Логотип
Блоги

Васыятьне үтәмәсәң нәрсә була?

– Аның васыяте шундый... Ул шулай васыять итеп калдырган... Мондый сүзләрне, сөйләшүләрне һәркайсыгызның ишеткәне бардыр.

Васыятьнең нәрсә икәнен дә яхшы беләсездер. (Белмәгәннәр өчен: кешенең соңгы сулышын алыр алдыннан җиткергән теләк-үтенече ул. Әйтик, үзе мәрхүм булганнан соң нәрсә булса да эшләргә кушып калдыруы.)
Васыятькә, ягъни кешенең соңгы үтенеченә һәрвакытта да бик җитди караганнар – аны бөтен очракта да үтәргә тырышканнар. Хәер, нигә үткән заман белән сөйлим әле – ул бүген дә шулай. Әмма арабызда: «Үлгән кешегә хәзер барыбер бит инде: ул бу теләгенең үтәлгәнме-юкмы икәнен белми. Шулай булгач...» – дип уйлаучылар да очрый. 
Барыберме икән? 
Танышларым түбәндә сөйләячәк вакыйгалар бер очраклы туры килү генәме? Нигәдер, алай дип уйлыйсы килми.

Беренче очрак
– Минем ирем – гаиләдә төпчеге. Без өйләнешкәндә аның абыйсы хатыны белән үз фатирларында, ә апасы ире йортында яши иде. Ике бүлмәле булса да, «хрущевка» инде – фатирыбыз кысан. Бигрәк тә – кухня. Өчәү кереп бассак, борылырга да урын калмый. Бер елдан улыбыз туды – тагын да кысрыкландык. Мин ничектер яшьлегем белән моңа бик борчылмадым: «Сыябыз бит, башкалар әле тулай торакта да яши», – дип уйлый идем. Кайнанам белән дә мөнәсәбәтләребез начар булмады – беренче көннәрдән үк уртак тел таптык. Ул бик иртә тол калган, балаларын ялгыз үстергән. «Һәркайсыгызның тормышы җитеш икәнен күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем», – дип, еш кабатлый иде. Олы улы белән кызы өчен күңеле тыныч иде аның, әлбәттә. Абыйларның өчесенә – өч бүлмәле зур фатир. Апаларны әйтмим дә! Иренең үз эше – бизнесы гөрли! Йортлары, дүрт бүлмәле фатирлары... Ирем белән без иркенрәк яшәсен өчен олыгаеп беткәч кияүгә чыгарга уйламадымы икән кайнанам? Бәлки алай да булмагандыр, ялгышамдыр. Тол калган бер бик әйбәт абый белән никахлашып яши башлады алар. Аның бер бүлмәле фатиры бар иде, ул шунда ук әнине үзенә пропискага да кертте. Кайнанам үзгәреп, яшәреп китте. Тик бәхете генә кыска гомерле булып чыкты – өч елдан соң Шамил абый йөрәк белән кинәт кенә вафат булды. Кайнанам бу югалтуны бик авыр кичерде: гел елады да, елады. Аннан үзе дә авырып китте. «Яман шеш», – диделәр. Бер ел эчендә күз алдында шәм кебек сүнде ул. Больницадан без аны үзебезгә алып кайттык, иң авыр көннәрендә мин карадым. Соңгы сулышын да минем кулда бирде... 
Таң белән өзелде ул, ә кичтән балаларын үзе янына җыйды. Дөресрәге, «Әйтер сүзем бар, килсеннәр әле», – дип, безнең аша чакыртты. Апа белән җизни дә, аларның балалары да, абый белән хатыны да, уллары да килделәр. Бөтенесе җыелгач, кайнанам: «Шамил абыегыздан калган бер бүлмәле фатир кече энегезгә булыр. Сатырлар да зуррак фатир алырлар, беренче каттагы бу «хрущевка»да гомер итмәсеннәр. Бу – васыятем... Калганнарыгызның, шөкер, тормышына тел-теш тидерерлек түгел», – диде. Барысы да ризалашты, шикелле. 
Әнине җирләп алты ай узгач, теге фатирны рәсмиләштерер вакыт җитте. Иң беренче иремнең апасы килде. «Ул фатирдан миңа да өлеш тиеш. Моңа минем хакым бар», – диде ул. Бераздан аңа: «Сеңелкәшкә азрак тисен әле, алайса мин дә үз өлешемне алам», – дип, абый да кушылды. Без нәрсә әйтә алыйк инде – ризалаштык. Абый яңа тәкъдим белән чыкты: апа белән безгә тиешле өлешне бүлеп бирде дә, теге фатирны үзенә калдырды. «Улым өйләнәм ди, алар монда торырлар», – диде. Безнең дә улыбыз үсеп килә, аерым фатир безгә дә комачау итмәс иде дә, тик бездән сорап торучы булмады шул... 
Бу хәлләргә инде берничә ел узды. Нәрсә генә булмады шушы арада?! Абыйларның уллары, чынлап та, озакламый өйләнде, хатыны белән Шамил абыйның фатирында яши башладылар. Балалары туды. Аның гарип икәне беренче көннән үк билгеле булды. Ул балага 5 яшь хәзер: утырмый да, йөрми дә, сөйләшми дә, ишетми дә, үзе ашый да алмый – ята гына. «Овощ», диләр аның кебекләр турында. Ата-анасына да, әби-бабаларына да гомерлек хәсрәт... 
Ә апа... Аның да тормышының асты өскә әйләнде. Иренең бизнесы янды – банкротлыкка чыкты. Алай гына да түгел, йортлары, фатирлары банкта залогта булган – барысын да тартып алдылар һәм алар урамда калдылар. Кемнедер кайгы-хәсрәт якынайта, ә аларныкы киресенчә булды – аерылыштылар. Уртак мал булгач, бурычлар да икесе өстенә тигез бүленде. Уллары Америкага китеп урнашканнар иде – торыр җире булмагач, апа алар янына да барып яшәп карады. Ярты елдан кире борылып кайтты. Анда-монда сугылып йөрде-йөрде дә, тагын китте. Тагын кайтты... Бөтен тормышы тәгәрмәчле бер чемоданга сыйды ул вакытларда. «Үз почмагым булсын иде», – дип, бик хыялланды, тик аңа фатир алырга банклар ипотека бирмәде. Ярый әле уллары, кушылып, бер кечкенә генә фатир ала алдылар. 
Кайнанамның фатирыннан алган өлеш акчасына апа Казаннан ерак түгел бер районнан барып бакча алган, аны бик матур итеп ясаган иде. Ире белән аерылышкач, бакчага йөрергә машина калмады. Бакча кайгысы да түгел иде инде ул чакларда... Узган ел ирем белән барып карап кайттылар: атлап керә торган түгел – агач-куак баскан, йорты да ярым җимерек хәлдә, диделәр. Сатып булмасмы дип өметләнгән иде, кул селтәп кайтты апа. 
Кешенең васыятен үтәмәү – гөнаһ, диләр. Әнинең васыятен тотмадык, бу сынаулар шуның өчен килмәдеме икән, дип апа белән абый үзләре уйлыймы икән, әллә юкмы, белмим, һәрхәлдә безгә әйткәннәре юк...


Икенче очрак
– Кайнатам белән кайнанам Казаннан йөз чакрым ераклыктагы авылда йорт алганда нәрсә уйлаганнардыр, анысын белмим. Икесенең берсенең туган җире булса, аңлар идең әле. Каядыр чыккан белдерү буенча барганнар да алганнар... Ярар, анысы миңа кадәр булган хәлләр, сүз әйтә алмыйм. Йорт, бакча булгач, аларны карарга кирәк бит, ә кайнанамнарның ул бакчасына ярты көнсез барып җитә алмыйсың...
Мин җир эшен бик яратам. Шуңа күрә ерак булса да, ялларда аларга гел кайтырга тырыша идем. Хәтта иремнән башка да. Поезддан төшәм дә, җәяү генә авылга таба атлыйм. Кайтып җитеп чәй эчүгә тизрәк бакчага чыгам. Кайнатам белән икәү шул зур бакчаны бик тырышып тәртипкә китердек. Нәрсә генә үстермәдек без анда?! Кайнатам минем күңелемне биреп эшләвемне күрә иде. 
– Бу йорт та, бакча да сезгә булыр. Апагызның үпкәләр хәле юк – Уфадан күчеп киткәндә без аңа фатирны да, бакчаны да калдырып киттек, – дия иде ул. 
Шушы ук сүзләрне ул барыбыз да аның юбилеена җыелгач та кабатлады. «Бу – сезгә васыятем», – дигәч, иремнең апасы: «Әти, сиңа васыятьләр әйтергә иртә әле!» – дип туктаткан иде. 
Иртә булмаган икән.
Шул туган көненнән соң әти озак та тормыйча авырып китте, урында озак ятмады. 
Аның кырыгына җыелгач, иремнең апасы авылдагы йорт турында сүз кузгатты. «Сатабыз да, акчасын бүлешәбез», – диде ул. «Ә әтинең васыяте...» – дип, бик әйтәсем килсә дә, телемне тешләп калдым: кичә килгән киленнең сүзен кем тыңласын ди монда?! Иремнән исә сорап та тормадылар: кайнанам белән кызы барысын да икәү хәл итте. 
Күңелдә юшкын калды: безнең өчен 200 мең сум бик зур акча иде ул чакта. Кулда кечкенә бала, ипотека түлибез, ирем эшсез калды – пенсиясе бар барын да, тик ул күп түгел бит инде.
Ә быел март башында иремнең апасы: «Өйдән алтыннарыбыз югалды. Кемдер кергән, күрәсең. Башка бернәрсәгә тимәгәннәр, шул алтыннарны гына алганнар», – дип шалтыратты. 
– Карак керсә, ишекне ватып керә. Шкатулкаңны бушатып, көмеш бизәнү әйберләре арасыннан алтыннарны аерып утырмый бит инде – барысын бергә ала. Өйдәгеләреңнән шиклән. Киявегез эше түгелме икән? – дим сак кына. 
– Син нәрсә, кияүдән ничек шикләнә алыйк? Ул бу эшне гомердә дә эшләмәячәк! – дип, апа шунда ук мине туктатты. 
Сүземне бүлдерсә дә, көн саен шалтыратып шул алтыннарын сөйли апа: «Һәркайсы кадерле бүләк иде. Берсен – әти белән әни диплом яклагач бүләк иттеләр, икенчесен – ирем кызыбыз тугач алды, өченчесен...» 
– Танышлар полициягә мөрәҗәгать итәргә кушалар, тик җизнәгез каршы: «Барыбер тапмаячаклар! Вакыт үткәреп йөрмә», – ди. Нишләргә дә белмим, – ди. 
Мин дә полициягә барырга кирәк, дигән киңәш бирдем. 
Апа бер таныш юристы белән киңәшләшкән. Ул да: «Шунда ук табачаклар. Гариза языгыз!» – дигән. 
Бу арада хәбәре булмагач, югалту белән килеште ахрысы, тынычланды бугай дип уйлаган идем. Кичә ул миңа тагын шалтыратты. Һәм менә нәрсәләр сөйләде. 
Полициягә гариза бирергә чыгып китәм дигәндә, ишек төбендә аны кызы туктаткан. «Рамилнең синең белән сөйләшәсе килә», – дигән. Рамил кияүләре аларның... «Беркая да бармагыз, гариза язмагыз – алтыннарны мин алдым. Бүген кайтып гафу үтенмәкче идем», – дигән. Өйдә бик каты сөйләшкәннәр инде. Рамилгә чыгып китәргә кушканнар. Кияүләре авылдан аларның. Күп балалы гаиләдән. Кызларына өйләнгәч, апалар аны баштанаяк киендерделәр, машина алып бирделәр. Ничә ел бергә торалар, ашау-эчүгә бер тиен акча сораганнары юк. Оныкларын да апалар үзләре киендерәләр. «Нигә ул бу адымга барган, аңламыйбыз. Әллә ул беркайда да эшләми дә инде? Өйдән эшкә дип чыгып китә анысы, әмма хатынына акча алып кайтканы юк», – ди апа. Иң авыры – кызым аны яклый, аралашуын дәвам итә, ди. Алтыннарның барысын да ломбардка тапшырган – шәһәр буйлап йөреп-йөреп караганнар, тик берсен дә тапмаганнар. 
Мин аның сөйләгәннәрен тетрәнеп тыңладым. Беләсеңме нәрсәгә? «200 меңлек алтыным», – дип, апа әллә ничә тапкыр кабатлады. Моңарчы әйткәне юк иде. 
200 мең! Кайнатам безгә васыять иткән йортның нәкъ 200 меңен үзенә алган иде ул... 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый туймас кешелэргэ шул кирэк,аллаhны уйларга кирэк башта зур аппетитынны алга куйганчы.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шаккатмалы Дэеьяда эллэ нэрсэлэр бар.Булмас димэ дэнья бу.

      Хәзер укыйлар