Туйга барсаң, туеп бар...
Туйларда күп йөргән кеше түгел инде мин. Бәлки, шуңа кайбер күренешләр сәер тоеладыр. Шулай да баргалаган бар.
Туйларда күп йөргән кеше түгел инде мин. Бәлки, шуңа кайбер күренешләр сәер тоеладыр. Шулай да баргалаган бар. Соңгы елларда шаккаттыризмнарның геометрик прогрессиядә артуын күреп, чыннан да, шаккатам...
Бер танышларыбыз кияү һәм кәләш биюенә ярты ел чамасы әзерләнделәр. Әлбәттә, укытучы-хореограф белән. Кияү белән кәләшне генә түгел, булачак кода-кодагыйларны да алдан әзерләнгән сценарий буенча биеттеләр. Танго.
Икенче танышлар, моның белән генә чикләнмичә, кечкенә балалардан фәрештә ясап кыландырдылар. Әти белән кәләш, кияү белән әби (!) өчен аерым романтик бию куялар. Кәләш шлейфын күтәреп барырга махсус киемле балалар билгеләнә. Кәләшне әтисе култыклап алып чыгып, кияү кулына тапшыра. Матур инде, сүз дә юк... Европа. Аның да католик йолалары әле.
Шампан шәрабе салынган бокаллардан «төтенле» фонтан белән инде беркемне дә шаккаттырып булмый торгандыр, әмма 3-4 ел элек туйда шоколад фонтанын күреп, шаккаткан идем. Озын таякчыкларга кадалган экзотик җиләк-җимешне шул шоколадка манып, кунаклар чыр-чу килделәр, шоколад өс киеменә тамып, пычранып беттеләр... Мин дә авыз иттем. Күргән нәрсә түгел бит.
Читтән чакырылган дуэт алып баручылар, җырчы-артистлар, гимнаст-артистлар, биюче-артистлар турында әйтәсе дә юк инде... Әмма мәҗлес ахырында алсу коробкадан чыгып, стриптиз биегән кызны күреп кайткач, туйга барырга күңел шикләнә башлады...
Казаннан читтәрәк урнашкан бик текә ресторанлы спорт комплексында үтә мондый туйлар. «Нигә монда?» – дип кызыксынам. «Фәлән түрә малаен шушында өйләндерде бит...»
Ата-аналарның туйда яңгыраган сүзләре дә күбрәк балаларга теләк-нәсихәт түгел, ә килгән кунакларга: «Менә, күрдегезме?! Без шундый!» – дип дәшкән кебегрәк яңгырый...
...«Эт чаба дип, бет чаба» дигәндәй, балаларны өйләндерәсе бар бит әле...

Поделиться:
Комментарийлар (4)
-
17 гыйнвар 2021 - 05:37Без имениУйлана белсэн уйланырлык шул...
-
17 гыйнвар 2021 - 05:37Без имениШул кадэр тырышык куеп гаилэ тормышы алып барырга ойрэтэсе дэ бит булачак ир белэн хатынны, ярты елны щуна багышлап.Ярышу, мактану да бардыр, андый туйлар кургэлэдек. Эле ярый чынлап та хэленнэн килгэн гаилэлэр генэ шулай итсэ, юк бит. Нинди принциптыр ул: " кешедэн ким булмасын". Туйдан сон ни була, яшэп китулэре дэ шикле. Артык акча тугеп, эллэ нэрсэлэр уйлап чыгарганчы, кайбер кунел ачу чараларын узен оештырсан да була бит. Туй, юбилей тирэсендэ коммерция оештырып йоруче адым саен. Бернинди салым тулэми,сыйфаты очен жавап бирми. БИК матур туйлар бар ,бэхэслэшмим,кунелле була. Лэкин чамадан тыш кылану кирэк тугел инде. Дин буенча да, акыл белэн уйлап та. Бер туй булды, аяктан ега торган. Кыз ягы мондый чыгымнарны кутэрэ алмыйбыз диде. Ярар алайса, без узебезнен туганнар, дусларны гына дэшэбез дип, кызнын эти- энисен генэ дэштелэр. Бертуганнары калды булачак киленнен. Анын каравы ал томан, фейерверк, тагын эллэ нэрсэлэр булды. Булачак кодаларны шулай кимсеткэнче, мондый цирктан баш тартып, икенче якнын да момкинлеклэрен исэпкэ алып гадирэк итеп тэ ясап була иде. Кияу белэн кэлэш икесе дэ студентлар. Туйда аларнын группадашлары иде. Алар узлэре дэ менэ дигэн итеп, биеп- жырлап курсэттелэр. Бай иллэрдэ туй уткэрэм дип кеше шулай юлэрлэнми дилэр. Жинелчэ остэл , тэртипле кунаклар хэм туй сэяхэте Чит иллэрдэн яхшы урнэклэр дэ алырга кирэк, безнен халык булмаган байлыкны курсэтергэ тырыша бугай.
-
17 гыйнвар 2021 - 05:37Без имениГафу итегез, ике тапкыр жибэрдем, беренче юлы чыкмаган иде.
-
17 гыйнвар 2021 - 05:37Без имениХалисә ханымның язмалары һәрвакыттагыча уйга сала, уйландыра... Мөгез чыгарабыз шул... Ә бит аның асылы ул тугел... Иң мөһиме: ахыры матур дәвамлы булу.
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениЯрты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
16 гыйнвар 2021 - 09:02Без имениЭйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 09:58Без имениСабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэБайлар да елый
-
16 гыйнвар 2021 - 09:16Без имениТөрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
16 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэтЯкын ерак әбекәем