Логотип
Блоги

​«Сәрләүхәсез» − ачы хәсрәт көе...

...Эштән өйгә кайтканнан соң, кемнең яңадан чыгып китәсе килсен инде. Әмма: «Вербатимга барырга кирәк», – дигән уй күптәннән башка кереп утырганга, җыену алай авыр булмады.

...Эштән өйгә кайтканнан соң, кемнең яңадан чыгып китәсе килсен инде. Әмма: «Вербатимга барырга кирәк», – дигән уй күптәннән башка кереп утырганга, җыену алай авыр булмады. Яңгыр яуганны күреп, такси чакырттым. Таксистлар күңелле халык: Путин белән Навальныйны сүгүдән башланган русча әңгәмә, үзебез дә сизмәстән, татар теленә килеп чыкты. «Җимерделәр мәгариф системасын, − диде таксист, чын күңелдән ярсып, − төптән җимерделәр!» Дөрес сүзгә җавап юк... «Менә нәрсә инде бу − мәктәптә 6 сәгать татар теле укыталар! Пычагыма кирәкме ул?! Татар телен кеше аңлыймы? Гомеремә бер тапкыр Тинчурин театрына бардым − төкеренеп кайттым! Берни аңлашылмый! Шул тел белән бала башын катыралар!» Чиксез гаҗәпләнүне тасвирлаганда, руслар «челюсть отвисла» диләр. Минем дә кыяфәт шундыйрак иде бугай. «А что, не так? Кому нужен татарский?!» «Сез татар кешесе түгелме соң?!» «Ну, татар! Шуннан нәрсә?! Менә миңа рус теле кирәк, шуны укытсыннар! Алайса яшьләр русча сөйләшә белми!» «Русчаны болай да өйрәнәләр бит, рус басымы бик көчле!» «Сез кайсы илдә яшисез? Нинди Татарстан?! Россиядә яшисез! Ә Россиядә рус теле генә булырга тиеш! Әнә Америка...»

...Таксист абзый минем нинди спектакль карарга барганны белми иде, әлбәттә. Әмма темага шулкадәр «шуып» кереп китү минем үзем өчен һич көтелмәгән булды. Бәхәсләшә-бәхәсләшә, «татар» дигән халыкның гомумән булмавы турындагы «бөек идея»не ишеткәч, беркадәр тынычландым һәм Камал театрына килеп җиткәнне күреп, саубуллаштым. Таксист агай үзенең фәлсәфәсенә чумып, китеп барды.
...«Сәрләүхәсез» («Исемсез») дип аталган вербатимның (документаль спектакльнең) бер герое − коеп куйган минем таксист абый иде. «Әллә шул абзыйдан интервью алганнар инде?» − дигән уй да туды хәтта. Спектакльдә мондый геройлар күпчелек булып чыкты (14 геройның 13е шушы фикерне куәтләде). Һәм бу чынбарлык: күпме генә үзебезне тынычландырырга тырышсак та, «Башка төрле уйлаучылар да бар бит», − дип әйтсәк тә, бу − без күрергә теләмәгән тормыш чынбарлыгы. Әлбәттә, башка төрле уйлаучылар бар. Авырлык турыдан-туры үзенә кагылмаганда, кеше нейтраль позиция ала. «Укысыннар татар телен, өйрәнсеннәр», − ди. Әмма мәктәптә укучы баласы телне өйрәнә алмыйча, начар билге алып, елап кайта башласа, нейтраль позиция онытыла. «Нигә кирәк, кемгә кирәк...» калкып чыга. Кирәкми шул... Мәктәптә өйрәнгән татар теленең хәтта вузда ук инде кирәге калмый, телгә ихтыяҗ юкка чыга. Журналистика факультетының татар (!) төркемендә укучы алты студентның өчесе (!) беренче дәрестә үк: «Безгә татар теле кирәкми, без татар телендә язарга җыенмыйбыз!» − дип белдергән иде. Аның каравы, күрше фатирда торган программист егет буш вакытларда татар телен өйрәтүемне сорады...



...Сүзем татар теленең кулланылыш даирәсе турында да түгел, сүзем вербатим турында. Мондый төр спектакль − татар драматургиясе һәм театры өчен яңалык. Шәхсән үзем вербатимның татар дөньясында киләчәге бар дип уйлыйм. Әйе, бу − милли тамаша түгел, әмма яшьләрнең күңеленә хуш килер кебек. Өлкән яшьтәгеләр, һәрвакыттагыча, аңламас. Артта утырган ике татар әбисе аңламадылар. Башта ишетмәделәр: «Ни сөйли? Нәрсә әйтте?» − дия-дия, сәхнәдәгеләрнең тавышын күмеп, үзара сөйләшеп утырдылар. «Нигә шунда кулларына микрофон тоттырмаганнар инде?» − дип өзгәләнделәр. Берсе бөтенләй тынгысызлана башлады, бераздан йокымсырап алды. Икенчесе, күрәсең, яхшырак ишеткәне: «Әйдә, киттек, монда татарга каршы агитация бара», − дигәч, торып чыгып киттеләр. Аңламадылар, факт...

Чыннан да, ишетелү-ишетелмәү проблемасы булды. Икенче рәттә утырган хәлдә, кайбер сүзләрне мин дә искәрми калдым. Өстәге рәтләргә барып җиткәндерме, әйтүе кыен.
Актерлар безнең арада яшәгән реаль кешеләрдән (респондентлардан) яздырып алынган текстларны тамашачыга җиткерделәр һәм текст авторларының тышкы кыяфәтләрен, үз-үзен тотышларын сәхнәдә гәүдәләндерделәр. Моның нинди жанрдагы уен икәне минем өчен билгесез калды, театр белгечләре төгәл билгеләмә бирер. Туры мәгънәсендә пародия дә, стилизация дә түгел, әмма шуларның элементлары күренде. Актерларның уены ышандыргыч иде: җитәкче, фән кешесе, укытучы, «офис корты» һ.б. җиңел танылды. Шулай да бер типтагы персонажлар күбрәк тоелды: бер үк фикерне әйткән берничә образны төшереп калдырырга мөмкин булгандыр, әлбәттә. Күпләр зарланган «караңгылык, төшенкелек» тә бераз кимер иде. «Бәлки, киләчәктә мондый геройларның үзара диалогы формасында эшләнсә, капма-каршы фикерләр уйнап күрсәтелсә, кызыклы булыр иде», дигән фикер калды.
Тукай. Аның турында сүз шактый яңгырады. Бу аңлашыла, вирбатимның исеме Тукайның «Сәрләүхәсез» шигыреннән алынгач, тамашаның төшенке нокталарының мәгънәсе дә ачыклана. 
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, 
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, 
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, 
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен...


Татар теле кулланышының бүгенге көндә иң түбән дәрәҗәгә җитүе һәм бу әле соңгы нокта түгел икәнлеген аңлаудан да ачы хәсрәт бармы татар җанлы кеше өчен?! 
Мескин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә,
Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә. 
Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел, 
Һич кайгысыз кеше булса – адәм түгел!


Әлбәттә, вербатимның максаты, әгәр дөрес аңлаган булсам, «Татар теле һәрдаим кулланыла, татар теле мәңге яшәячәк!» дигән фанфаралы сүз уйнатулардан читкә китеп, реаль чынбарлыкны күрсәтү иде. «Җәмгыять тәкъдим иткән алсу күзлекләребезне салып атыйк, ачы ялганны фаш итеп, дөньяга күзебезне ачып карыйк!» – дигән фикерне тамашачыга җиткерү иде.
Бераз вакыт шатлык таба исрек кенә,
Үз-үзенә ачы агу эчреп кенә:
«Әмма дөнья нинди кызык, нинди хозур,
Бу дөньяда кемнәр бар, – дип, – миннән дә зур!»


Соңыннан фикер алышуда Гүзәл Сәгыйтова да, тамашаның режиссеры Нәфисә Исмәгыйлева да кат-кат шул турыда әйтергә теләделәр кебек. Әмма аларның сүзләрен тамашачы аңларга теләмәде. Мондый реакция залга җыелган татар активистларының: «Без бит әле үлмәдек, нигә безне тереләй күмәсез?! – диюе булып яңгырады. – Без бар, без исән, без яшәргә телибез!» Бөтен татарлар да шулай кычкырса иде ул...

Әмма чынбарлык − кырыс. Вербатимның ахырында мәктәптә укытучы булып эшләгән Эльвина Нәҗипованың: «Татар телен гаиләдә сакларга кирәк», – дип әйтүчеләргә каршы яңгыраган җавабы да чынбарлыкны чагылдырды. Әти-әни белән бала гаиләдә ничә сәгать аралаша? Эльвина әйтүенчә, ата-ана акча артыннан куган заманда аларның бала белән аралашуга вакыты калмый. Чыннан да, хәзерге көндә рус телен белмәгән, татар телендә генә сөйләшкән әби-бабайлар бармы? Алар бала тәрбияләүдә катнашамы? Рус телендә язылган дәреслек буенча рус телендә өй эше эшләгән балага ата-ана теманы татарча аңлатачакмы? «Тор, аша, эч, юын, киен» белән генә татар телен саклап калып буламы?
Вербатимда респондентның тагы бер үзенчәлекле фикере яңгырады: «Тукай, Тукай, дисез. Ярый әле шул Тукаегыз бар. Ул булмаса, күрсәтер шәхесләрегез дә юк бит сезнең...» Ничектер бу фикер күңелне өтеп алды. Ничек инде булмасын?! Менә... Композиторлар, язучы-шагыйрьләр, физиклар, химиклар, җырчылар, биючеләр, генераллар, адмираллар − әллә кемнәр. Бар алар, бар! Сан буенча РФда икенче урында торган халыкның ничек инде бөекләре булмасын?! Әмма без бу бөекләрне Тукайны күтәргән кебек күтәрмибез, кадерләмибез. Читтән караганда, чыннан да, Тукайдан кала, башкаларга күрсәтерлек шәхесебез юк кебек килеп чыга...

Кызык инде: нәкъ шул көнне мобиль дөньяда Алёша Фроловның «Я − татарин!» дип сөрән салган аудиоязмасы телефоннан-телефонга күчә башлады. Бу кечкенә малайның, үзе дә аңламыйча, милләтен «татар» дип билгеләве татарларның күңелен йомшартып, милли горурлык уятты, әмма әнисенең күңелендә нинди хисләр кайнаганы күләгәдә калды. Ә бит татар малайларының балалар бакчасыннан йә мәктәптән: «Я − русский!» – дип кычкырып кайтуын ешрак ишетергә туры килә... 

Вербатимда күтәрелгән мәсьәләләр киң һәм катлаулы иде. Район мәхкәмәсе системасында (судта) тәрҗемәче ялларга акча булмаганлыктан, татар милләтеннән булган кешеләрнең хокукы бозыла. Алар үзләрен яклап, рус телендә төгәл һәм ачык итеп сөйли алмыйлар. Район сырхауханәләрендә хәл ул кадәр үк куркыныч булмаса да, Казанда табиблар татарча сөйләшергә теләмиләр. Кечкенә театрлар татар телендә тамаша куя алмыйлар, чөнки татар телле спектакльләргә тамашачы йөрми. Бу хәл Камал театрына да килеп җитмәс дип әйтә алабызмы? Мари театрында хәлләр мөшкел, диләр... Татар телендә акцент белән сөйләшүчеләрдән көлү телне өйрәнергә теләгән кешеләрнең күңелендә телгә дә, милләткә дә нәфрәт барлыкка китерә...

Риваять буенча, Аллаһ Вавилон манарасын төзегән кешеләрне бер мизгел эчендә төрле телләрдә сөйләшергә мәҗбүр итеп, манара төзү эшен туктаткан, шул вакыттан бирле кешеләр арасында сугыш, ызгышлар барлыкка килгән. Гыйбрәтле риваять бу. Тел мәсьәләсеннән дә катлаулырак һәм буталчыграк мәсьәлә бармы икән тагын?

...Вербатимнан чыккан тамашачының йөзе болытлы иде. Күбесе үз уйларына баткан. Шулай инде: милләт тәнендәге үлекле шешкә карап тору рәхәт түгел. Әмма үлекне чыгаргач кына тәндәге сызлауның бетәсен һәркем белә.
«Безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем − милләт үзе аерыр». Габдулла Тукайның әлеге сүзләре, ХХ гасыр башындагы кебек үк, үзенең актуальлеген җуймый...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар