килә. Кызганыч, бу тулы варианты түгел. Рәхим итеп тыңлагыз әле. Бәягезне көтәм!


Ә монысы кичәге концерттан видео.

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар