Логотип
Блоги

Унөченче көн

Йокыдан уянганда яңгыр яхшы гына ява иде. Сәгать иртәнге бишенче.

Йокыдан уянганда яңгыр яхшы гына ява иде. Сәгать иртәнге бишенче. Менә хәзер «Тролль теле» дип аталган урынга җитез генә атлыйсы да бит... Тегендә-монда егерме чакрым чамасы чыга. Без моңа әзер! Әмма синоптиклар көне буе яңгыр явачак дип хәбәр итә. Эх, булмады инде. Нишләргә?

Озак уйлап тормадык, башкалага – Ослога киттек. Чөнки безне монда Норвегиягә килгәнебездән бирле дустыбыз Багир зарыгып көтә. Көткән җиргә барабыз инде! 300 чакрым тирәсе юлны җилдертеп кенә уздык дип әйтә алмыйм. Әлеге дә баягы бормалы юллар, яңгыр уртача тизлекне 70 км сәгәттән арттырырга ирек бирми. Йокы да басты, бераз черем итеп алабыз дип туктаган идек, ике сәгатьтән артык йоклаганбыз. Шулай итеп башкалага кичкә таба гына килеп җиттек. Ял иттек, озак кына аралаштык. Багир үзе чыгышы белән Рәсәйдән, Дагстан егете. Чит илдә ярты гомереннән артык яшәвенә карамастан, таулар җылысы, киңкүңеллелек аның канында. Әнә һаман: «Для нас, горцев...» – дип сөйләвен дәвам итә.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар