Логотип
Блоги

Әни кешенең өйләнгән улына киңәшләре

Менә шундый киңәшләргә тап булдым әле. Үзем өчен саклап куйдым. Малайлар үстерүче әниләрнең һәркайсына кирәге чыгар дип уйлыйм.

Улына бу киңәшләрне язган әни кебек акыллы, зирәк, сабыр буласы килә...
Ахырга сез дә үз киңәшләрегезне өсти аласыз. Мин үзем әйтергә теләгәннәрне кушып яздым инде.


1. Улым, онытма – мин сине яратам! Үземнең бертуктаусыз биргән киңәшләрем белән сине ялыктырып бетерәм икән – бу минем сиңа яратуымны белгертүем генә.

2. Сиңа нинди генә ярдәмем кирәк булса да, миңа һәрвакыт мөрәҗәгать итә аласың. 

3. Кичке сәгать 10 нан соң миңа: «Болай гына шалтыратам», – дип инде
шалтыратма – бу вакыт хәзер синең хатының өчен булырга тиеш. 

4. Кичке 10 га кадәр миңа «болай гына» дип шалтырат. Бер йомышың булмаса да.

5. Беркайчан да тавышыңны күтәрмә. Әгәр дә берәүнең дә тормышына куркыныч янамый икән – күтәрмә.

6. Хатының да сиңа минем кебек мөнәсәбәттә булыр дип көтмә. Болай беркайчан да була алмаячак – ул бит сине тудырмаган. 

7. Үз носкиларыңны һәрвакыт үзең ю. Моны синең өчен тагын кер юу машинасы гына эшли ала. Башка вариант юк. Бетте! 

8. Түшәктә хатының үзен ничек тотканын бервакытта да дусларыңа сөйләмә. Аңа кадәр булган очраклар турында бүлешә аласың, әмма болар турында ялгышып та хатыныңа ычкындырма. 

9. Теш чистарта торган щеткаңны айга бер тапкыр алыштыр.

10. Беркайчан да хатыныңа: «Ә әни болай эшли иде!» – дигән сүзне әйтмә.

11. «Әнинеке тәмлерәк була иде!» – дигән сүзне, гомумән, оныт!

12. Миңа хатыныңнан берайчан да зарланма. Син аны үзең сайладың!

13. Элек йөргән кызларың турында хатыныңа беркайчан сөйләмә. Әгәр ул алар хакында нидер белә икән, онытуын сора.

14. Үзеңә зыян салырлык, тормышыңны бозарлык бер генә мәгълүматны да телефоныңда саклама. Кирәк икән – башыңда тот, хәтереңә биклә.

15. Хатының пешергән ризыкны һәрвакыт мактап аша.

16. Хатының чәч кистереп кайткан икән, «Матур булган!» – дип макта. Үзеңә ошамаса да – макта: чәч – теш түгел, үсә бит ул! 

17. Әтиең белән безнең арада кайчандыр булган аңлашылмаучанлыклар, сүзгә килүләр турында хатыныңа сөйләмә: үткән – беткән бит инде алар.

18. Әгәр мин авырып китсәм, атнага бер тапкыр яныма сугылып чык. Бу – минем өчен бик мөһим. Юлда килгәндә  шоколад алырга онытма. Агын! Беләсең бит – мин ак шоколад яратам.
 
19. Әгәр хатының больницага эләгә икән, янына көн дә бар! 

20. Телефонымда берәр нәрсәне көйләп бирергә сорыйм икән – җенләнмә! Мин сине кайчандыр горшокка утырырга да өйрәттем әле. 

21. Онытма, хәзер синең тормышыңда иң мөһим хатын-кыз  – ул хатының.

22. Әгәр хатының: «Карале, бу күлмәгем мине юан күрсәтмиме?» – дип сорый икән, һәрвакыт:  «Юк, билгеле! Миңа соңгы вакыт ябыгып киттең кебек тоела әле», – дип җавап бир. Бу җөмләне ятлап кал! 

23. Әгәр хатының: «Кич буе минем дус кызыма гына карап утырдың!» – дип үпкәләмәкче икән, «Әйе шул! Аптырап карап утырдым – бигрәк тазарып киткән соңгы вакытта», – дип җавап бир. Бу җөмләне дә ятлап калсаң әйбәт булыр!

24. Әгәр синнән хатының шактый мөһим әйберләр (фатирга ремонт ясау, машина, тун, велотренажер, робот-пылесос алу, сәяхәткә бару) турында сорый икән, өченче әйтүеннән генә ризалаш. Беренче тапкырында хатын-кыз башындагы уен кычкырып әйтеп кенә карый. Икенче тапкырында ул аның үзенә тәгаен кирәкме, юкмы икәнен кычкырып әйтеп, үлчәп, чамалап карый. Әгәр инде ул аны өченче тапкыр да әйтә икән – димәк, ул аңа, чынлап та, кирәк. Сиңа да ризалашырга вакыт! Алданрак эшлисең икән – аның инде кире уйлаган булуы бар. Соңрак тотынасың икән – инде үпкәләгән булу ихтималы юк түгел. Чәчәк, конфет, эчке кием алу кебек нәрсәләр – моңа керми. Аларын хатының сорамыйча да, син үзең ала белергә тиеш.

25. Әгәр синнән  нәрсәдер үтенәм икән – беренче тапкыр соравымда ук эшлә. Сиңа мөрәҗәгать итәргәме, юкмы дип 333 тапкыр уйлагач кына эндәшүем булыр бу. Моңа шикләнмә!

26. Хатыныңның әти-әнисе турында беркайчан начар сүз әйтмә. Син яраткан кешене алар тудырып-үстергәнен онытма!  

27. Үз-үзеңне үстерүдән туктама. Китаплар укы, лекцияләр тыңла, тренингларга йөр, курсларга языл.

28. Атнаның 6 кичен гаиләңдә үткәрсәң, берсен дусларың янында була аласың: күңелең өчен монысы да кирәк. 

29. Көнгә 2 литрдан да азрак су эчмә. Бәхәсләшмә – сүземне тыңла да эч кенә. 

30. «Балаларны артык иркәләмә!» – дип, миңа гел әйтеп торырга кирәкми. Мин аларны – иркәләргә, ә сез тәрбияләргә тиеш! 

31. Кунакка беркайчан да буш кул белән барма. Бу – саранлык билгесе. 

32. Хатыныңны бәйрәмнәр белән котларга онытма. Бигрәк тә – танышкан көнегез һәм  туй көнегез белән. Хатын-кыз өчен бик мөһим даталар бу. 

33. Өегез ишеген ачып кергәндә елмаерга тырыш: хатының һәм балаларың өчен син һәрвакыт  тынычлык, иминлек барометры булачаксың.

34. Әгәр икебезнең беребезгә – хатыныңның әнисенә яки миңа гына бүләк алу мөмкинлегең бар икән – аны сайла. Мин аңлармын! 


 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди шәп киңәшләр! 22, 23нчеләре елмайдырды! Минем кайнанам да шулай уйлап, улына әйтсен иде әле!

    • аватар Без имени

      0

      0

      БИК шэп кинэшлэр.Истэ калдырырга кирэк эле.

      • аватар Без имени

        0

        0

        20 нче киңәшкә килгәндә,улыма :"Мин сине кечкенә чагыңда кашык тотып ашарга өйрәттем әле ",-димен.?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бигрәк бар нәрсәгә кысыла торган әни булып чыга бит.Теш щеткасына кадәр.Бала гаиләдә күреп үсә,шуны үз гаиләсендә кабатлый....Барсында сөйләп чәйнәп каптырыга түгелдер ул.

          • аватар Без имени

            0

            0

            23 алдашырга өйрәтә

            Хәзер укыйлар