Логотип
Блоги

​Тормыш чоңгыллары

Ә мин бакчада. Бакча гөрли. Күршеләр кайнаша: чүп яндыралар, бакча чистарталар, казыйлар, утырталар, чәчәләр...

Ә мин бакчада. Бакча гөрли. Күршеләр кайнаша: чүп яндыралар, бакча чистарталар, казыйлар, утырталар, чәчәләр... Боларның барысына да былтыргы камыш астыннан елмаеп, Идел карап торган икән. Төнлә сиздермичә генә килгән дә, кырый бакчаларны суга күмеп киткән... Иртән кире чигенгән. Әй, Идел! Нигә шулай эшләдең инде?!

...Әнием хәзер дә сөйли: «Менә без яшь чакларда ташу вакытында елга аша салган күпердән чыгып булмый иде... Елга кайный, суы күпергә кергән кешене сыпырып кына ала. Җан сорый... Ташу ташый башлаган көнне халык җыелып, кайнап торган елгага, буага мачы йә эт баласы ташлыйлар... Ул елларда үлем-китем булмый. Шуны эшләмәсәң, яздан көзгә кадәр әллә ничә кеше батып үлә...»

...Шулай сөйли ул. Моңа ышануы да кыен, чөнки мин үскәндә Каратай елгасының иң тирән урыннары борыныма җиткәндер, бәлки... Әмма чоңгыллар бар иде. «Анда кермәгез, суыра!» – дип кисәтеп куелганга күрә, бер тапкыр да эчкә кереп караган булмады. Һәм гомерлек үкенеч калды... Чыннан да суыра идеме икән ул бөтерелеп торган урыннар?! 



...Иделдә чоңгыллар күп, диләр. Ярга утырып, су өстен күзәткәндә дә күренә алар. Йомычка ыргытасың − бөтереп алып кереп китә. Югыйсә, ул кадәр тирән урын да түгел инде...

...Тормышта да мондый чоңгыллар бар. Үз агымың белән әкрен генә акканда, кинәт кенә тирә-як шаулый, гөрли башлый, янәшәдә таныш булмаган йөзләр калка, танышлары югала, һәм агым сине каядыр сөйри... Кайчагында карышкан буласың. Файдасыз. Агымга каршы йөзүнең озак дәвам итә алмаганын аңлап, бер мизгелгә туктап каласың. Һәм чоңгыл сине суырып ала...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар