Логотип
Блоги

Уразада эчкән бер чынаяк чәй

Үземне үз-үзем һәм Ходай каршында акларлык мең сәбәп тапсам да, ул көнне эчкән бер чынаяк чәем искә төшсә, шунда ук кызарам. Оят, чын-чынлап оят! Хәтта хәзер дә, инде күпме вакыт үткәч тә... 

 

– Без бу атнада сезнең районда булабыз, сезнең авылга барырга да планлаштырдык! 

Ул мине тыңлап бетерде дә: 

– Мин бит больницада әле... – диде. 

– Ни булды? Кайда ятасыз? Район больницасындамы?  – дим ашыгып. 

– Казанда мин, онкологиядә... Иртәгә операция… 

Мондый җавап көтмәгән идем, әлбәттә. Югалып калдым.  

Ул минем белән саубуллашырга ашыкты.  

Күптән планлаштырган командировка иде бу. Кыш башыннан ук. Ләкин материалны язар алдыннан барысын да уйлыйсың – аны нинди фото белән бизәү, ул фотоны ничек төшерү хакында да. Эшләре авыл хуҗалыгы белән бәйле, бүгенге авылны яшәтүчеләр алар. Шуңа күрә, җәйге яшеллектә төшерсәк матуррак булыр дип уйладык – шуңа суздык та суздык. Ә аның белән гел элемтәдә тордык. Соңгы шалтыратудан соң күп вакыт та узмаган иде кебек. Менә нинди хәл килеп чыккан...  

Көне буе ул башымнан чыкмады. Кичкә таба телефонына: «Борчылуыгызны аңлыйм. Әмма барысын да Ходай кулына тапшырыгыз. Шулай җиңелрәк булыр. Һәм ул сезне, Алла боерса, ташламаячак!» – дип язып җибәрдем. Кыска гына итеп: «Рәхмәт», – дип җавап бирде.  

Икенче көнне дә уянуга иң беренче итеп аны уйладым: Ходай җиңеллекләр бирсә иде! Эштә дә күзем гел телефонда булды: ватсабына шактыйдан керми – димәк, операциядә. Кичкә таба, аның ватсапка кергәнен күргәч, түзмәдем, тагын язып җибәрдем: «Барысы да арттамы? Хәлегез ничек?»  

Язганымны укыды да, бераздан көтмәгәндә ул миңа үзе шалтыратты. 

– Хәлегез ничек? Яныгызда кеше бармы? Берәр нәрсә кирәкмиме? Нәрсәдер кирәк булса, мин дә китерә алам... 

Сорауларымны тездем дә тездем. Ул Татарстанның иң ерак районнарының берсендә яши – янына берәү дә килә алмаса да гаҗәп түгел. Авылда зур хуҗалыклары барын, аны ташлап чыгып китү җиңел булмаганын гына чамалыйм.  

– Мин шул әйбер кирәк дисәм, сез, чынлап та, килер идегезме? Без бит бер-беребезне бөтенләй белмибез, – диде ул аптырап. 

Анысы дөрес инде, кара-каршы сөйләшеп утырган юк. Бер чарада ике-өч сүз алышу, аннан телефон аша аралашудан кала. Тик хикмәт андамени... Мин бит монда – Казанда, якында: больницага сугылып чыгу өчен күп вакыт кирәкми. Аннан кемнедер язарга җыенасың икән, ул инде синең якын бер кешеңә әйләнә – берничек тә чит булмый. 

Яман шеш күкрәгендә икән. Табиб: «Бик вакытлы килгәнсез», – дигән.   

– Бәлки әле очрашырбыз да... Мине, бәлки, иртәгә чыгарырлар. Районга килгәч шалтыратыгыз, кәефемә карарбыз, – диде ул. 

Ике-өч сәгать элек кенә хирург пычагы астыннан чыккан, наркоздан яңа айныган кешенең шулай тиз больницадан чыгасына бик ышанып бетмәсәм дә, командировканы тәвәккәлләп ике көнгә алдым.  

Заводтагы эшләрне – командировканың беренче өлешен тәмамлап кунакханәгә урнашкач, кичен аның телефонын җыйдым. 

– Мин өйдә, – диде ул. – Көтәм сезне... 

Үз колакларыма үзем ышанмадым.  

Иртәгәсен тугызынчы яртыда без алар авылында идек инде. Юлда барганда хәбәрләшеп алдык. 

– Мин хәзер кайтып җитәм, өйгә керә торыгыз, – диде. 

Ул өйдә булмаган 3-4 көн эчендә хуҗалыкта байтак эшләр җыелган – иртә таңнан шуларны хәл итеп йөрүе икән. Рульгә үзе утырып! Ике көн элек ике сәгать операция өстәлендә яткан хатын бу!  

– Кичә Казаннан кайтуга фермаларны әйләнеп чыктым инде, – диде ул очрашкач. – Көтүчебез көлә: «Нәрсә эшләп яттың ул шәһәрдә шул гомер?! Без сине кичә үк көткән идек инде», – ди. Минем түземсез икәнне алар белә... Хирургны да күндердем: «Хәлем әйбәт, миңа кайтырга кирәк – җибәрегез. Монда ятсам, терелә алмыйм мин», – дидем. 

Үзләре саклап калган авылны, аның бердәнбер урамын, үзләренең  хуҗалыкларын, йөзләгән баш малларын күрсәтеп йөргәндә аның кичә генә больницадан кайтуын да, аңа куйган диагнозны да икебез дә оныттык... Гел киләчәк, гел аларның планнары турында сөйләштек: «Монда тагын йорт салачакбыз...», «Бу күл янына агачлар утыртасы килә...», «Ә монда халыкка ял итәргә урын төзибез...» 

Аннан ул безне өйгә чәйгә чакырды. 

Үзе елмаеп та карамыйча гел мәзәк сөйләп торган кешеләр була бит – ире шундый булып чыкты. Аларның бер-берсен төрттереп сөйләшүләре читтән карап торган кешегә – спектакль кебек. Бөтен нәрсәне кызыкка әйләндерә беләләр: аларны тыңлап көләм дә көләм. Фотограф кызыбызга кайсын тәрҗемә итәргә өлгерәм, кайсын юк... 

Ул арада чәй кайнады. Кайнап торган шулпага хуҗабикә пилмән салды. 

Сүз белән мавыгып чәйне безнең икебезгә генә ясауларына игътибар да итмәгәнмен. Ярты чынаяк чәемне эчкәч кенә:  

– Әйдә, үзегез дә утырыгыз инде, – дим. 

– Без ураза... 

– Сез дәме? – дим хуҗабикәгә. 

– Әйе, мин дә, – диде ул. Аннан мине тынычландырырга ашыкты: – Эчегез, эч, сез бит сәфәрдә! 

 

Чынаякта калган чәемне эчтемме-юкмы – хәтерләмим. Беренчедән, уразалы кешеләр каршында ничек чәй эчеп утырасың?! Икенчедән, хуҗабикә каршында миңа шундый оят иде: сәфәрдә дип кенә уразага кермәгән булуым барыбер  дөрес түгел шикелле тоелды. Кунакханәдә ифтар ашарга да, сәхәргә торырга да җай юк-югын да... Ул бит әнә: «Авырыйм, Ходай мине кичерер», – дип тормаган, кергән... Иман ныклыгы шушы буладыр инде ул. 

Язмага аның авыруы турында бер юл да язылмады: алдан ук шулай килештек. «Жәлли башларлар, кирәкми», – диде ул. Фотосурәттәге сөйкемле ханымга куелган ул диагноз турында журнал укучыбыз белми дә калды.  

Аралашып торабыз – хәлләре, шөкер, әйбәт аның. Тагын бер операция кичерсә дә, яман чир инде артта калды. Тормышка теше-тырнагы белән ябышкан һәм ахирәт көне турында бер минут та исеннән чыгармаган кеше белән  – көчле кеше белән көрәшүнең  дөрес түгеллеген аңлагандыр ул чир.  

 

...Ул алдыма ясап куйган бер чынаяк чәйдән алган сабакны исә, әйткәнемчә, онытканым юк.  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Субханаллаһ. Гадәттәгечә, мавыктыргыч итеп язгансың,Гөлнур.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афәрин, Гөлнур. Рәхәтләнеп укыдым. Фантастика бу ханым, чынлап та вакытлы килгән табибка. Бер чынаяк чәең өчен борчылма, синең гамәл тартмаң һәрвакыт тулы торыр.

      Хәзер укыйлар