Логотип
Блоги

Минем «Маҗи»

«Әгәренки артымда син басып торганыңны тәгаен белмәсәм, хушбуй исеңне тоеп… анда тулы гәүдәле, кучкыл, бераз мыеклы хатын-кыз дип уйлар идем. Хушбуеңа караганда, син – берәр нинди донна Роза, һич арттырмыйм!» Апам шушылай итеп хушбуемны тәнкыйтьли.  Үтемле иттереп, бөтен буяуларны куертып. 

 

Апам да, ирем дә баллы исләргә карата мәхәббәтемне аңламый. «Poeme», «Poison», Chanel № 5», «Givenchy»… Минем өчен ул тирән, куе, татлы шлейф, әйтерсең, «Аладдинның тылсымлы лампасы» әкиятеннән очып килгән. 

Балачагымда әниемнең сеңелләреннән баллы хушбуй исе килә иде. «Злато скифов» дигән хушбуйны беләсезме? И-и! Нәкъ франция хушбуе инде! Натюрлих! Ә ирем борынын каплаган була. 

Әниемдә «Lancome» фирмасының «Magie Noire» хушбуе бар иде. Әтиемнең бүләге. Бизәнү өстәлендә урын тоткан ул могҗиза – балачагымның символы, бер дә арттырмыйм. Әниемнең яшь, көчле вакытының символы... Гомеренең чәчәк аткан чоры. Кышларын әти-әни концерт-театрдан кайталар – өйгә кышкы салкын белән бергә әни исе, ул сибенгән «Magie Noire» очып керә… Тынычлык исе, «әни өйдә» исе... 

Ирем башка төрле хушбуйлар бүләк итә башлады. Янәсе, «дөнья матур, дөнья киң, башка хушбуйлар да бар анда». Нәфис, нечкә ноталы исле хушбуйлар… Ошады. Башка исләргә уралып, еллар йөгереп китте шулай. 

Тора-бара исә кабат әнинең теге «Magie Noire» бушаган савытын сагына башладым. Ул хушбуй турында сөйләп, иремнең колак итен ашадым. Һәм ул… аны кайдадыр табып, миңа бүләк итте! Бүләккә сөенгәнем! 

«Magie Noire»ым бизәнү өстәлендә дә, шкафта да түгел. Ул язу өстәлемдә, ноутбук янында тора. Кулымны суздым, ачтым, муеныма тидердем һәм… балачагымдагы әниемнең исенә төрендем… 

Хәзер янымда әни дә юк, әти дә. Алар турындагы төрле хатирәләр генә калды. «Magie Noire» хушбуе бар. Ике кызымның балачак әниләренең исе… 

 

Нинди хушбуй сезне балачакка, яшьлеккә алып кайта? Бәлки, аңа кагылышлы берәр хатирәгез бардыр? 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балачакта андый исемнәре дә колакка чалынмаган духилар юк иде. Красная Москва безнеке. Франциядә туып-үстегез мәллә сез?!

    Хәзер укыйлар