Блоги
Һәркайсыбызның күңелендә кибеп сулган чәчәккә әйләнгән мәхәббәт бар
...Көзгеле комод каршындагы сусыз бәллүр савытта бик күптәнге букет тора. Бу гөләндәмнең чәчәкләре инде кибеп сулганнар.
...Көзгеле комод каршындагы сусыз бәллүр савытта бик күптәнге букет тора. Бу гөләндәмнең чәчәкләре инде кибеп сулганнар. Төсләрен дә җуя баралар бугай... Иптәшләре күптән чүплектә череп таркалгандыр. Ә болар һаман да минем күзне иркәләп, моңсу гына тынлыкта оеганнар... Чыгарып атарга кулым бармый. Минем өчен бик кадерле бу гөләндәм.
...Мәхәббәт тә шулай: күңелдән бер кешене җуярга, онытырга бик теләсәң дә, онытып булмый... Югыйсә, хисләр сүнгән, очрашулар юк, вакыт барысын да үз урынына утырткан инде. Тик көтмәгәндә хәтер ялгыш кына бер истәлек-кылга кагылып куя да, шунда ук күңелдә симфония уйнарга тотына. Әллә нинди күңелле хатирәләр искә төшә, иреннәр үзеннән-үзе елмая, соңыннан йөрәк турысында сулкылдап, бер җепсел тартылып куя... Сагыш баса.
...Кибеп сулган чәчәккә әйләнгән мондый мәхәббәт һәркемнең күңелендә яши.
-
Күңелеңә җыйма
Әтинең әнигә нигә хыянәт итүен белдем
Дөрес эшлимме, әллә юкмы сезгә язып, анысын белмим. Тик күңелне дә бик бушатасы килә.
-
Язмыш
Үлчәүләре бармы мәхәббәтнең?!
– Илшатны югалтуны бик авыр кичерде ул. Бер ел яшәмәде дә бугай... Бу югалту белән берничек тә килешергә теләмәде, моңа ышанмады. Хәзер нишләргә соң миңа, дип аптырады. Илшатсыз тормыш була алмый кебек тоелды аңа... Мин бу тарихны, әлбәттә, Гөлфиянең үз авызыннан тыңларга теләгән идем. Без аның белән очрашуларны гел күчердек, ә аннан ул: «Юк, булдыра алмыйм...» – диде. Гөлфия хаклы: хатирәләрне барлау – яраларга кабат кагылу белән бер... Аларның мәхәббәт тарихын сөйләргә миңа Илшатның әнисе Роза ханым, туганнары булышты.
-
Язмыш
Күкләрдә язылса...
Кайбер язмышлар безнең редакциягә үзләре «килеп керә». Фәрвизә апа ВАФИНА, һичшиксез, шулар арасыннан күңелгә кереп кала торганнарының берсе. Операциядән чыгып килүе генә иде аның. Оныгы Динарага шул көнне үк бер үтенечен җиткергән: «Чистайга кайтып киткәнче, «Сөембикә» редакциясенә алып бар әле мине...»
-
Күңелеңә җыйма
Һәр ялтыраган алтын түгел...
(Тормыштан алынганнар)
-
Проза
Ул үлмәде
Алдынгы сыер савучы, Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры Вафина Фатыйма Вафа кызының якты истәлегенә багышлана.
Комментарий юк