Логотип
Блоги

«Төштә күрдем сине...»

Үткән төндә төштә күрдем сине: / мин каршыңа имеш чабамын. / Кыска гына төшемә никләр кердең? / Бик күрәсем, бик күрәсем килә дәвамын!

40 ел! Мин бу шигырьне 40 ел элек укыганмын икән! Һәм аны нигәдер Илдар Юзеевныкы дип хәтерләп калганмын. Шигырь астына, димәк, шулай язылган булган. Ялгышканнар! Бүген белдем – ялгышканнар...

Укый башлауга шигырь юллары җанлана. Басу юлы буйлап бер-берсенә ашыккан (юк, канатланып очкан!) икәүне күргәндәй буласың. Хәтта йөзләрендәге шатлык, бәхет чагылып кала. Аларның бөтен барлыгын биләгән очрашу, кавышу шатлыгы сиңа да күчә... Тагын берничә адым һәм алар бер-берсенең кочагына ташланачак... Тик шигырьнең өченче юлы сине җиргә төшерә. ул тоташ әрнүдән, гел үкенүдән генә тора: "Кыска гына төшемә никләр кердең?" Инде аңлыйсың - алар төштә тә очрашмаячаклар. Очрашулар булмаячак...    Барысы да шулай кинотасмадагы кебек күз алдына килгәнгә күңелгә сеңеп калгандыр да инде бу юллар. Югыйсә, әлеге шигырьнең бөтен мәгънәсен аңлап укыр яшьтә дә булмаганмын.

Шактый соңрак, Илдар ага Юзеевның томнары кулыма килеп эләккәч, һәрберсен бөртекләп актарып чыкканым истә. Бер генә тапкыр да түгел. Әйе, бик тырышып шушы шигырьне эзләдем. Аның тагын берничә куплеты барлыгы исемдә – дәвамын укыйсым килде. Тапмагач: «Ничек шундый матур шигырьнекертмичә төшереп калдырдылар икән?» – дип бик аптыраган идем. Мин «Сөембикә»дә эшли башлаган елларда Илдар ага безнең журналның редколлегия әгъзасы иде. Сирәк булса да, редакциягә дә кергәли. Әмма олпат шагыйрьдән: «Менә шундый шигырегезне табарга булышыгыз әле», – дип сорарга ничектер җөрьәт итмәдем. Ярый әле сорамаганмын – оятка каласы булганмын икән бит.

Инде бу шигырьне беренче тапкыр укыган көнгә кайтам.

Әнинең апасының олы улы өйләнә. Илдус абый – арада иң чибәре. Зәңгәр күзле! Баянчы! Озын ак күлмәге зифа буена сыланып торган кәләш тә чибәр бугай. Мин аларны туйга җыелган халык ишегалдына тәнәфескә чыккач кына күрәм. Читтән генә аларның бергә биегәннәрен күзәтәм. Башка вакыт минем урын апаларның җәйге өендә: әниләр мине туйга яңа туган кечкенә сеңлемне карап торырга дип алып килделәр. 2-3 кенә айлык Ләйсәннең артык көйсезләнгәнен хәтерләмим: йоклады да йоклады бугай. Тик миңа барыбер бәбинең үзен генә калдырып беркая да чыкмаска кушылган: гел янында гына утырып торам. Үземә шөгыль дә таптым – Рәмилә апаның шигырь дәфтәрләрен актарам. Туй мәҗлесе алдыннан өйдәге барлык артык әйбер бирегә – ишегалдындагы җәйге йортларына күчкән бугай. Шулар белән бергә – Рамилә апаның китап-дәфтәрләре дә. Биш малай арасындагы бердәнбер кызы ул апаның. Миннән берничә яшькә зуррак. Аның инде әнә шигырь дәфтәрләре дә бар.

Яшьләр укыр да, көләр инде...

Ул чакта кызлар күңелләренә ошаган шигырьләрне аерым дәфтәргә күчереп язып җыеп баралар иде дисәм, көләрләр инде дим. Бүгенгеләр өчен, чыннан да, мәзәгрәк гадәт шул: теләгән очракта, ул шигырьне теләсә кайчан интернеттан табып булганда, телефонга саклап куя алганда... «Күчереп язарга? Ручка беләнме?» – дип тә аптырарлар әле, алар хәрефне дә хәзер җыеп кына була дип белә бит инде. (Хәтерлисезмешул дәфтәрне дус кызларыңа биреп, алардан яздырту гадәте дә бар иде әле. Сиңа булган ниндидер теләкләрен, аннан үз күңелләренә ошаган берничә шигырьне язып куялар иде. Минем үземдә инде студент чакта башлаган шундый бер дәфтәр саклана. Аны кулыма алып укыйм кайчак. Группадашларымны искә төшерәм... Ул дәфтәр эчендә кемдер миңа бүләккә дип кыстырган кипкән чәчәккә кадәр тора: гомер буе шулай саклармын дип уйламагандыр да!.. Көлүен көләрләр дә, тик бүгенге яшьләрдә бездәге кебек мондый хатирәләр булмаячак инде.)

Күпме гомер узган, ә Рамилә апаның энҗе кебек тезелгән хәрефләре бүген дә күз алдында. Кара тышлы ул калын дәфтәр дә. 

Роберт Әхмәтҗановның «Гомер бишеге» дигән китабын актарганда бүген кинәт шушы шигырьгә тап булдым! Сөенгәннәремне белсәгез – әйтерсең күптән күрмәгән бер танышымны очраттым. Менә кем икән бит бу юлларның иясе! 

Ә шигырь «Төштә күрдем сине» дип атала икән.

 

Үткән төндә төштә күрдем сине:

мин каршыңа имеш чабамын.

Кыска гына төшемә никләр кердең?

Бик күрәсем,

бик күрәсем килә дәвамын!

 

Болын буйлап каршы килә идең, 

кулым сузым сиңа үрелдем.

Арабызга төште ташкын сулар...

Син тауларга,

син тауларга китеп күмелдең.

 

Тау артыннан килә синең җырың, – 

ерагая бара, үткәнгә.

Мин кузгалмый шунда басып торам, – 

сабырлыклар,

сабырлыклар бирсен көткәнгә!

 

Үткән төндә сине төштә күрдем:

мин каршыңа имеш, чабамын...

Кыска гына төшемә никләр кердең?

Бер күрермен,

бер күрермен микән дәвамын?..

 

...Күз алдымда – җылы, рәхәт җәйге кич. Ике яклы зур авыл йортында туй гөрли. Әле барысы да алда! Киләчәктә ниләр буласын әле беркем белми... Түрдә Илдус абый янәшәсендә утырган чибәр кәләше белән аның гомер юллары гел бергә узмаячагын, югалту-табышлары, ялгышлары байтак булачагын... Әнисенең җидесенә кайтырга чыккач, Илдус абыйның киселгән агач кебек авачагын, аны җеназасы артыннан күз яше түгеп бөтенләй башка берәүнең атлаячагын... Ул берәүнең ике ягында ике кечкенә бала булачагын. 

«Бик сагынам Илдусны...» – дип язды ул миңа бу көннәрдә.

Бу сүзләр шушы шигырьнең дәвамы кебек.

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт Голнур! Кунеллэрне тетрэндерэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Укыдым да, уземнен мэктэптэ укыганда, шундый открыткалардан чэчэклэр ябыштырып ясаган дэфтэрем искэ тэште, без бер 6-7 кл гына идек. Кызганыч, авылдагы бэтен эйберне энемнэр чыгарып ташладылар, хэтта фотоларнын кубесе югалды.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер сулышта укып чыктым. Кайгылы да сагышлы да.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эллэ нилэр уята торган булган бу

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гөлнур, синең һәр язмаң күңел түренә үтеп керә?, бик күп хатирәләрне яңарта. Минем дә студент чактагы теләкләр, матур шигырьләр язылган калын блокнотым исән. Аны кулга алсам, яшьлегемә кайтам...

            Хәзер укыйлар