Логотип
Блоги

Мәхәббәтсез ҖИРдә тормыш туктардыр....

Мәхәббәт юк ул... Мәхәббәт – ул уйдырма гына

«Мәхәббәт юк ул...», «мәхәббәт – ул уйдырма гына» дигән сүзләрне соңгы вакытта еш ишетергә туры килә. Андый кешеләргә мин, бернигә карамастан, мәхәббәтнең бар икәненә, кайчан да булса аны очратуларына ышануларын теләр идем.  
 
Ә, гомумән, үз тормышыгызда бер тапкыр гына булса да чын мәхәббәт хисен тойгансыз икән, сез инде, димәк, бәхетле кеше!
 
Мәхәббәт, чын мәхәббәт, дөрестән дә бөтен кеше бирелми дип уйлыйм. Ул – Аллаһы Тәгаләнең бик олы бүләге. Кызганычка каршы, кайбер кешеләр аны саклап кала алмый. Ходай бу зур бүләкне биргән парлар, аны саклап та калсыннар иде. Дөнья булгач, әлбәттә, төрле хәлләр була. Әйткәләшәсең дә, ачуланышасың да. Кеше күзе тию дә бар. Көнләшүчеләр бик күп. Ләкин мәхәббәт шундый киртәләрне җиңә алуы белән көчле дә ул. Чын мәхәббәт Ул бөтен сынаулар аша үтә һәм беркайчан узмый, онытылмый, тоныкланмый, сүрелми дип уйлыйм. Мин сезгә шундый чын ярату, гомер озынлыгы мәхәббәт телим! Һәммәгезгә дә!

 

Барыгызны да Гашыйклар көне белән котлыйм!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар