Логотип
Блоги

Мәхәббәт хакына...

Үзеңне яратырга кирәк! Мондый өндәмәне без соңгы вакытта еш ишетәбез. Әмма карап-карап йөрим дә мин, гаҗәпләнәм: үзен яратучылар болай да ай-һай күп икән бит безнең тормышта!

Үзеңне яратырга кирәк! 
Мондый өндәмәне без соңгы вакытта еш ишетәбез. Һәм дәвамын да яхшы беләбез: үзен яратмаган кешене кем генә яратыр икән?! Әмма карап-карап йөрим дә мин, гаҗәпләнәм: үзен яратучылар болай да ай-һай күп икән бит безнең тормышта! Ә менә якын кешесе өчен ниндидер адымга баручылар, үзен нәрсәдәндер мәхрүм итәргә риза булучылар, һичьюгы моңа омтылып караучылар нишләптер, аз. 
Мин авылга кайткан саен, эчкечелек белән очрашам. Бу фәлсәфә дә шунда башка килде әле. Әти белән сөйләшәбез шулай:
– Әти, әйдә әле минем хакка, менә авырта торган әни хакына эчүеңне ташла, – дим мин. 
Әти шундук каршы төшә:
– Һи, – ди, – минем эчү – эчүмени ул? Эчсәм дә, анаңа сүз әйтәммени мин?
Шушы урында туктыйбыз. Мин әтигә эчкече янында яшәү аек кешегә бик авыр икәнен, аның бик холыксыз исерек булуын аңлата алмаячагымны, дөресрәге, аның барыбер мине ишетмәячәген аңлыйм да туктыйм. 
Ишетмәү, дигәннән... Шулай ук авылда ясаган нәтиҗә бу: бер-береңне тыңлап та, ишетмәү (яшьләр телендә бер кәттә сүз бар, игнорировать сүзен кыскартып, «игнор» диләр) бүген хәйран киң таралган күренеш икән бит ул. Һәм ул күбрәк нәкъ менә безнең әти кебек өлкәннәргә хас түгел микән әле? Әнә бер дус хатын да әтисен сөйли: әни үлеп, әтинең ялгыз калганына ничә еллар, сәламәтлеге дә әйбәт түгел үзенең, ә һаман абзар тутырып мал асрый, ди. Һәм дәвам итә: 
– Әти, пенсияң әйбәт (20 меңгә якын), йорт алып барырга да, ашарыңа да җитәрлек, нәрсә кирәк, әйт кенә, үзебез алып кайтабыз, ник кирәк сиңа бу кадәр мал?» – дип үгетлим, ә ул көлемсерәп тыңлап тора да, мин сөйләп бетерүгә, берни ишетмәгәндәй үзенекен әйтә башлый... «И, кызым, синеке дә дөрес инде, ну мин алай булдыра алмыйм шул, син миңа ачуланма», – дисен иде, ичмасам. Һичьюгы күңел булыр иде. Әйтми! «Әллә шулай итим микән, кызым әйтә бит моны, аны борчыйм икән бит мин», дип уйлап караулар, күрәсең, башына да килми... 
«Әнием хакына, әтием хакына, кызым хакына, улым хакына, мәхәббәт хакына...»
Чыннан да, сирәгрәк әйтәбез бугай бүген без бу сүзләрне... Ә якыннарыбыз хакына дип кылган гамәлләребез, мөгаен, тагын да сирәгрәк буладыр. Юк, мин теләкләреңнән-хыялларыңнан тулысынча баш тартып, кемдер кушканча яшәүне үзем дә дөрес, дип санамыйм. Мин ирек яратам. Әмма шулай да... Кайчагында «яратам» сүзенең реаль чагылышын да күрәсе килә бит ул, һәм синдәге фидакарьлекнең җаваплы булуын тоясы килә башлый... 
О. Генриның «Дары волхвов» новелласын хәтерләгез әле. Делла белән Джим, бәйрәм уңаеннан бер-берсенә бүләк эзлиләр. Делла, иренең алтын сәгатенә чылбыр алу өчен үзенең иң зур байлыгын – озын, матур чәчләрен сата. Ә Джим, әтисеннән калган алтын сәгатен сатып, хатынының озын чәчләренә кадар өчен матур бизәнгеч – тарак ала... Менә шушы җитми сыман безнең тормышка, кадерлеләрем минем. Үзен яратучылар күп. Безне яратучылар аз.
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э без кемнедер яратабызмы сон?

    Хәзер укыйлар