Логотип
Блоги

«Әни, син мине әллә Парижда дип беләсеңме?!»

Театр артистларының сәхнә арты булган кебек, журналистларның да «сәхнә арты» бар дип моңарчы да язганым булды инде: геройлар табу тарихлары, интервью алганда булган кызык хәлләр, юлда күргәннәр...

Алайга китсә, һәр командировка үзе бер тарих инде ул. 

Үземнең беренче командировкамны инде хәтерләмим дисәм дә була, ә менә Аняның беренче командировкасын ул да, мин дә бик озак хәтердә сакларбыз бугай.

Аня – фотограф кызыбыз, ул әле бездә күптән түгел генә эшли. 

Чираттагы командировка Татарстанның иң ерак районнарының берсенә иде. Иртә китеп, кич әйләнеп кайта торган гына җир түгел, димәк, кунып калачакбыз. Иртәгә юлга чыгабыз дигән көнне, эшкә килүгә шоферны да, фотографны да шул хакта шалтыратып кисәттем: «Кайтмыйбыз, кунакханәдә куначакбыз».

Кичке якта телефоным шалтырады. Аня икән:

– Ә кунакханәгә үзең белән нәрсә алырга?

Аптырап киттем:

– Ничек «нәрсә алырга»? Гадәттәгечә инде...

Аның безнең редакциядә беренче командировкасы икәнен барыбез да белә идек. Әмма гомумән беренче командировкасы икәне башыбызга да кермәгән...

...Район үзәгенә барып җитүгә, башта тамак ялгап алырга булдык. Бер кафега сугылдык, икенчесенә, өченчесенә... Беренчесендә ишектән үк кире бордылар: «Иртәгә банкет бездә, хәзер әзерләнергә керешәбез». Икенчесе үзебезгә ошамады, дөресрәге, дүрт-биш өстәлнең берсендә бомж кыяфәтле ике ир-атның ашап утыруын күрдек тә, сүзсез генә кире борылдык: «Тамакка ризык үтмәс монда...» Өченче кафе ишегендә тагын шул ук язу иде: «Гафу итегез, бездә банкет»... Ахырда «Ашханә» исемле ашханәгә кереп ашап чыктык. Күреп торам: Аняның кәефе тәмам кырылды. Алган ризыгын да: «Ашыйсым килми», дип бер-ике генә капкалады. Ашханә – ашханә иде: чисталык ягы да чамалы, аш-суларының тәмлелеге дә...

Беренче интервью тәмам, инде кунакханәгә урнашсак та була. 

Кунакханә бүлмәсенә атлап кергән мизгелне искә төшерсәм әле дә Аняны жәллим...

Бер ишек артында ике номер урнашкан. Икесенә уртак бәдрәф – аның йозагы ватык. Уртак ишекнең йозагы да ташка үлчим: бармы – бар урынына гына. Номерда җиһазлар иске, кровать япмалары ямьсез, урын-җир әйберләре ниндидер кара чәчәкле тукымадан... Бер почмакта элеккеге иске телевизор. («Хәзер бөтен җирдә дә плазменный телевизор гына бит инде», – дип уйласагыз, бик ялгышасыз: район һәм шәһәр кунакханәләрендә мондый иске модель телевизорлар бик еш очрый әле.) Тәрәзә пәрдәләре иске, ямьсез...

Инде ничә еллар журналист булып эшләү дәверендә кунакханәләрнең төрлесен күрергә туры килде: моннан начарракларын да, күп тапкырга яхшыракларын да. Ис китмәскә дә күптән өйрәнелде. «Бер кичкә – кер мичкә» диләрме әле? Тик янымда Аня бар бит! 

– Кандала юкмы икән монда? Мин кандаладан куркам!

Өс-башын салганчы ул башта урын-җирне тикшерде. Шөкер, кандала дигән куркыныч күренмәде. (Алгарак китеп булса да әйтәм: кайда гына тукталсак та, кунакханәгә урнашуга, Аня һәрвакыт башта номерны тикшереп чыга: «Кандала, таракан юкмы?» Ул яктан җаным тыныч хәзер: янәшәдә Аня булганда, бернәрсә дә ияртеп кайтмабыз.)

Юл сумкасы бик зур, нәрсә алган икән бу дип аптыраган идем, сер ачылды: Аня үзе белән мендәр, юрган тышы, урын җәймәсе төяп килгән икән. Үзалдыма елмаеп куйдым: монысы озакка бармас... (Шулай булды да. Ике-өч командировкадан соң ук бу гадәтен ташлады.) 

Ярый, урнаштык. Тик без бит әле кичке ашны ашамаган. 

– Минем кабат теге «Ашханә»гә барасым килми, – ди Аня.

Минем дә килми... Кунакханә белән янәшәдә «Магнит» кибете күргән идек – шунда чыгып киттек. 

Кире кунакханәгә кергәндә тәмәке тартып басып торган ир-атлар яныннан уздык. Артыбыздан:

– Кызлар, сез дә монда торасызмы? – дип калдылар.

Безнең белән янәшә бүлмәдә торучы ирләр булды бугай. Каяндыр килеп, район үзәгендә эшләп йөриләр икән. Урнашканда: «Тынычмы, тирә-күрше бүлмәләрдә эчеп ятучылар булмасмы?» – дип сорагач, администратор кыз шулай дигән иде. 

Номерда чәйнек бар – чәй куеп эчтек. Ул арада Аняга әнисе шалтыратты. Аняның беренче командировкасы алар өчен дә вакыйга бит.

– Кинога барып кайтыгыз дисеңме? Нинди кинога? Син монда кинотеатр бар дип уйлыйсыңмы?! Чынлап та шулай уйлыйсыңмы? Әни, син мине әллә Парижда дип беләсеңме?!

Яңа гына узган җәй Франциягә баруы турында сөйләп, фотоларын күрсәтеп утырган иде, шуңа теленә Париж килеп керде бугай.

Ул телефонын куюга икәү көләргә тотындык. Туктый гына алмыйбыз...

Ирем шалтыратып: «Ничек анда отель?» – дип сорап, безнең көлүне тагын да көчәйтте. Отель! Килеп күрсәләр иде алар бу отельне!

Мин ирем белән телефоннан сөйләшкән арада тыштагы ишекне шакыдылар. Янәшәдәге бүлмәгә безнең шофер урнашкан иде, ул кайткандыр. Аня ишек ачарга чыгып китте, мин телефоннан сөйләшеп калдым. Өч минуттан ул кире атылып керде: 

– Анда ниндидер ир-атлар! «Әйдәгез, шампанский эчәбез», – диләр.

Йөзе агарынган, күзләрендә курку!

– Ә ишекне ватсалар?

Бүлмәдә телефон юк, ресепшен 1 катта, без – 4 тә... Әмма миңа Аняга куркуымны берничек тә күрсәтергә ярамый иде. 

– Тынычлан! Берәү дә ишек ватып кермәячәк! – дим. 

Ишек шаку тагын бер кабатланды да, тынды. Янәшә бүлмәгә шофер егет кайтып ятмыйча тынычланып булмады...

 

Аня белән бергә барган командировкаларның санын күптән югалттык инде. Аның белән икәү юлга чыгарга рәхәт миңа. (Кеше белән юлда рәхәт икән, башка вакыт та уртак тел табу авыр түгел – бу инде күптән сыналган!) Аңа да рәхәт бугай: «Яңа командировкалар юкмы әле?» – дип сорап кына тора. 

Кунакханәнең ишеген ачып кергәч, икебез беравыздан: «Әни, син мине әллә Парижда дип беләсеңме?!» – дип кабатлаган чаклар да еш була. Кабатлыйбыз да, кычкырып көләбез! Теләсә нинди шартларда да бер кич кунып чыгып була ул!

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Автор язганча торле "отельлэр" була инде.Египетта пятизвёздочный белэн Казанга килгэндэ торган "отель"бер тугел.Хаклары да бер тугел бит.Казан турда яшэдек ябай гына булмэдэ, алама диеп эйтмим, постель чиста, душ бар, чайник, микроволновка...Тагын нэрсэ кирэк? Ике тон кундык.Бик тэ риза булдык.Казан карарга бардым бит, яшэргэ отельдэ тугел.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сезгә ияреп миндә көлдем. Хәзердә бармыни шундый кунакханәләр?

      • аватар Без имени

        0

        0

        ??????Кызыклар куп инде ул, елмая белгэн кешегэ)) Бер тапкыр сабантуйда жырлаганда каблугым идэнгэ кысылды, ии тартам экренлэп))) Ярый, чыкты) Потом, бер кат жэй коне эсседэ туйда жырлаганда чулок отклеиться итеп, свернулся и тоште дэ китте аска экренлэп, узем кунелле ритмичный жыр жырлыйм, бии-бии, узем икенче аяк белэн кысып торам, совсем тошмэсэ инде дип)) Еще кулмэк кыска иде. Ярый, кулмэкнен кырыена почти житкэч, жыр бетте дэ чыгып поправила??? Куп инде ул кызыклар???

        • аватар Без имени

          0

          0

          Еще было: тоже мэжлестэ бер апа килде дэ колагын микрофонга куя. Нишли бу, дип аптырыйм. Мэзэк бит инде) Потом мина эйтэ: Фонограммага жырладыгыз, микрофоннан тавыш ишетелмэде, ди. Тавышны микрофоннан чыга дип уйлаган??? Я всегда живьем пою)

          • аватар Без имени

            0

            0

            Үзем дә Аня сыман мин күп вакытта! Үз мендәремне алып йөрмәсәм дә, мендәр өстенә зур сөлге җәймәсәм күңелем тыныч түгел. Әле язманы укыганда да тәнем кычыта башлады. Парижның да төрле урыны бардыр инде. Һәр нәрсәгә җиңел карарга, юк-барга борчылмаска өйрәнәсе иде. Татарстанның кайсы районы булды икән бу? Беләсе килә инде хәзер!)

            Хәзер укыйлар