Логотип
Блоги

Татар булу – сыналу ул

Беркөнне улым урамнан кайтып керде дә, минем күз яшьләрен күреп, һәм шаяртасы килеп, сак кына: «Бу юлы «кайсы темага» елыйсың? – дип сорады. – Әби өченме, татар теле өченме?»

Беркөнне улым урамнан кайтып керде дә, минем күз яшьләрен күреп, һәм шаяртасы килеп, сак кына: «Бу юлы «кайсы темага» елыйсың? – дип сорады. – Әби өченме, татар теле өченме?»

Газиз кешеләрне югалту кебек авыр хәсрәтне, әлбәттә, берни белән чагыштырып булмый торгандыр, әмма уртак борчуларның да үзәкләрне өзә торганнары була икән. Татар теле тирәсендә ярты ел буе дәвам иткән бу ыгы-зыгылар да күңелдә ниндидер бер... яра калдырды. Әмма хикмәт, билгеле, безнең кичерешләрдә генә дә түгел. Хикмәт шунда – татарның, милләт буларак, мөгаен, әле беркайчан да бу кадәр үк сыналганы булмагандыр.

Телне элек авыл саклый иде

Татар теле мәҗбүри дәресләр исемлегеннән алынуга, район үзәгендә яшәүче бер танышыбыз (үзе авылда туып үскән татар), балага сочинение язу кыен дип, татар теле дәресләреннән баш тарткан. Яшерен-батырын түгел, татар теленең иреклегә калуыннан шуның өчен дә курка идек бит инде без. Үз татарларыбыздан да кайберләренең балаларын татар теле дип аталган «өстәмә мәшәкать»тән коткарырга ашыгачагын чамалый идек. Катнаш никахта туган күп санлы балаларның татарча бер кәлимә сүз ишетми-белми үсүен һичьюгы Татарстанда һәм һичьюгы чүт кенә уңай якка үзгәртү өчен дә хезмәт итә кебек тоела иде безгә «мәҗбүри татар теле».

Район үзәге, дигәннән... Совет заманнарында да безнең районда татарча белми торган малайлар-кызлар үсте, анысы. Алар белән Казанга олимпиадаларга, республикакүләм ярышларга да йөргәләгән булды. Әмма ул елларда авыллар көчле иде бит әле. Безнең авыл мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары (унынчылар) икешәр-өчәр сыйныф була торган иде. Дөрес, өч-дүрт авылга бергә, ләкин ким дигәндә иллеләп-алтмышлап бала барыбер дә аз түгел бит. Бүген, кызганычка каршы, безнең мондый милли байлыгыбыз юк. Әйтүләренә караганда, безнең авылда инде 15 еллап бер генә баланың да туганы юк. Авылларның болай «бетүе» нинди генә объектив һәм субъектив сәбәпләр белән бәйле булмасын, телне, димәк, милләтне бүген инде татарча сөйләшүче авыллар ярдәмендә саклап калып булмый. Шулай икән, ничек кенә булмасын, без моны шәһәр шартларында эшләргә өйрәнергә тиеш.

Татар балалары өчен – татар мәктәпләре

Татар теле тирәсендә барган бәхәсләрдә, хәтта җитәкче даирәләрдә дә: «Татарларны руслардан (рус теллеләрдән дип укы) аерырга ярыймени? Бу дөрес буламени соң?» – кебек капма-каршылыклы фикерләр ишетергә туры килде. Ә нигә аермаска әле? Татар теле ихтыярыйга калгач, без сүзне аеру турында гына алып бара алабыз да бит инде. Татар балалары өчен көчле (белем бирү дәрәҗәсе буенча рус мәктәпләреннән калышмаслык) яңа татар мәктәпләре, гимназияләр булдыру, гомуми мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачу, балалар татарча аралаша алсын өчен чиста татар мохите тудыру турында ныклап уйларга вакыт безгә. Иң мөһиме – татар балаларына төгәл фәннәрне дә татар телендә укыту (һич югы 5-6 сыйныфларга кадәр) мөмкинлеген булдырырга тиешбез. Бу урында хәтта мәктәп укытучылары да: «ЕГЭлар рус телендә бит», дип каршы төшә. Тик, миңа калса, без балаларның мөмкинлекләрен бәяләп бетермибез. Бүген, рус телендәге мәгълүмат телевидениедән-интернеттан ташкын булып агылган заманда һәм өстәвенә әле шәһәр мохитендә рус телен даими ишетеп үскән бала өчен югары сыйныфларда рус теленә күчү дә, имтиханны рус телендә бирү дә авыр булыр дип уйламыйм мин. Ә татар теле дәресләре белән генә (атнага ике сәгать укыйбызмы, өчме, дүртме...) без барыбер балаларның татарча аралашуына ирешә алмаячакбыз.

Башлангычта тулысынча татар телендә уку турында сүзне дәвам итсәк, шуңа менә тагын бер кызыклы мисал. Американың Лос-Анджелес шәһәрендә яшәүче татар кешесе Фарук Гыйззәтуллин турында әңгәмә укырга туры килгән иде. Ул Татарстаннан, Россиядән читтә – Япониянең Кубо шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе Фәйзрахман Гыйззәтуллин Кубода татар мәктәбе һәм мәдрәсә оештырган була – Фарук абыйга беренче сыйныфтан бишенче сыйныфка кадәр шушы татар мәктәбендә укырга насыйп була. Гомере буе Америкада, нигездә инглиз телендә аралашып яшәсә дә, ни гаҗәп, Фарук абый башлангычта укыган татар телен беркайчан да онытмый.

Катнаш никахлардан дин саклый

Инде чүт кенә башка тема. Татарның сан ягыннан кимүе, билгеле булганча, шәһәрдә татар теленең кулланыш даирәсе тар булу белән генә бәйле түгел. Тагын бер җитди, хәтта үтә җитди сәбәп бар – катнаш никахлар ул. Алар, билгеле, һәрвакыт булган һәм булачак та. Әмма... һәрхәлдә бүгенге дәрәҗәдә түгел. Без балаларны татар гимназиясендә укытырга, милләтен яратучы итеп тәрбияләргә дә мөмкинбез. Тик үлчәүнең бер ягына дуамал яшьлек һәм мәхәббәт салынганда, милли тәрбия генә көчсез булып калырга мөмкин. Ә менә шуңа дини тәрбия дә өстәлсә... Мин әле бик җиренә җиткереп дин тоткан гаиләләрне, шундый гаиләләрдә үскән балаларны гына да күздә тотмыйм. Без, мисал өчен, 7-8 яшьтән намазга да басмадык, әмма дини тәрбия безнең гаиләдә һәрвакыт (сүз совет заманнары турында бара) булды. Һәм нәкъ менә шуңа күрә дә без башка милләт-дин кешесе белән гаилә коруны күз алдына да китерә алмадык.

Теманы дәвам итеп тагын бер фикер: катнаш гаиләләрдә туган балаларга татарча исем кушу мәсьәләсенә дә бик сак карарга кирәк, дип уйлыйм мин. Сез игътибар иттегезме-юкмы – әмма мәктәпләрдә татар теленең мәҗбүри укытылуына каршы чыгучылар арасында исем-фамилияләре буенча татарлар да байтак иде бит. Балага татарча исем кушабыз икән, аны татар итеп (тел өйрәтеп, милли гореф-гадәтләр белән таныштырып) үстерүне дә үзебезнең бурыч дип санарга кирәк. Кеше җисеме белән дә татар булмаганда, исем үзе генә нәкъ менә кирегә (милләткә зыянга) эшли торган фактор.

Без бүген ап-ачык итеп шуны аңладык бугай: татар булу – даими сыналу ул.

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзер телне авыл да сакламас шул инде. Авыл баласы да урыс теленэ кучеп бара. Яшь эти-эни эби-бабай соенэ инде бала урысча белэ дип. Э минем йорэк эрни. Бала матур итеп жомлэ този белми, фикерли алмый кыскасы татарчага таман, урысчага яман буын усеп килэ, жэмэгать.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зөлфия ханым белән, ни кызганыч,килешергә туры килә... Авыллар да бик җитез генә урыслашып бара...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сэбэплэре куп бу проблеманын! Менэ мин бик тэ укырга яратам. Лэкин китапханэ яки китап кибетенэ куптэн барганым юк. Чонки интернет бар, ойдэн дэ чыгасы юк, укы гына- нинди генэ китаплар юк интернет кинлеклэрендэ! Лэкин татар романнарын табармын димэ! Нигэ интернетка жибэрмилэр, татарча зур матур эсэлэрне?! Башка теллэрдэге эсэрлэрне дэ татарчага тэржемэ итэргэ була бит! Аннан сон куп кенэ кешелэрне белэм авылдан килгэн яшьлэр- ярым-йорты сойлэшэлэр! Э бар шэhэр яшьлэре- матур итеп татарча сойлэшэлэр. Каян инде бала татарча сойлэшсен, куп кенэ татар гаилэлэре, шэhэрдэ яши торганнар, узара да русча сойлэшкэндэ?! Минем ирем рус. Мин бик бэхетле анын белэн. Ул, рус булуына карамастан, татар теле белэн кызыксына, минем якыннарымны хормэт итэ. Мина эйтэ: "Татар телле группалар эзлэ Вконтактеда да, син теленне сакларга тиеш, дип. Эле ярый, монда татар телендэге газета- журнал группалары да бар. Кызыксына, кызыксындыра белу кирэк! Татарстаныбызга бу житеп бетмидер! Куптэн тугел язма басылды бит эле: югары балл жыйган укучыларыбызны "Безнен студентларыбыз арасында курэсебез килэ узегезне!" дип Мэскэу, Санкт- Петербург югары уку йортларыннан шалтыраталар, э Казан дэшми...

            Мин узем Астраханьда яшим.Татарча китапларны татар кибете РЭХМЭТ жибэрэ.Бездэ Татарлар куп. Татар жамгыяты эшлэп килэ.

            Хәзер укыйлар