Логотип
Блоги

Һәркемгә үз тиңе

Машинада авылга кайтканда, юлдашларымның сөйләшүенә колак салып барам. – Әти, мин сине егетем белән таныштырмакчы идем, – ди 18-19 яшьлек кызы. – Егетең? Теге көнне вокзалда мин күргән салам-торхан түгелдер бит? – Ю-юк... – Менә минем кебек булсын! Ак

Машинада авылга кайтканда, юлдашларымның сөйләшүенә колак салып барам.
– Әти, мин сине егетем белән таныштырмакчы идем, – ди 18-19 яшьлек кызы.
– Егетең? Теге көнне вокзалда мин күргән салам-торхан түгелдер бит?
– Ю-юк...
– Менә минем кебек булсын! Акчаны үзе тапсын, синең өстә яшәмәсен!
– Ул нәкъ шундый, әти! Квартирасы бар, машинасы бар.
– Ничә яшьтә? – дип чын-чынлап кызыксына башлады, ниһаять, әтисе.
– 23тә.

Шуннан мин ирексездән үземнең 21 яшен тутырган улым турында уйлап куйдым. Казанда институтта укып йөри. Машинасы да, фатиры да юк. Шулай булгач, аңа кияүгә чыгучы булмас микәнни инде? Кызлар күз алдында шулкадәр абруйсыз-дәрәҗәсез егет санала микәнни инде ул? Шунда ук башка икенче фикер дә килде. 23 яшьтә бу егетнең үз көче белән машина, (машинасын, ярар инде, алсын да ди), фатир алуы мөмкин эш микән соң ул? Андыйлар булса да бик-бик сирәктер. Шулай булгач, кызыйга егетенең әти-әтисенә ошап уңган-булган булуына исәп тотарга туры килә инде. Дөрес, мондый исәп тә күп вакытта үзен аклый – акча таба белә торган кешедән, гадәттә, акча таба белә торган кеше туа. Сирәк-мирәк, әлбәттә, киресенчә булуы – әзергә-бәзер үскән баланың тормышка яраксыз булып чыгуы да бар. Әмма монысын инде алдан берничек тә белеп булмыйдыр. Монысы аның, кем әйтмешли, бәхет эше...

Узган ел да бер шулай кыен булып киткән иде миңа. Шәһәрдәге халык күп йөри торган ял паркына баргач, улымның яратып йөргән классташ кызын башка егет белән очраткан идем. Егет, күренеп тора, бай, иркен тормышта үскән. Моның әти-әнисе, безнең кебек, балалар үстергәндә, компьютерны да кредитка алып, аннары әҗәттән ничек котылырга белмичә яшәмәгән... Алар икесе җитәкләшеп, шулкадәр матур итеп, көлешә-көлешә килделәр дә, кыйммәтле чит ил машинасына утырып китеп бардылар. Мин әллә нишләп читенсенебрәк басып калдым. Читенсенергә урын да юк, бер карасаң – Алмаз белән үзара мөнәсәбәтләренең дуслыктан узмаганын беләм. Әмма юләр хатын, (үземне әйтәм) шушы балаларның әле генә сыман тоелган мәктәп елларын, Алмазымның беренче мәртәбә гашыйк булып, ашкынып-дулкынланып йөрүләрен, «Миләүшәнең елмаюы синекенә охшаган икән», – дип ачыш ясагандай кайтып керүләрен... алай гынамы, улкаемның мәктәп костюмнарына, ап-ак күлмәкләренә кадәр искә төшереп, моңсуланып басып торам...

Шулай итеп, безнең Алмазның кызларын машиналы, фатирлы егетләр алып бетерер микән? Хәер, бу бөтен «история»дә бер уңай момент та бар бугай ул, дөресен әйткәндә. Фатирлы-машиналы кияү, ягъни кияүгә чыгар өчен «яхшы партия» генә эзләүче кызлар безнең малайларга «точно» карамаячаклар икән.

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар