Логотип
Блоги

Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң...

Ай саен, журналның яңа саны басылып чыга да, укучыларга тарала. Һәм... үз язмышы белән яши башлый.

 Без язган язмалар аны укучылар күңелендә нинди уйлар кузгата – бу хакта белмибез диярлек.

Меңләгән укучының һәрберсе, журналны укып чыккач: «Миңа менә бу язма ошады (яки ошап бетмәде)», – дип, кулына каләм алып, редакциягә хат язарга утырмый бит.

Шуңадыр,  журнал турында безгә килеп ирешкән фикерләрнең һәрберсе кадерле. Язма укучы күңелендә нидер кузгаткан – үзенекен уйларга этәргән икән, димәк, без максатыбызга ирешкәнбез дигән сүз. 

Менә бер танышым шалтырата. 

– Чәй эчеп утырган җирдән җыйдым синең номерны. Шундый гадәтем бар – ашаганда миңа гел нәрсә дә булса укырга кирәк. Матур гадәт түгел инде, әмма миңа шулай тәмлерәк тоела...

Бу юлы менә «Сөембикә» журналын тотып утырган идем өстәл янына. Әле ашап та бетермәдем. Исемдә чак сөйлим, дидем. Сезнең журналдан яңа гына Марат Кәбировның язмасын укыдым. Ул алып барган бу рубриканы бик яратам мин. Монысында ул әнисе турында язган. Әнисенең аяклары авыртып тилмерүен күргәч: «Әнинең бу авыртуларын Ходай миңа бирсә икән», – дип теләгән ул. Һәм, чыннан да, бераздан Маратның да аяклары авырта башлаган! 

Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, дип, юкка әйтми халык. 

Минем белән дә шундый хәл булган иде – вакытың булса, сөйлим әле. 
Иремнең армиядә хезмәт иткәндә, гел күн итек киеп йөргәннән, аяк бармагының аралары бозыла торган булып калган. 
И-и, тилмерә иде инде! Чабырып, кычыталар иде бармак аралары. 

Берсендә шулай төнлә уянып киттем. Ирем елардай булып утырып тора.
– Кемдер киссен иде бу аяк бармакларымны! Котылыр идем бу әрнүдән, ичмасам! Башка түзәрлегем калмады бит! – ди.

Өзгәләнә-өзгәлән шулай ди, үзе аякларын уа. 
Бу минутта ул миңа шулкадәр кызганыч булды! Хәтта менә хәзер сөйләгәндә дә тамагыма төер утырды... Аны яратуым шулай көчле булгандыр инде. 

Үземнең күземнән яшь ага, үзем аңарга сиздермичә генә теләк телим:
– И-и, Аллаһы Тәгаләм, аныкы түгел, минем аякларым кычытсын иде! Ул терелсен иде, интекмәсен иде бу кадәр!  – дим.

Шулай теләп, бик озак елап ятканымны әлегедәй хәтерлим. 

Һәм күз алдыңа китерәсеңме: берничә көннән соң аягымның бармак аралары чемердәп-чемердәп тора башлады. Аныкы кебек үк кычытканнарын хәтерләмим, билгеле. 

Ә ирем мине кинәт болай дип шаккатырды: 
– Бәгърем, беләсеңме, нәрсә, – ди. – Ул миңа гел шулай «бәгърем» дип дәшә иде... Минем бит аяк бармакларым төзәлде! Ышанасыңмы, юкмы?

Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы иде бу! 

Шуннан соң аның аяклары белән бер проблема да булмады. Гаҗәп бит! Тагын шундый мисалларым бар әле минем... Ирем белән, кайнанам белән булган иде алар. Чәчләр үрә торырлык хәлләр... Аларын икенче юлы сөйләрмен, яме, әлегә ашыгам... Ашаган җирдән генә шалтыратам бит... 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар