Логотип
Блоги

Уяну

Уятып жибәрде бит әле мине татар теле тирәсендә барган бу ыгы-зыгы. Югыйсә, югалтуларга әкрен генә күнегеп, тыныч кына «йокымсырап» киткән булганмын икән. Кинәт сискәнеп як-ягыма карансам – үзебезнең өйгә үк татарчалы-урысчалы сөйләшү килеп кергән. Әтиебез Киров өлкәсенең Нократ Аланы татары (анда татарча белеп үскән кеше гомердә булмады!), соңгы елларда туган телен хәйран гына өйрәнсә дә, әзрәк төртелүгә, урысчага күчеп китә икән бит безнең. Улларыбызның олысы татарчаны минем дәрәҗәдә белгәч (анысы Чаллыда татар мәктәбендә укыды), кечесе дә шул сукмактан барадыр, дисәм, ул да соңгы вакытта татарчалы-урысчалы сөйләшә башлаган. Шулай итеп, безнең гаилә дип аталган кечкенә «дәүләтебездә» тел мәсьәләсендә ашыгыч карарлар кабул итәргә туры килде. Хәзер без үзара татарча гына сөйләшәбез. Балаларга нәзер итеп әйтеп куйдым: минем оныкларым татар телендә сөйләшә, укый-яза (мин аңлауны татар телен белүгә санамыйм!) белергә тиеш. Һәм нәрсә гажәп (хәер, нәрсәсе гажәп?!), минекеләр бу тәкъдимгә бер каршылыксыз, дәртләнеп китеп кушылдылар.

Дөресен әйткәндә, тел мәсьәләсендәге бу каршылыклар бу юлы милли проблемалардан читтәрәк торган кешеләрне дә уятып-кузгатып җибәрде бит. Интернетта бүтән темага сөйләшү калмады, башка темага сүз кузгату уңайсыз-урынсыз кебек тоела башлады хәтта ки... Әмма, миңа калса, мондый «уяну»лар телне саклау юнәлешендә әле ярты гына адым. Минем бу хакта язганым бар, тагын бер кат язам – татар телен дәресләрдә һәм татар теленең аяныч хәле турында сөйләшкәндә генә куллану (сүз рәсми кулланыш турында бара), ул, кызганычка каршы, барыбер дә әкрен генә бетүгә йөз тоту. Тел бетмәсен, дисәк, без татар телендә тагын нәрсәдер эшләргә тиеш! Балаларны, мәгариф системасын күздә тотабыз икән – бу мәктәпләрдә математиканы, һич югы 5-6 сыйныфларга кадәр, татар телендә укыту булырга мөмкин. Мин шәһәр җирендәге, район үзәкләрендәге татар мәктәпләрен, гадәти мәктәпләрдәге татар сыйныфларын (андый сыйныфлар һәр мәктәптә бар иде элек) күздә тотам. Әни кеше буларак, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм – баланың математиканы ничек үзләштерүенә, билгеләренә, БДИна татарча математиканың бернинди зыяны юк. 

Республикакүләм чараларда, бәйгеләрдә дә без инде күптән ике телне бер дәрәҗәдә куллана башларга тиеш идек. Һәм ясалма рәвештә (татарча сәламлибез, урысча дәвам итәбез, дип) түгел, ә үзеннән-үзе, ягъни табигый килеп чыгарга тиеш иде бу! Без ике-өч еллар элек Украинада барган «Ищем таланты» проектын карарга ярата идек – анда сөйләшү һәрвакыт ике телдә (украин һәм рус) бара. Һәм бу берәүдә дә гаҗәпләнү уятмый. Димәк бездә дә: «Ах, хәзер берәр җөмлә татарча әйтсәм, руслар аңламый кала бит», – дигән кыенсыну (гомер буе урыс белән аралашып, дус булып яшәгәннән соң, һәрхәлдә), «мине русча белми дип уйламагайлары тагын» дигән урынсыз борчылулар булмаска тиештер. 

Бүген бик актуаль тагын бер тема: ул татар телен укыту методикасы. Мин бу өлкәдә белгеч түгел, әмма хәзер бу турыда күбрәк дилетантлар сөйләшә кебек, минем дә шуларга кушылып, үз фикеремне җиткерәсем килә: рус теллеләргә татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә рәвешендә укытырга кирәк. Иң көчле әсәрләрне сайлап. Русларны безнең татар әдәбияты җәлеп итми кала алмый ул – без бит бер үк тормыш турында язабыз, милли мәсьәләләрне күздә тотмаганда, бер үк проблемалар белән янабыз. Һәм дөресен әйткәндә, моннан инде уңышлы гына файдаланучылар да бар – Чаллының популяр гәҗитләреннән берсе «Челнинские известия» бүген татарның иң укыла торган әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп биреп, абунәчеләрен арттыра!

Инде ихтыяҗ турында. Татар теленә ихтыяҗ юк, дигән сүзләрне бүген, кызганычка каршы, руслардан гына түгел, татарлардан да ишетергә туры килә. Әмма бик бәхәсле фикер бит бу. Менә сез урамда, кафеда, эштә көн саен сезгә таныш булмаган чит сөйләм ишетеп торуны күз алдына китереп карагыз әле. Юк, бу ихтыяҗ булмау түгел инде, җәмәгать. Бу, мөгаен, булган ихтыяҗны күрмәмешкә салырга тырышудыр.

Минем бер танышым – рус хатыны – берничә ел кибеттә сатучы булып эшләп алды. Шул чагында татарча ару гына аралашырга өйрәнде ул. Ниндидер зур максатлар куеп түгел, татарча эндәшкән татар әбиләренә татарча җавап бирәсе килгәнгә генә. Ягъни, кирәк дип санаганга. Ә күршеңнең телен белүне кирәк дип санар өчен интеллект та, башкаларга ихтирам белән карый белү дә кирәк. Безнең сәясәт белән агуланган җәмгыятьтә, күрәсең, боларның икесе дә җитмидер...

Гомумән, милли мәнфәгатьләр турында сүз барганда, татарның бер югалтуы бүген ун табыш, ун гамәл белән капланырга тиеш, миңа калса. Күптән түгел татар яшьләре татарның югалткан гарәп графикасын искә алып, «Әлиф» спектаклен сәхнәгә куйды, татарның иҗади яшьләрен бергә туплаган «Калеб» яңа буын җыеннары булып тора, «Сәләт» яшьләр оешмасы ел дәвамында дөнья буйлап татар яшьләрен җыя... Әле ул кадәр еракка китмәсәм дә – интернет дусларымның берсе – Тубыл (Тобольск) шәһәренең 15 нче санлы татар мәктәбендә укучы 14 яшьлек Айдар Ниязов миңа татарча (хәтта татар шрифтлары, «ә»ләр, «ө»ләр белән) хат яза. (Сүз уңаеннан, бу татар мәктәбендә 450ләп бала укый икән!) Социаль челтәрдәге икенче бер дустым – Илнар исемле егет «ВКонтакте»дагы үз битендә инде ничә еллар рус телендәге гыйбрәтле әйтемнәрне татар теленә тәрҗемә итеп куеп бара. Кушкан кеше дә юк, сораган кеше дә, ихтимал, миннән башка рәхмәт әйтүче дә.

Бәлки телнең дә үзен-үзе саклау инстинкты бардыр? Минем моңа бик тә ышанасым килә.



Комментарий юк

Хәзер укыйлар