Син концлагерьдә түгел!

Халисә Ширмән

...Бик авыр вакытлар була. Йөрәгеңне учка кысып, сиздермәгән буласың. Мондый вакытта елый алганнар бәхетле.

...Бик авыр вакытлар була. Йөрәгеңне учка кысып, сиздермәгән буласың. Мондый вакытта елый алганнар бәхетле. Күз яшьләре авырлыкның күпмедер өлешен юып төшерә. Елый алмаганнарга авыр. Бу авырлыктан котылу өчен, кемдер ятып йоклый, кемдер алкоголь эчә, кемдер моңлана, җырлый, музыка тыңлый, һич булмаса, якын кешесенә шалтыратып, зар-моңын бүлешә...

...Бервакытны миңа бик авыр сүзләр әйттеләр. Ул вакытта минем аларны күтәрерлек тәҗрибәм дә, әзерлегем дә юк иде. Дөнья шулкадәр тараеп калды. Тараю гына түгел, ул мине һәрьяклап кысып алды да, тешсез әбекәй кәнфитне уч төбенә салып, изеп ашаган кебек, изде. Ваклады, тураклады. Гәүдәмне көч-хәл белән күтәреп, өйгә кайтып егылганымны хәтерлим. Ә өйдә − балалар. Аларга синең изелүең-изелмәвең һич кызык түгел, алар мәктәптән кайткан, өй эшләре эшләргә кирәк, ашатырга-эчертергә-юарга-җыярга... кирәк. Үзләре гөр киләләр. Нәрсәдән башларга, кая барып тотынырга белми утырганда, олы улым яныма килде дә, башымнан сыйпап: «Әни, ни булды?» − диде. Миңа шул гына кирәк иде инде, бөтен дөньясын онытып, елап җибәрдем. Күрәм, улымның да күзләренә яшь тыгылды, әмма еламый, мин бит аларны: «Еларга ярамый!» – дип үстергән кеше... 

− Син елама, әни. Менә уйла: беләсеңме, концлагерьдә ничек авыр булган? Беләсеңме, анда кешеләрне ничек газаплаганнар? Анда бит аларны хәтта Ү-ТЕР-ГӘН-НӘР! Син бит концлагерьдә түгел! 

Освенцим тарихын укыган икән улым...

...Еллар үтте. Балалар үсеп, егет булдылар. Инде улымның бераз моңсуланган вакытларын күрсәм, мин аны кочып алып дәшәм: «Ә син беләсеңме концлагерьдә ничек авыр икәнен?!» 

Көлешәбез...

...Сиңа да авырмы? Бөтен дөнья синнән йөз чөергән кебекме? Яшисең килми, әмма син яшәргә мәҗбүрме? Тукта! Син концлагерьдә түгел! Барысы да үтә... Бу да үтәр. Соломон йөзеге шулай ди... Белми әйтмәс:)

Поделиться:
Комментарийлар (20)
Cимвол калды:
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    "...Барысы да үтә... Бу да үтәр. Соломон йөзеге шулай ди... Белми әйтмәс:)" УТМИ ТОРГАННАРЫ ДА БУЛА ШУЛ ТОРМЫШТА, ХАЛИСЭ!!! УЛ ХЭР МИНУТТА, ХЭР МИЗГЕЛДЭ, ХЭТТЭ ЙОЛАР-ЙОКЛАМАС МИНГЕРЭЕП ЯТКАН ЧАГЫНДА ДА УЗЕН БЕЛЭН...
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    Авыр сүзләргә, салкын карашларга калкан куя белмибез шул, барысын да йөрәгебез аша үткәрәбез. Рәнҗетүченең негативы үзендә калсын өчен аны якын җибәрмәскә, "борып җибәрергә" кирәк диләр. Мин дә шулай уйлыйм, тик уйлаганча гына барып чыкмый. шул. Күңел акылдан өстенлек ала.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    Авыр сүзләргә, салкын карашларга калкан куя белмибез шул, барысын да йөрәгебез аша үткәрәбез. Рәнҗетүченең негативы үзендә калсын өчен аны якын җибәрмәскә, "борып җибәрергә" кирәк диләр. Мин дә шулай уйлыйм, тик уйлаганча гына барып чыкмый. шул. Күңел акылдан өстенлек ала.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    Авыр сүзләргә, салкын карашларга калкан куя белмибез шул, барысын да йөрәгебез аша үткәрәбез. Рәнҗетүченең негативы үзендә калсын өчен аны якын җибәрмәскә, "борып җибәрергә" кирәк диләр. Мин дә шулай уйлыйм, тик уйлаганча гына барып чыкмый. шул. Күңел акылдан өстенлек ала.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    Рэхмэт,Халисэ. Аяк астында жир убылганда янында хэленне анлап ,сузе белэн булса да жылытсын кешен булу -зур бэхет
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    Рэхмэт,Халисэ. Аяк астында жир убылганда янында хэленне анлап ,сузе белэн булса да жылытсын кешен булу -зур бэхет
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    Шэп!
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    БИК бэхетле эни....озын гомерлэр телим
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    Баш исэн булсын ) ди минем эни
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    Баш исэн булсын ) ди минем эни
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    ...Бик авыр вакытлар була...Ялгыз калу ул вакытта куркыныч...кеше булмаса- бер суз кирэк ...Буген беренче тапкыр Халисэ Ширмэн белэн аралаша башладык...Мин шатмын...Эсэрлэрен укым куптэн.Кыюлыгым житми иде аралышырга...буген мине анлаучы кеше бар дип эйтсэм,мин ялгышмам...Ихтирамым.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    ...Бик авыр вакытлар була...Ялгыз калу ул вакытта куркыныч...кеше булмаса- бер суз кирэк ...Буген беренче тапкыр Халисэ Ширмэн белэн аралаша башладык......буген мине анлаучы кеше бар дип эйтсэм,мин ялгышмам...Ихтирамым.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    ...Бик авыр вакытлар була...Ялгыз калу ул вакытта куркыныч...кеше булмаса- бер суз кирэк ...Буген Халисэ Ширмэн белэн аралаша башладык......мине анлаучы кеше бар дип эйтсэм,мин ялгышмам...Ихтирамым.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    ...Ялгыз калу ул вакытта куркыныч...кеше булмаса- бер суз кирэк ...Буген Халисэ Ширмэн белэн аралаша башладык......мине анлаучы кеше бар дип эйтсэм,мин ялгышмам...Ихтирамым.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    ...Ялгыз калу ул вакытта куркыныч...кеше булмаса- бер суз кирэк ... Халисэ Ширмэн -мине анлаучы кеше дип эйтсэм,мин ялгышмам...Ихтирамым.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    ...Ялгыз калу ул вакытта куркыныч...кеше булмаса- бер суз кирэк ... Халисэ Ширмэн -мине анлаучы кеше дип эйтсэм,мин ялгышмам...Ихтирамым.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    ...Ялгыз калу ул куркыныч...кеше булмаса- бер суз кирэк ... Халисэ Ширмэн -мине анлар ...Ихтирамым.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    ...Ялгыз калу ул куркыныч...кеше булмаса- бер суз кирэк ...Ихтирамым.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    ...Ялгыз калу куркыныч...кеше булмаса- бер суз кирэк ...Ихтирамым.
  • 17 гыйнвар 2021 - 06:41
    Без имени
    ...Ялгыз калу куркыныч ...Ихтирамым.
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 16 гыйнвар 2021 - 07:36
    Без имени
    Ярты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 16 гыйнвар 2021 - 09:02
    Без имени
    Эйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.
    Якын ерак әбекәем
  • 16 гыйнвар 2021 - 09:58
    Без имени
    Сабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэ
    Байлар да елый
  • 16 гыйнвар 2021 - 09:16
    Без имени
    Төрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.
    Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
  • 16 гыйнвар 2021 - 09:42
    Без имени
    Бездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэт
    Якын ерак әбекәем