Логотип
Блоги

Уотлинг, Хаматова, Моргенштерн акчасы

«Унесенные ветром» китабын укымаган, киносын карамаган кеше юктыр монда. Андагы бер вакыйга гомерлеккә хәтеремә сеңеп калды. Романдагы Красотка Уотлинг олы йөрәкле Мелани белән очраша.

Фәхишә акчасы пычрак! Фәхишә акчасының якты максатларга тотылу хакы юк! Шушы фикер яшьлегемдә иң яратып укыган романнарның берсендә яңгырый. «Унесенные ветром» китабын укымаган, киносын карамаган кеше юктыр монда. Андагы бер вакыйга гомерлеккә хәтеремә сеңеп калды. Романдагы Красотка Уотлинг олы йөрәкле Мелани белән очраша. Сугыш чорында армияга да, тылга да акча кирәк бит. Уотлинг та, башкалар кебек, госпитальга акча бирергә тели. Әмма аннан акча алмыйлар. Фәхишә акчасын ил мәнфәгатьләрендә куллану – зур хурлык! Ә Мелани – дөрес юлдан гына йөрүче, кагыйдәләргә буйсынып яшәүче Мелани, фәхишә белән очрашудан  курыкса да (репутациясе какшарга мөмкин бит!), госпиталь мәнфәгатьләрен, кеше гомерләрен өстен күреп, акчаны ала.

Китапның бу өлешен укыганда мин халыкның снобизмына шаккатканым хәтердә. Нинди хурлык булсын ди, сугыш бара! Фәлсәфи мәсьәлә бу. Сез уйлана торыгыз, алга таба сөйлим.

Чулпан Хаматованы яратабыз. Әмма аның да хейтерлеры барлыкка килде. Моннан берничә ел элек сайлауларга чакырып, ролик яздырган иде ул. Гадәти күренеш кебек. Әмма Чулпан моңарчы сәяси фикерен белдергән иде. Шуңа күрә бу видеоязмасын күпләр икейөзлелек, акчага сатылган дип кабул итте. Кемдер Чулпанны бу адымга берәр басым астында барырга мәҗбүр булган, дигән нәтиҗәгә килде. 
Принципларына каршы барды. Пычранды. Әмма Чулпан үз репутациясе каралудан курыкмады. Ул оештырган Фонд көн саен балалар гомере өчен көрәшә. Күп очракта ул гомерләрнең  бәясе күп нульле саннар белән исәпләнә. Бу мисалда принципларына каршы килүе Чулпаннан начар кеше ясыймы? Чынында репутациясенә тап төшкәнме соң? 

Минем тагын бер мисалга туктыйсым килә. Күчик бүгенге көн балалары һәм яшьләре кумирына. Урта буын аны шайтан дип атар. Өлкәннәр аны бар дип тә белмәс. Рэпер Моргенштерн исеме күпләрнең косасын китерә. «Уф тагын бу хәшәрәт! Дурак бит бу! Оят юк! Нинди порошоклар куллана ул?  Балаларыбыз шуңа карап деградацияләнә, ахмак!»  Аңа карата булган реакция мисалларын тагын да дәвам итеп булыр иде, цензур цитаталар шуның белән тәмам шул. 

Ә хәзер игътибар. Күптән түгел Алишер бер балалар йортына эпатаж сумма – 666 666 сум күчерә. (Беләсез, бу сан – шайтан тарафдарының саны.) Моңарчы берничә балалар йортының актлар залын ремонтлар өчен акча биргән. Май ахырында исә рэперның СМА диагнозлы өч яшьлек балага 3 миллион сум бирүе билгеле булды. 

Шушы сорауга җавап эзлим: балаларыбызны деградациягә илтүче җырлар белән табылган акчаларның шул балаларны үлемнән коткарырга хакы бармы? Рэперның хәйриягә тотылган акчасы пычракмы? 

Сез болар турында ни уйлыйсыз?
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар