Логотип
Блоги

​Су җан сорый...

...Интернет киңлекләрен әйләгәндә, кызыклы бер сурәткә тап булдым әле. Һәм истәлекләр диңгезенә чумганымны сизми дә калдым...

...Интернет киңлекләрен әйләгәндә, кызыклы бер сурәткә тап булдым әле. Һәм истәлекләр диңгезенә чумганымны сизми дә калдым...

...Кечкенә чакта энем белән тын сулыкка төшеп, балык тота идек. Кайчакта сөзәбез, кайчак кармак салабыз. Су өстендә корт уйный. Без бу бөҗәкләрнең исемен белмибез, әлбәттә, безнең өчен алар − корт. Табигать белеме дәреслегеннән укып кына, субүләр (водомерка) икәнлекләрен белдек. Хәер, безнең елгада берничә төрле корт йөгерә иде, китапта шуларның берсе генә аталган. Әлеге кортларның тын су өстендә батмыйча, уйнап йөгерүләренә шакката идем. Минем өчен моннан да зур могҗиза юк кебек иде. Яр кырыена ятып, кечкенә генә бөҗәкләрнең аякларын карыйбыз. Янәсе, аякларында чаңгы кебек берәр әйбер бардыр... Юк! Шул нечкә озын аяклары белән суга таянып йөриләр һәм батмыйлар! Гаҗәпләнүнең соң чигендә учны җәеп, суга тидерәбез... 

...Әллә нинди бер хис барлыкка килә. Суның җанын тойгандай буласың. Менә ул синең учың астында нәкъ җанлы булып, җан иясе кебек кыймылдый, тып-тын күренгән су дулкын булып учыңа бәрелә, аның тыгызлыгы, җылылыгы сизелә. Ниндидер үзәк өзгеч моң күңелгә кереп тула, уйларны биләп ала, бәгырьне телә. Бу моң бик ерактан, гасырлар чигеннән килә, бу моң миңа кадәр миллион еллар элек булган һәм булачак, бу хис минем канымда, җанымда яшеренеп яши, бик сирәк дөньяга чыга... 

Су! Дүрт стихиянең − табигать көченең берсе. Җир планетасының иң гаҗәеп могҗизасы. Су − тереклек нигезе. Безнең тәнебезнең алтмыш-җитмеш өлеше судан тора. Һәр көнне су эчәбез, юынабыз, юабыз, сибәбез. Күпләр судан курка. Суга йөзтүбән яки чалкан ятып караганыгыз бармы? Чәбәләнмәсәң, су сине күтәрә. Су сине сабыйдай тибрәтә, сөйгән яр кебек иркәли, тәнне, җанны дәвалый... Судан куркырга кирәкми. Суны рәнҗетергә дә ярамый, чөнки рәнҗетелгән су иң дәһшәтле көчкә әверелә. Еш кына «су җан сорый, корбан сорый», дигәнне ишеткәнем бар. Шулайдыр. Мин моңа ышанам. 
Табигатьнең бер өлеше икәнеңне аңлау өчен, ярга ятып, учны суга тидерү җитә...

Тик моны шәһәр фонтаны читенә утырып, кулны суга тыгу белән генә аңлап булмый шул. Җилсез көнне тып-тын күл буендагы яшел чирәмгә йөзтүбән ятарга кирәк. Утырырга түгел, ләмгә буялудан курыкмыйча ятарга, күзләреңне йомып, учыңны суга тидерергә. ТОЯРГА. Һәм табигать сиңа галәм яратылганнан бирле сер булып яшәгән хикмәтләрен ача...



Комментарий юк

Хәзер укыйлар