Логотип
Блоги

Язмыш билгеләре түгелме болар?

Билгесезлек. Ул безне куркыта, хәвефләндерә, шомландыра. Тынычлыгыбызны ала (игътибар иткәнсездер инде, күпләр соңгы көннәрдә йоклый алмаудан зарлана).

Төрле уйлар уйлата. Тормыш күз алдында мең кисәкләргә бүленеп тарала, җимерелә кебек. Бу куркыныч төштән тизрәк уянасы – барысын да онытасы килә... 
Кызганыч, чынбарлыктан качу гына мөмкин түгел... 
Әмма бит яшәргә кирәк! Иртәгәсе көнгә атларга!
Ничекме? 

Мин быел яңа елга аяк басуга психолог Лиза Николсның «Книга № 3 Про успех» дигән китабын укый башлаган идем. Әллә ни калын китап булмаса да, озак укылды ул. Кайбер урыннарын кайта-кайта, кат-кат укыганга бугай. Юк, юк, теле авыр түгел, юл саен ниндидер терминнар да тулып ятмый анда. Киресенчә, шулкадәр җиңел укыла, барысы да аңлашыла – һәммәсе дә үзебезнең кул астында гына яткан хакыйкатьләр. Укыйсың да: «Мин бит моны күптән үзем дә белергә, аңларга тиеш идем инде», – дип аптырыйсың. 
Аллаһы Тәгаләгә якынаю юллары, нәрсәгәдер ирешәм дип ниятләгәндә, үз-үзең белән гармониядә яшәргә теләгәндә иң беренче аңа таяну кирәклеге турында да күп яза ул. Китапның ул өлешендә гап-гади бер җөмлә мине шаккатырды. Хәтта җөмлә дә түгел, бер сүз. «Бог не похож ни на кого из людей. Это божественная и универсальная сила – совсем из другой области. Возьмите любовь, которую вы когда-либо ощущали, и умножьте на миллион, а затем сделайте ее доступной в любом месте», – дип яза ул. Миллион дигән сүзгә сез дә игътибар иттегезме? Мин шунда ук әнине, аның безне – дүрт кызын ничек яратуын күз алдыма китердем. Һәм аның ул яратуын миллионга тапкырлап карадым... 
Җомга көнне бер кызык хәл булды минем белән. Юк, берәү түгел, икәү. Һәм мин тагын Лиза Николсның шушы юлларын, шушы сүзен искә төшердем. 

Башта беренчесен сөйлим.
Инде ике атна бер танышым белән элемтәгә керә алмадым. Кесә телефоны гел «не доступен» дип күрсәтә. Уртак танышлар аша өй телефонының номерын эзләп таптым: өзмәгән (күпләр стационар телефоннардан баш тартты бит соңгы вакытта), эшли, шалтыратам – алмый. Күңелгә борчу керде – әллә берәр нәрсә булдымы икән, дим. Ялгыз яшәгән кеше белән ни булмас?! 
«Ярар, бер табылыр әле», – дип читкә дә куя алмыйм: аның белән сөйләшмичә чираттагы номерга керәсе бер материалны эшләп бетереп булмый. Башлап та ахырына җиткерелмәгән эш энергияне алып тора, диләр. Дөрес әйтәләр – тәмам ялыктырды бу ситуация. 
Җомга иртән уянуга беренче булып тагын шул эшем искә төште. «И-и, Аллаһы Тәгаләм, бүген җомга, син миңа ярдәм ит инде, табарга булыш шул кешене», – дим. 
Төш вакыт теге танышыма кабат шалтыратып карарга уйладым. Кесә телефоны шулай ук «не доступен» дип «сөендерде». Өй номерын җыям. Озын гудоклар тавышын тыңлап онытылып киткәнмен: кинәт автоответчик сөйли башлады. Моңа кадәр шалтыратканда булдымы икән ул, юкмы, хәтерләмим. Бәлки ишетеп тә, мин аңа хәбәр калдырырга уйламаганмындыр, ә бу юлы, суга батучы саламга ябышкандай, ашыгып сөйли башладым:
– Белсәгез иде, Зөһрә апа, сезне кайчаннан бирле...
Әйтә башлаган җөмләмне төгәлләргә өлгермәдем – мине бүлдерделәр:
– Әйе, сеңлем, тыңлыйм!
Колагыма ишетелә дип торам! 
– Кесә телефонын сүндереп куям шул, аннары еш кына кабызырга онытам. Йә үземә кирәктә генә кабызып алам. Ә автоответчикны маэмаем дип йөртәм: ул булгач җайлы шундый – теләгән кешеләремә генә җавап бирәм...
Атналар түгел, айлар буе шалтыратып торсам да, аңа эләгүем икеле булган минем...

Инде икенче мисал турында. 
Эш көне ахырына якынлашканда Төркиягә кияүгә чыгып киткән бер дус кызыма шалтыраттым. Атна буе «инстаграм, ватсап бетә», дип сөйлиләр, инстаграм ябылса, башка социаль челтәргә дә күчеп була, ә ватсап – аралашу чарасы да бит әле ул. Әгәр чыннан да ул эшләми башласа, кайчан шулай иркенләп аралашу мөмкин булыр әле? 
Һава торышыннан башланган сөйләшүебез балаларга, әти-әниләргә, дусларга, балаларга, оныкларга (Гөлнараның икәү инде алар!), аннан кибеттәге бәяләргә күчә. Күңелдәге борчулар баш калкыта... Инде безнең сөйләшүгә Гөлнараның эштән кайткан ире Наил дә кушыла. 
– Өзелмә, Гөлнур, – ди ул миңа. – Өзелмә! Бар да әйбәт булыр! Тиздән Әнкарада кунакка көтәбез сезне!
«Тәрҗемәчебез» төртелеп, туктап калды.
– Өзелмә сүзен татарчага ничек тәрҗемә итәргә белмим... Русча «не расстраивайся» дигәнне аңлата...
– Тәрҗемә итәргә кирәкми! Мин болай да аңлыйм, – дим Гөлнарага.
Өзелмә, ягъни өзгәләнмә, борчылма. Матур әйтә төрекләр!
– Барыбер югалтышмабыз, ватсап эшләми башласа, телеграмга күчәрбез, email аша хат алыша башларбыз!
Шулай дип саубуллашабыз. 
Ә минем күңелдә теге сүз яңгырап кала – өзелмә! Ул миңа ияреп юлда кайта, өемә керә, нәрсә эшләсәм дә, кич буе тел очымда тора. Өзелмә! Ә аннан алар икесе бер җепкә тезелә: иртән «Аллаһы Тәгаләм, ярдәм ит инде» дип теләк теләвем һәм ярты көн узуга теләгем чынга ашуы һәм аннан менә бу сүз килеп ирешүе – өзелмә. Тормыш безгә алга таба ничек барырга, теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга икәнен гел ниндидер билгеләр аша күрсәтә, аларны күрә, таный белергә генә кирәк дип гел әйтәләр. Менә шул билгеләр түгелме соң болар? Аллаһы Тәгаләнең «сора – бирермен» диюе, артык өзгәләнмә – өзелмә дип кисәтүе... Әйе, ул безне беркайчан ташламый, хәзер дә ташламас. Ул безне бик яраткан якыннарыбыздан да миллион (!) тапкырга артыграк ярата!

Кемдер бу юлларны укыр да, елмаеп куяр: «Нәрсә уйлап чыгарасың инде, Гөлнур?! Гап-гади бер туры килү бит», – дияр. Ә кемдер очраклы рәвештә генә бу язмага юлыгыр да, аны язмышның бер билгесе – үзенә кемдер җиткерергә теләгән сүзләр дип кабул итәр. 
Могҗизага ышанасы килгән чаклар... 


 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт бик Зур, Гольнур ??укыгач рэхэт булып китте, кунелгэ ятты ??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт, Голнур. Бу язмагызны укыгач, тынычланып калдын. Дорес, Аллахыбыздан узып,берни дэ эшли алмыйбыз, Барысы да анын кодрэтендэ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Юкка борчылулар, упкэлэулэр хэлне, дэртне ала шул. Бары тик УЛ гына ярдэменнэн тащламасын?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Укырга яратам шундый язмаларны, зур рэхмэт

          • аватар Без имени

            0

            0

            "...Могҗизага ышанасы килгән чаклар"!!!

            Хәзер укыйлар