Логотип
Блоги

Ураза гаете мөбарәк булсын!

«Сөембикә» журналы укучыларын якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйсым килә.

Соңгы ике көндә ниндидер әйтеп, аңлатып бетерә алмаслык җан тынычлыгы, күңел тынычлыгы белән йөрим. Бәлки Кадер кичләре булганга шулайдыр. Барлык дусларымны, милләттәшләремне, «Сөембикә» журналы укучыларын якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйсым килә.

Тормышта берәр нәрсә без теләгәнчә килеп чыкмаса, гадәттә, бик каты борчылабыз, кайгыга сабышабыз, сабырсызланабыз, үртәләбез, үкенәбез, уфтанабыз... Яши-яши исә аңлыйсың: иң мөһиме – исән-сау булу, күңел тынычлыгыннан аерылмау. Барысын да Аллаһы Тәгаләгә тапшыру кирәклеге дә безгә соңрак килә шул.

Гомумән, Рамазан ае минем өчен (үзем өчен генә әйтә алам инде), иң беренче чиратта ниндидер тыюлык ае, үзеңне-үзең тәртипкә сала, җайга сала торган ай ул. Үзеңне тагын да формалаштыру ае дип тә атар идем. Яхшы якка таба.

Ураза беткәч, яңадан тормыш мәшәкатьләренә чумарбыз. Кеше белән сүзгә килүләр дә булыр, ялгышып, кеше сөйләүләр дә. Ураза ае, безне иң беренче чиратта, шундый әйберләрдән тыя бит. Ашамый-эчми тору икенче, өченче урында гына. Иң элек – үзеңне кулда тоту, сабырлыкка өйрәнү, дәшми калу, ачуланышмау, әйткәләшмәу, бары тик яхшы уйлар белән генә йөрү, сине кемдер рәнҗетсә дә, моны йөрәккә якын алмау, җиңел генә үткәреп җибәрү, бөтен эшне дә Аллага тапшыру... Бу айны мин шулай яшәргә тырыштым. Җиңел булды дип әйтмәс идем... Инде менә аның азагы якынлаша. Киләсе Рамазаннарны да исән-имин көтеп алырга, калган вакытта да бу айдагы кебек яшәргә насыйп итсә иде. Бары тик Аллаһы Тәгаләгә таянып!

Ходай безнең беребезне дә ярдәменнән ташламасын! Гает бәйрәмнәре белән котлап, һәркайсыгызга исәнлек-саулык, тигезлек, бәрәкәтле, мул, бәхетле тормышлар телим. Амин

Комментарий юк

Хәзер укыйлар