Логотип
Блоги

Нәрсәдер борчыймы? Чәч кистерергә барабыз!

Ирләр ялгышалар. Дөресрәге, белмиләр. Алар безне маникюр ясаучыга – тырнакларыбызны тәртипкә китерергә, парикмахерга чәч кистерергә, чәч ясатырга гына йөри дип уйлыйлар.

«Хатын-кыз хәзер тырнак ничек кисәргә икәнен дә онытты», – дип мыек астыннан гына көлмәсләр иде, югыйсә.
Тормышында берәр проблема килеп чыкса, чит илдә хатын-кызлар психологка йөреп никадәр акча түгә. Ә без... Маникюр ясаучы мастер каршында утырып кайтабыз да, тынычланабыз. Ул ике сәгать эчендә нәрсә хакында гына сөйләшергә өлгермибез? Соңгы арада күңелеңне тырнап торган теге тема да кузгатылмый калмый. Мастерың сине мисалларга күмә: «Бер клиенты болай сөйләгән...», «Икенче клиентының болай булган...» Тыңлыйсың-тыңлыйсың да рәхәт булып китә: синең проблемаң чүп кенә бит әле, әнә башкаларныкы!..  
Менә бу юлы да. 
– Кечкенә улым чәчен үстермәкче була...
Минем: «Нишләргә?» – дигән соравым яңгырамаса да, Артем, әлбәттә, болай гына сүз кузгатмавымны аңлый.
– Ничә яшь әле улыгызга?
– Уналты тула...
Инде ике ай чәчтарашка юлны оныткан улымны бер минутка гына күз алдыма китерәм: килешми аңа озын чәч, килешми! Туры булса бер хәл әле, чәче минекенә охшаган бит аның: юдыңмы – бөдрәләнеп китә. Тузганак баш була да куя. Ә ул бу хакта ишетергә дә теләми! 
– Үстерсен! – ди Артем уйлап та тормыйча. – Үстереп карасын! 16 яшьтә андый тәҗрибә ясап карау куркыныч түгел ул. Ә менә 25 кә җиткәч мондый теләк белдерсә, борчылыр идегез.
Минем эчкә җылы йөгерә.
– Беләсезме, мин аның кебек чакта мондый тәҗрибәләрне күпме ясап карадым! Чәчемне зәңгәргә дә буядым, яшелгә дә...
Каршыдагы зур көзгедә күзләребез очраша. Аның бүгенге прическасына карап моңа ышану авыррак, әлбәттә.
– Ышанмыйсызмы? – дип елмая ул чәчемне кисә-кисә. – Күз алдыма китерү үземә дә авыррак хәзер... Тик болар барысы да булды. Һәм әтием белән әнием мине беркайчан тыймадылар. Аңладылар... Мин аларга шундый рәхмәтле...
Артемның бу дөньядан бик иртә киткән мәрхүм әнисен кабат искә төшереп алабыз: инде ничә ел ике-өч ай саен очрашып торабыз бит, күп нәрсә хакында сөйләшенгән инде – гаиләсе, әти-әнисе турында да, чәчтараш һөнәрен ничек сайлавы хакында да... 
Бераздан тагын бая башлаган сүзгә кайтып төшәбез.
– Башкалар кебек наркотиклар белән мавыксам, әлбәттә, дәшми калмаслар иде. Начарларга иярсәм... Чәчемнең төсе берара үзгәргәннән берәүгә дә зыян булмады бит. Үземнән кала... Укытучыларга ошап бетмәде, билгеле, директорга да чакырттылар... Аннан мондый теләкләр узды ул. Аның каравы, менә хәзер искә алып сөйләргә кызык. Мондый экспериментларны утызга җиткәндә ясаучылар бар, менә бу куркынычрак... Чәчен бөтенләй кырдырырга дип килүчеләр бар. Кызлар да килә...
– Еш киләләрме?
– Алай еш дип әйтә алмыйм. Күптән түгел 25-27 яшьләрдәге бер кыз килде менә. Чәче озын, калын. Матур! «Төбеннән үк алыгыз», – ди. Урындыкка утырткач та кабат сорадым: «Үкенерсез, тагын бер кат уйлагыз», – дидем. «Уйладым, башлагыз», – ди. Күп вакыт мондый үтенеч белән килүчеләр соңыннан көзгегә карыйлар да йөзләрендә үкенеч барлыкка килә. Бу кызда аны сизмәдем. Тыныч кына торды да, көзге янына барып үзен фотога төшерде. Аннан кемгәдер шалтыратып: «Мин сүземдә тордым, эшләдем», – диде. Күрәсең, кем беләндер бәхәсләшкән булган.
Чәчне төбенә кадәр кырдыру бик сирәкләргә генә килешергә мөмкин. Меңгә бер кешегә... Чөнки күпләрнең баш төзелеше дөрес түгел. Чәч булганга гына сизелми ул.
Артем бу хакта сөйләгәндә бер танышым искә төште. Кырык биштән узгач, чәче сыегая, сирәкләнә башлагач... ул аны бөтенләй алдырып ташлаган. Һәм башына яулык бәйләп куйган. «Яңа прическам, яңа имиджым», – дип көлә. 
– Проблеманы хәл итү юлы түгел бу. Чәчен дәваласа, ныгытса әйбәтрәк булыр иде, – ди Артем. – Ә улыгыз өчен борчылмагыз. Сез моның белән килешкәнне аңлауга чәчен кистереп кайтыр ул, күрерсез менә. Яшүсмерләр шундый бит алар. Каршы килсәң, гел үҗәтләнәләр...

Чәч кистергәч, соңгы вакыт җыелган проблемалардан да арынасың диләр. Дөрес әйтәләр. Әйбәт мастер кулына эләксәң – арынасың. Психологларың бер якта торсын. 

P.S. Ә Артем хаклы булган – чәч кыска безнең хәзер! Кистерде! Үзе теләп! 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә гомер буе бер прическа белән йөргән кешеләр турында ни уйлый икән? Менә эчтән үзгәрәсе дә килгән төсле, тик гел курку, кыюсызлык туктата. Аннан, тышкы кыяфәтне үзгәрткәнче, башта эчтән үзгәрергә кирәк бит. Кызыгам мин экспериментларга кыюлыгы җиткән кешеләргә! Үзем гомер буе бертөрле булгангадыр инде.

    Хәзер укыйлар